«Авыртудан әрнеп ыңгырашуны да тыярга телиләр…»

«Авыртудан әрнеп ыңгырашуны да тыярга телиләр…»

«Бөтентатар иҗтимагый үзәген ябудан республикага файда юк. Казнага штрафлар керми башлый бит алайса. Болай һәр түгәрәк өстәлдән, һәр килештерелгән митингтан соң кимендә 15-20 мең сум кереп бара. Дәүләт казнасына зыян салырга теләгән өчен прокуратураның үзен судка бирергә кирәк!» – уенын-чынын кушып әйтелгән бу сүзләр БТИҮнең 13нче февральдә узган чираттан тыш корылтаенда яңгырады. «БТИҮне ничек саклап калырга?» дигән сорауга җавап эзләүче милли активистларга җыелырга бу юлы һава торышы да (төнлә яңгыр яуган, иртәнгә юллардан шугалак ясаган көн бу), куәт структуралары да, хәтта хакерлар (корылтай онлайн да алып барылды, бер мәлне микрофонга ниндидер ят тавышлар, кычкырулар керде – оештыручылар әйтүенчә хакерлар һөҗүм итте) да комачаулый алмады.

Җыелышырга комачауламадылар. Ләкин делегатлар үзләре корылтайның чираттан тыш икәнен дә, төп темасын да онытып җибәрделәр кебек. Без генә шулай уйлыйбызмы әллә, дисәк, юк икән: тәнәфескә чыккач, БТИҮ әгъзасы Равил Мөхәммәтҗанов та: «Төп мәсьәлә буенча тәкъдимнәр бик яңгырамый бит әле монда. Гадәти корылтай дип уйлыйлармы соң…» – дип борчылуын белдерде. Татарлар җыелган җирдә тәгаен бер тема белән генә чикләнеп калып булмый анысы: үзәккә үткән проблемалар җитәрлек, шуңа күрә сөйләр сүз дә күп. Алар барысы да «милләтне, телне ничек сакларга» дигәнгә барып тоташа. Ләкин бу юлы җыелышуның төп сәбәбе – БТИҮ язмышы, прокуратураның Бөтентатар иҗтимагый үзәген экстремистик дип тануны сорап, судка мөрәҗәгать итүе иде. Суд юлын узмый мөмкин түгел. Практика күрсәтүенчә һәм юристлар әйтүенчә, мондый очракта суд гадәттә прокуратура дәгъвасын канәгатьләндерә дә. Менә шулай була калса, үзәкне тыя калсалар, нәрсә эшләргә, татар хокуклары өчен көрәшүне ничек дәвам иттерергә, дигән сорауларга җавап эзләү булмады корылтайда. Һәр чыгышта диярлек: «БТИҮ бернинди экстремистик эш тә эшләми», – дигән җөмлә, теләктәшлек сүзләре яңгырады үзе. Ләкин анысы иҗтимагый үзәк эшчәнлеге һәм прокуратураның дәгъвасы белән танышып чыккан һәркемгә болай да аңлашыла инде. Җитмәсә, юрист Алексей Златкин да прокуратураның Югары мәхкәмәгә бирелгән шикаяте мәгънәсез дип әйтеп тора, БТИҮнең уставын үзгәртергә дә җирлек юк, чөнки анда бернинди экстремизм күренми, ди. Шушылай бөтен дөнья белән җыелышкан килеш (делегатлар саны 150дән артмаса да, Русия төбәкләреннән – Башкортстан, Чувашстан, Ульяновск, Алтай, Мәскәүдән килүчеләр, интернет аша Төркиядән дә элемтәгә керүчеләр булды), алдан аяк киенеп куярга, көрәшнең башка формалары турында да сөйләшергә кирәк иде югыйсә. Аннары тагын кайчан җыелышып була әле…

Иң эчтәлекле чыгышларның берсе 1990нчы елларда Татарстан Югары советы, 1999-2003нче елларда Русия ДәүДумасы депутаты булган Фәндәс Сафиуллинныкы булды. Ул залда утыручыларга түгел, шул залда утыручыларны тыярга теләүчеләргә мөрәҗәгать итте, шуңа күрә чыгышын урысча ясады. «Башка республикаларга – үзбәкләргә, таҗикларга, кыргызларга, төрекмәннәргә, грузиннарга һәм башкаларга иҗтимагый үзәкләр оештырасы, дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итәсе, митинглар уздырасы булмады. Аларга союздаш республикасы статусы бүләк кебек бирелде. Бөтен автономияле республикалардан татарлар һәм башкортлар гына бу хокуктан мәхрүм калды. Татар халкының бердәм союзда башкалар белән бертигез булырга омтылышына җавап буларак барлыкка килде бу безнең хәрәкәт. БТИҮдә урыс, яһүд секцияләре дә бар иде. Иҗтимагый үзәк татар милли проблемалары хәл ителүне генә таләп итмәде, һәрвакыт бердәм демократик Татарстан өчен чыгыш ясады. Менә, мәсәлән, православ урысларга храмнарны кайтаруның инициаторы булды. Йөзләгән-меңләгән татар мәктәбе ачканда, алар белән беррәттән урыс мәктәбе төзүне дә таләп иттек. Урыс телле мәктәпләр бар, ләкин милли традицияләргә һәм мәдәнияткә нигезләнгән урыс мәктәбе юк иде. Безне юкка чыгарырга теләүчеләргә сүзем: хәрәкәтне юк итәсегез килсә, безне тигезлек, мәктәпләр, тел турында таләпләр куярга мәҗбүр итә торган сәбәпләрне юкка чыгарыгыз. Шуннан соң татар иҗтимагый үзәгенең дә кирәге калмас», – дип сөйләде ул һәм татар иҗтимагый үзәгенең хәлен… көчләнгән хатын-кыз белән чагыштырды. Фәндәс әфәнде сөйләвенчә, мондый хәлнең әле булганы юк, шулай да күз алдына китереп карыйк: хатынны көчләгән хулиганнарга шелтә белдерәләр, икенче юлы эшләрен «тавыш чыгармый гына» эшләргә кушалар, ә көчләнгән хатынны 15 тәүлеккә утыртып куялар – төнлә кычкырып, хезмәт халкының тынычлыгын бозган өчен! «Халыкка карата да шундый тактика күрелми микән, иптәш прокурорлар? Безне бүген авыртудан ыңгырашкан, хокукларыбызның үтәлмәвеннән әрнеп кычкырган, аларны таләп иткән өчен хөкемгә тарталар. Мондый тигезсез шартлар тудыручыларны түгел, ә тигезлекне таләп итүчеләрне, булдыра алмагач, әрнеп елаучыларны экстремист дип таныйлар», – дип тәмамлады чыгышын Фәндәс Сафиуллин.

Изображение удалено.Язма башында «суд, гадәттә, прокуратура дәгъвасын канәгатьләндерә» дигән идек. Моны Алтайдан татарларга теләктәшлек күрсәтергә килгән Мерген Теркин да раслады. «3-4 ел элек безне экстремист дип таныдылар. Беркемгә алдан хәбәр итмәделәр. Прокурор дәгъва язды, судья залда бер үзе утырган килеш карар чыгарды. Үз Ватаныбызда, Алтай Республикасында алтай халкы кисәк экстремист булды да куйды. 20 ел иманыбызны кайтару өчен тырышабыз, ә безне шуның өчен экстремизмда гаеплиләр», – дип сөйләде ул. Оешмалары ябылса да, көрәшләре тукталмаган. Хәзер мәгариф министрлыгы, алтаистика институты белән судлашалар. «Алтай теленә, әдәбиятына ят элементлар кертә башладылар. Бүген балалар мәктәптә өйрәнә торган алтай телен ата-аналар да аңламый. Сүзләрнең мәгънәсе бозыла. Болай укып, ни урысча, ни алтайча белми торган буын үсеп чыгачак. Маңкорт диләр андыйларны бездә», – дип, судта йөрүләренең сәбәбен аңлатты Мерген әфәнде.

«Бәлки, Татар иҗтимагый үзәген ябып та куярлар» дигән сүзне бер генә кеше – язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова гына кычкырып әйтергә җөрьәт итте. Ул өеннән торып онлайн чыгыш ясады. Калганнар бу турыда әлегә сөйләшергә дә теләмәгәндә («япмаган килеш ник «ябылса» дип сөйләшергә»), Фәүзия ханым көрәшнең башка юлларын барлый башлаган. «Ни генә булса да, бу бетү дигән сүз түгел, милләт бар икән, аның хокукларын яклый торган оешма да булырга тиеш. Мин Татар иҗтимагый үзәгенең киләчәген халыкара дәрәҗәдә теркәлеп эшли торган хокук яклау оешмасы буларак күрәм. Бүген татар халкының дөньяда бер генә хокук яклау оешмасы да юк. Менә шул миссияне бүгенге БТИҮдән үсеп чыккан «Татар халкының хокукларын яклау комитеты» үз өстенә алырга мөмкин», – дип үз тәкъдимен кертте ул.

Чираттан тыш тупланган корылтай БТИҮ язмышын хәл итәчәк Югары суд хөкемдарларына мөрәҗәгать кабул итте. Хәер, бу корылтайда яңгыраган һәр сүз болай да тиешле колакларга барып җитәчәк инде. Һәр мәзәкнең җитди өлеше дә бар, дигәндәй, иҗтимагый үзәкне экстремист дип тануны сораучылар да язма башында телгә алынган казна турындагы сүзләргә игътибар итәр, бәлки.

БТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев оешманың соңгы елларда башкарган эшләрен санады.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге ел саен 21нче февраль – Туган тел көне, 21нче март – референдум көне, 15нче апрель – Тукайны искә алу көне, 26нчы апрель – Тукайның туган көне, 18нче май – депортация көне, 30нчы август – Татарстан Республикасы суверенитеты турында декларация көне, 15нче октябрь – Хәтер көне, 6нчы ноябрь – Конституция көнен үткәрә.

Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытуны тыюга каршы, шулай ук Мәскәү белән Татарстан арасындагы шартнамәне юк итүгә каршы көрәш алып барды. Формалары төрле: рәсми органнарга һәм халыкара оешмаларга хатлар язу, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр, митинг-пикетлар уздыру.

2018нче елда БТИҮ Кытайда уйгырлар өчен концлагерьлар төзүгә каршы мөрәҗәгать белән БМОга мөрәҗәгать итте, Казандагы уйгырлар белән берничә пикет үткәрде. Концлагерьларда утырган уйгырларны яклап бүтән бер оешма да чыкмады.

Әһәмиятле юнәлеш – экология. Төрле оешмалар белән берлектә БТИҮ республикада радиоактив калдыклар саклау урыны булдыруга, чүп яндыру заводы төзүгә каршы көрәшә.

Үткәргән митинглар һәм пикетлар саны буенча БТИҮ Татарстанда беренче урында тора.

Коронавирус сәбәпле, узган 2020нче елда урам чаралары әллә ни күп оештырылмады. Шулай да БТИҮнең эше күп булган. Татарстан президенты ике дәүләт телен дә белергә тиеш дип, Татарстан сайлау комиссиясеннән Конституциядә язылганны үтәүләрен таләп иттеләр. Комиссия бу таләпне үтәмәгәч, мәхкәмәгә яздылар. Президентлыкка 5 кандидатның берсе генә татар телен белә иде, шул килеш үткәрделәр.

Декабрьдә Русия ДәүДумасы милли республикаларда Конституция судын юкка чыгару турында карар чыгаргач, БТИҮ моңа каршы чыкты, чөнки моны Дәүләт Думасы түгел, ә республика парламентлары хәл итәргә тиеш.

15нче гыйнварда Татарстан прокуратурасы вәкиленең «Татарстан җитәкчесе президент дип аталырга тиеш түгел» дигән хаты таралды. Моңа каршы чыккан бердәнбер оешма – БТИҮ. Президент атамасын яклап, Мәскәүгә хат язганнар.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии