- 16.02.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №6 (15 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Узган гасырның 50нче еллары азагында безнең гаиләбез тагын 5-6 татар гаиләсе белән Себергә, Омск өлкәсенә күченеп килде. Себернең бер рус авылында, сибиряклар арасында 6 ел яшәргә туры килде. Гаиләбез 7 кашыктан торып, 5 бала үстек без. Күчеп килгәндә миңа 10-11 яшьләр булып, 4 сыйныфлы татар мәктәбен тәмамлаган идем. 3-4 айда ярыйсы гына русча өйрәндем һәм 5нче сыйныфка рус мәктәбенә кердем. Миннән 3 яшькә кече энекәш тә 2нче сыйныфка кереп укый башлады. Әйтергә кирәк, рус балаларыннан ким-хур булмыйча, 4-5 билгеләренә генә укыдык без, бу һич мактану түгел. Әтиебез сугышта катнашкан кеше, руслар белән күбрәк аралашкач, русча яхшырак белә иде. Әниебезгә генә авыррак булды, чөнки татар авылында туып, татарча укыгач, руслар белән беркайчан да аралашмагач, ул бөтенләй диярлек русча белми иде.
Күчеп килгән башка татар балаларының барысы да диярлек 2-3 ел эчендә татарчаны оныта язып, гел русча гына сөйләшә башлады. Безнең әти-әниебез, без үзара русча сөйләшә башласак, шунда ук кырт кисеп: «Монда урыслар юк, әнә урамда русча сөйләшегез»,–дип, туктата иделәр. Татар телен онытмавыбызның бер сәбәбе шулдыр.
Хәтеремдә, Прокопенко фамилияле бер рус сибирягы кибеттә әниемә: «Зина, когда ты сюда приехала, ни одного слова по русски сказать не могла. Как дубовая палка была. А теперь по русски хорошо говоришь», – дип көлгән иде. Рус телен, үзен өстен хис итеп көлде бит инде бу рус кешесе әниемнән. Тик әнием күтәрелеп бәрелмәде, тыштан бер ни дә сиздермәде, кызып китеп, теге сибиряк белән әрләшмәде. Сибирякка елмаеп бер карады да, татарча: «Беренчедән, мин Зинаида түгел, минем мулла кушкан исемем – Зәйнәп. Икенчедән, татарга тылмач кирәкми, ул нинди халык арасында яши, шуның телен белә. Ә сез үз телегезне дә ярым-йорты гына беләсез. Кайсы халык арасында яшәсәгез дә, аның телен белмисез. Туган илгә, Татарстаныма кайткач, сезнең тел миңа кирәкмәячәк, үз телемдә сөйләшәчәкмен. Ә Себердә 5 ел торып, синең телеңнең аракы эчеп сүгенергә генә яраганын аңладым мин», – диде.
Кибет эче тып-тын. Мин дә, кибеттәге руслар да, теге сибиряк та әнигә карап торабыз. Сибиряк күзен челт-мелт йомып: «Чего ты там по своему калякаешь? Говори по русски!» – диде. Әнием русча: «Особого желания говорить на твоем языке у меня нет. Я говорю на нем только потому, что вынуждена на нем говорить. Хочешь знать что я сказала, мой сынок Раис тебе переведет. А мне переводчик не нужен», – дип, горур гына китеп тә барды. Теге сибиряк миннән: «Ну чего она там сказала?» – дип сорады. Мин әниемнең сүзләрен түкми-чәчми русчага тәрҗемә итеп бирдем. Кибеттәге руслар: «Вот тебе, Прокопенко, татарка! Понял, как она тебя отбрила? В другой раз будешь знать, что и как говорить», – дип көлештеләр. Сибиряк, кулын як-якка җәеп, ни әйтергә дә белмичә басып калды.
Үзен өстен куйган урыска үз телен яклап, горур җавап бирүче әнием һаман күз алдында. Ул вакытта яшьлегем белән аңлап җиткермәгәнмен: кайбер тел белгече дә, профессор да, академик та 7 сыйныф кына белеме булган гади татар хатыны кебек җавап бирә алмас иде, мөгаен…
Рәис ЯКУПОВ.
Яр Чаллы шәһәре.
ТАМГАЛАР
Комментарии