Пар канатлар каерылмасын

Пар канатлар каерылмасын

И гомеркәйләр! Чыннан да, таң җиле белән чагыштырулары бик тә урынлы шул. Күз ачып йомганчы исә дә үтә икән ул. Йортка килен алып кайткан көн әле кичә генә кебек. Чибәр, уңган иде күрше урамда гына бергә уйнап үскән Нәкыясе, заманында күпләрнең йөрәгенә ут салып, мәхәббәт утында яндырды ул. Һәр җирдә беренчелекне яулап йөргән Рифгать һәр яктан килгән шундый кызны башкаларга биреп торамы соң инде?! Беркөнне кичке уенга чыккан җирдән урлады да кайтты Нәкыяне. И әнкәсенең сөенүләре! «Әйбәт нәселдән, күз алдында үскән кыз, кодагый да бик ипле, җайлы, сабыр кеше, шәт, кызы да әнисенә охшар», – дип юрады тормыш тәҗрибәсе туплаган ана. Билгеле инде, ана йөрәге ялгышмады. Менә шулай яшәп киттеләр.

Рифгать абый, уйларыннан арынып, Нәкыясенә күз ташлады. Тормыш йөген бергә тарта-тарта, 60 елның үтеп киткәне сизелми дә калган. 1957нче елның 9нчы гыйнварында корылган гаилә бүген дә авылда иң үрнәкләрдән санала.

Нәкыя апа һәм Рифгать абый Йосыповлар – минем элекке күршеләрем. Тугыз гына йортлы урамда, бер гаилә кебек, дус-тату яшәдек без. Гаилә башлыгы минем әтием белән адашлар, икесе дә шофер булып эшли. Шуңа күрә аларның киңәшер сүзләре, сөйләшер темалары уртак иде. Рифгать абыйның гомуми эш стажы 45 ел. Җиде ел Тәкәнеш РТСында, аннары 38 ел сөт-май заводында машина йөртте. Көнне төнгә ялгап, алны-ялны белмичә эшләү, әлбәттә, җитәкчелек тарафыннан да югары бәяләнде. 1984нче елда өр-яңа «Жигули» машинасы белән бүләкләнде, мактау грамоталары, «Рәхмәт хатлары» да бихисап күп. «Җитәкчеләремнән бик уңдым мин, – дип искә ала күршем. – Марсель Кыямович Кашапов та, Әхмәтгали Мөхәммәтдинович та эшләгән кешенең кадерен белделәр, тиешенчә бәяләделәр дә».

Нәкыя апа гомер буе колхозда төрле эшләр башкарды. Әлбәттә, һәрчак юлда булган ире йортта бик булыша да алмагандыр. Хуҗалык эшләре тулысы белән хатын һәм балалар өстендә булды. Кайнанасы Камәр әбинең урыны һәрчак түрдә иде. Килен-кайнана бик тату, ана белән кыз шикелле киңәшеп, серләшеп яшәделәр. Төп йорт булгач, кунакка кайту-китүчесе дә күп булды. Нәкыя апа, һәрберсен ачык йөз белән каршылап, кунак итеп, күчтәнәчләрен төяп җибәрә иде. Шул кадәр киң күңелле булуына соклана идек без. Җәй буе туганнарының балалары биредә ял итте. Бала-чага бик сизгер бит ул, кырын караш булса, борылып та карамый. Ә монда һәркем үз өендәге кебек булды.

Рифгать абый белән Нәкыя апа үзләре шикелле үк хезмәт сөючән, тырыш балалар да тәрбияләп үстерделәр. Без кечкенә чакта авылыбызда югары уку йортында белем алучылар бармак белән генә санарлык иде. Безнең өчен институт-университетта уку буй җитмәс хыял кебек тоелды. Ә менә Йосыповларның өч баласы да югары белем алдылар. Ренат абый КАИ тәмамлады, бүген заводта цех начальнигы булып эшли. Әлфир абый медицина институтын тәмамлагач, юллама белән Балтач үзәк хастаханәсендә хезмәт юлын башлады. Бүген дә шунда гомуми практика табибы булып эшли. «Русиянең атказанган табибы» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Кызлары Альбина исә, КДПИ тәмамлап, Түбән Каманың 32нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Югары квалификацион категорияле мөгаллимә. Җәмгыятебезгә файдалы, үзләренә игелекле балалар үстерүләре белән Йосыповлар хаклы рәвештә горурлана. Хәзер инде 7 онык, 8 туруннары «әби-бабай» дип өзелеп тора. Һәрвакыт кайтып, әби-бабайларына булышып, хәл белешеп яшиләр.

Менә шундый үрнәк гаилә минем күршеләрем. Бүген дә булганына канәгать булып, һәрнәрсәгә шөкер итеп, балалар бәхетенә куанып, тыныч кына яшәп яталар. Тигез, бәхетле картлык насыйп булсын, хөрмәтле күршеләрем! Урамыбызның нуры булып, озак яшәргә язсын сезгә.

Зөлфирә САМАТОВА,

Көмеш Күл авылы

Комментарии