Үзен түгел, каберен дә белмибез

Үзен түгел, каберен дә белмибез

Без әтисез үстек. Тормышыбыз бик авыр булды, әни ничек түзгәндер. Әни безне бикләп эшкә китә, эштән калу юк. Өйдәгесен төнлә эшлисе. Әти Фин сугышында булган, аннан яраланып кайткан. Миңа бер яшь булганда тагын сугышка киткән. Киткәндә, мине күтәреп, шушы кызым торса, үлсәм дә үкенмәс идем, дигән. Алай әйтәсе булмаган икән аңа. Аларың өч балалары сабый чакта үлгән. Мин тугач, исемне Үлмәсбикә дип кушканнар. Әти сугышка киткәндә әни сеңлемә йөкле булып калган. 1942нче елның апрелендә сеңлем туган. Әни әтигә шуны әйтеп хат язган. Кызы барын белгәч, әтидән нибары бер хат килгән, башка хат булмаган. Сеңлем 64 яшендә әтинең йөзен күрмичә, әти дип әйтә алмыйча үлеп китте. Иптәшләребез әти дип әйткәндә көнләшә идек, безнең әти кайчан кайтыр дип көттек. Әни безгә әни дә, әти дә булды. Без әтинең кабере кайдалыгын да белмибез. Хәтер китабында 9/1942, һәлак булган Санкт-Петербург шәһәрендә диелгән. Ничек эзләтергә? Бер документ та, бер хат та калмаган. Өйгә караклар кереп, әнинең заем кәгазьләрен, документларын, хатларын, кыйммәтле әйберләрен урлап чыкканнар. Әтинең каберен табасым килеп, Кремльгә дә барып карадым, Питрәчкә дә кайттым. Әти киткән хәрби частьнең архивы янган булып чыкты. Әнә шулай итеп, без әтинең каберен дә белмичә яшәдек. Әтиләре исән кайтканнар рәхәттә көн күрделәр: машиналы, фатирлы булдылар. Ә безнең «әти» дип әйтергә әтиебез дә булмады. Шушы яшькә җитеп, безне беркая чакырып, беркемнең бүләк биргәне дә юк. Менә шулай кимсенеп яшәүче сугыш ятимнәре без. Бер Аллаһка ышанып яшәдек. Ул безне ташламады. Инде картлык көнне эшләгән җирдән дә берни юк, заводлар бетте. Быелгы 9нчы майда мине беренче мәртәбә оныгым укыган Усмания мәктәбенә чакырып, бәйрәм ясадылар, бүләкләр биреп, чәйләр эчерделәр. Зурлап чакырганнары өчен Аллаһның рәхмәте яусын. Картайгач, әздән генә күңел була, әздән генә хәтер кала шул. Гомерем кимсенеп узса да, 76 яшемә җиткәндә шулай зурлауларына бик сөендем. Алдагы гомерләребезне Аллаһ кушканнарны үтәп, ул тыйганнардан тыелып яшәргә язсын.

Хузиәхмәт кызы ҮЛМӘСБИКӘ,

Казан шәһәре

Комментарии