«Ватанны сатмыйбыз да, ташламыйбыз да!»

«Ватанны сатмыйбыз да, ташламыйбыз да!»

Авылда яшәп, бала тапкан һәрбер гаиләгә йөзәр мең сум күләмендә акчалата ярдәм! Һәм авыл җирлегендә төпләнеп калырга уйлап, йорт төзи башлаган һәр яшь гаиләгә шулай ук йөз мең сум акча, теләге булганнарга процентсыз кредит! Чирмешән районының Әмир авылы халкы өчен әнә шундый гаять файдалы шартлар тудырылган. Билгеле, андый ярдәмне башка авылларда да шатланып кабул итәрләр иде. Тик бу өстәмә уңайлыклар дәүләт тарафыннан тормышка ашырыла торган ниндидер яңа программа түгел, ә шул Әмир авылында туып үскән эшмәкәр егетләр – бертуган Әгъләмовларның үз якташларына хөрмәте, туган төбәккә ихтирамы нәтиҗәсе.

Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар менә инде дүрт дистә елга якын ерак Себер якларында гомер кичерәләр. Анда аларның үз кәсепләре. Ләкин, читтә яшәсәләр дә, туган җирне, авылдашларны һич онытмыйлар, һәрвакыт булдыра алганча ярдәм итеп киләләр. Алар ярдәме нәтиҗәсендә Әмир авылы яңарыш чоры кичерә, авылның ышанычлы киләчәгенә өметләр ныгый.

Әмир авылына 1799нчы елда нигез салынган булган. Яңа тарих чорындагы илкүләм хәл Әмирне дә читләтеп үтми. Аграр тармакта эшсезлек, акчасызлык барлыкка килә, авылда яшәүчеләр кими башлый. Әлбәттә, туган төбәкнең аяныч хәлдә калуына һич юл куярга теләми бертуган Әгъләмовлар. Гомумән, авыл – татарның рухи чишмә башы. Авыллар яшәгәндә, теле, мәдәнияте белән милләтебез дә яшәячәген яхшы аңлый алар.

– Без авылыбыз өчен генә кайгыртмыйбыз, гомумән татар милләте язмышы өчен борчылабыз, – ди Фазыл Әгъләмов. – Телебез, мәдәниятебез саклансын өчен тырышабыз. Себердә, үзебез яши торган якта да, милли үзәкләр белән тыгыз элемтәдә, ярдәмләшеп торабыз.

– Мөмкинлегебез бар икән, нигә булышмаска соң? – дип, абыйсының сүзен куәтли Миндар Әгъләмов. – Аннан гына ярлыланмыйбыз да, баеп та китмибез. Милләтебезгә, районыбызга, авылдашларыбызга ниндидер ярдәм күрсәтә алабыз икән, чын күңелдән эшлибез аны. Без – ике туган, үзара килешеп, гаиләләребез, хәләл җефетләребез белән киңәшләшеп башкарабыз бу гамәлләрне.

Киң күңелле бертуган Әгъләмовларның ярдәмнәре нәтиҗәсендә Әмир авылында өч басма-күпер салынган, мәдәният йорты төзекләндерелгән. Яңа балалар бакчасы һәм мәктәпне берләштергән күп функцияле үзәк бинасын ачуда да аларның өлешләре шактый булган.

– Алар һәрдаим безгә булышып торалар. Нинди гозер белән барсак та, кире какмыйлар, – ди Әмир башлангыч мәктәбе һәм балалар бакчасы мөдире Исламия Нуретдинова, бертуган Әгъләмовларга олы рәхмәтен белдереп.

Җыйнап әйткәндә, Әмир авылындагы барлык социаль-мәдәни объектларны төзекләндереп, уңышлы эшләтеп торуда мәрхәмәтле авылдашлары – Әгъләмовларның күңел җылысы һәм дә финанс ярдәмнәре тәэсире шактый икән. Быел менә тагын Әмир буасын төзекләндерү эшенә дә иганәчелек күрсәткәннәр.

– Буаны әле быел төзи башларга өлгермәдек. Алдан проектлау эшләрен төгәлләргә кирәк бит. Анысы да шактый кыйммәт тора. Барлык чыгымнарны бертуган Әгъләмовлар күтәрде, – ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рифкать Фәттахов. – Монысы әле бер хәл. Быел алар ярдәме белән авылыбызның мәчетен капиталь төзекләндердек. Янкорма бина төзеп, мәчет зурайтылды, манарасы яңадан ясалды. Намаз уку залы, башка бүлмәләре хәзер бик матур да, уңайлы да. Мәчет ремонты 16 миллион сум тирәсенә төште.

Бертуган Фазыл белән Миндар Әгъләмовларның туган төбәккә, авылдашларына ясаган бүләкләрнең тагын берсе – Әмир авылы көне бәйрәмен үткәрү. Ул елдан-ел колачлыракка әйләнә барып, сигез ел рәттән үткәрелгән инде. Халкыбызның милли бәйрәме – сабантуе үрнәкләренә нигезләнгән тантанада ат чабышлары, татарча көрәш һәм башка төрле спорт ярышлары оештырыла. Шул ук вакытта үзенчәлекле уеннар, бәйгеләр дә бар.

Бәйрәмне оештыручы эшмәкәр Әгъләмовлар ел дәвамында истәлекле вакыйгалары булган һәрбер авылдашка – олысына-кечесенә игътибар күрсәтергә тырышалар. Беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәптә уку өчен кирәк-яраклар тутырылган букчалар, ә мәктәпне тәмамлаучыларга истәлекле бүләкләр тапшырыла. Юбилейлары булган бәхетлеләр дә онытылмый Әмир авылы көнендә. Барысы да авыл көненнән бүләк белән кайта икән.

– Мин аларга беркем түгел, авылдашлары гына. Шулай да 80 яшем тулу уңаеннан, мине дә сәхнәгә чакырып бүләкләделәр, – ди Асия Сафина. – Әгъләмовларның ярдәме, хөрмәте тимәгән бер кеше дә калмагандыр инде авылыбызда.

Яңа туган балалы гаиләләргә йөзәр мең сум күләмендә акчалата ярдәм дә нәкъ менә авыл көне бәйрәмендә, олы сәхнә уртасында тапшырыла икән.

Кызганыч, быел пандемия сәбәпле ул бәйрәм үткәрелми калган. Шулай да, тиешле бүләкләр һәркемгә таратылган.

– Быел ике генә бала туган авылда, йөзәр мең сум күләмендә ике бүләкне тапшырдык. Әлбәттә, аз бу. Киләсе елларда унар бала тусын иде, унар бүләкне дә бирер идек. – ди Фазыл Әгъләмов, уенын-чынын бергә кушып. Аларны бүләк өчен чыгымнар арту түгел, ә авылда балаларның аз тууы борчый.

Яшьләр өйләнешеп, шушы җирлектә төпләнеп калсалар да, йә кемдер авылда яңа йорт салырга тотынса, барчасы да Әгъләмовлардан матди ярдәмгә ия булалар. Алдан искәртелгәнчә, йорт төзергә хәтта процентсыз кредит та биреп торалар. Бары тик Әмир авылы үссен, халык читкә китмәсен, шушында эшле һәм ашлы булып яшәсен! Әнә шул максатка ирешү өчен тырышалар бертуган Әгъләмовлар.

Чиксез ярдәмчел, мәрхәмәтле булулары, туган төбәккә олы хөрмәт белән караулары өчен, әлбәттә, авылдашлары да хәер-догада аларга карата.

Ә бит сабый чакта ул егетләргә дә тормышның михнәтен, ачысын-төчесен шактый татырга туры килгән. Сугыштан соңгы елларда, юклык чорында җиде балалы гаиләдә иң кечкенәләре –төпчекләре булып үсәләр Фазыл белән Миндар. Себер якларына чыгып китүгә дә шул авыр тормыш этәргеч биргәндер. Алар бәхетне шунда эзләп карарга булалар.

– Без ишле гаиләдә, бик авыр тормыш шартларында үстек. Әти сугыштан аяксыз кайтты. Җиде баланы туендырырга, киендерергә бик кыен булгандыр шул, – дип искә ала Фазыл Әгъләмов. – Безнең ничек булса да аякка басасы, кеше буласы килде. Тагын шунысы бар: Себергә көчле рухлы кешеләр киткән. Безнең дә үзебезне сынап карыйсы килде.

– Сынатмадык! – ди энесе Миндар Әгъләмов. – Хәзер булган тормышыбызга без шат та, горур да. Чөнки кечкенә генә Әмир авылыннан чыгып китеп, Себер якларында, бер терәксез, үз тырышлыгыбыз белән шактый эре бизнес компаниябезне төзи алдык.

Ләкин барыбер туган як сагындыра, һәрчак үзенә тартып тора, диләр эшмәкәрләр. Заманында, бераз аякка баскач, алар туган районга кайтып, үз эшләрен башлап җибәрү теләге белән дә йөргән булганнар. Әгъләмовлар аңлатуынча, узган гасырның 90нчы еллары башында Чирмешән районында җирләр алып, фермер хуҗалыгы төзергә ниятләгәннәр. Җирне дә, берәр җимерек хуҗалык базасын да сатып алырга сораганнар. Тик ул вакыттагы хакимият башлыгы каршы төшкән: «Без монда капиталистларны кертмибез!» – дип кырт кискән.

– Без генә түгел, кайтып, районыбызда эш башларга теләгән башка эшмәкәрләр дә бар иде, – ди Миндар Әгъләмов. – Районыбыз гөрләп яшәсен, алга барсын, дип теләдек. Яңа оешмалар төзеп, эш урыннары булдыру иде максатыбыз. Беребезгә дә мөмкинлек бирмәделәр. Эшлекле кешеләрне читкә этәрә-этәрә, районны да артка калдырып бетерделәр.

Йөрәк түреннән ташып чыккан әлеге сүзләргә тагын ни дип җавап биреп булсын инде?.. Ул вакытта гаделсез мөнәсәбәт нәтиҗәсендә ярсыган күңелләренә шул тынычлык бирә: аларны туган җир түгел, авылдашлары да түгел, бары тик ниндидер түрәләр кабул итмәгән…

Соң булса да, уң булсын дигәндәй, инде хәзер бертуган Әгъләмовлар бөтен Чирмешән районының горурлыгы.

– Бу ике туган Әгъләмовларга без бик рәхмәтле! – ди Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин. – Авыл өчен генә түгел, тулаем районга, татар милләтенә гаять зур изгелекләр эшлиләр. Менә район үзәгендә бик матур зур мәчет ачтык. Ул фәкать Әгъләмовларның матди ярдәме белән төзелде. Андый изге күңелле меценатларыбыз булуына шатбыз. Алга таба да бергәләшеп эшләргә язсын!

Инде хәзер шундый җылы мөнәсәбәт тә булгач, Әмир авылының олы йөрәкле эшмәкәр егетләре – бертуган Әгъләмовлар бүгенге көндә туган төбәккә тагын да ныграк тартылып, авылдашларга, районга ярдәм итү уй-ниятләре белән яшиләр.

– Кайда гына яшәсәк тә, нинди илләрдә йөрсәк тә, менә шушы Әмир авылына кайтып, яшел чирәмдә яланаяк йөрмәсәк, ялыбыз ял булмый, – ди Фазыл Әгъләмов туган ягына карата хисләрен аңлатып. – Без моннан энергия, рух алып китәбез.

– 38 ел Себер якларында яшәсәк тә, ул безнең өчен тору урыны гына, ватан түгел, – дип, Миндар Әгъләмов фикерне дәвам итә. – Ватан ул – кендек каны тамган җир! Ватан ул – дөньяга беренче аваз салган, тәпи атлап киткән җир! Ватан ул – балачак дуслар, йортыбыз, авылыбыз, районыбыз, Татарстаныбыз! Без ватанны сатмыйбыз да, ташламыйбыз да! Алга таба да шулай, ватанга ярдәм итеп яшәргә язсын!

Фазыл һәм Миндар Әгъләмовларның кече ватаннары – Әмир авылы бүген төзек, матур. Анда йортлар саны да арта бара, ди җирлек башлыгы Рифкать Фәттахов. Ел саен берничә яңа йорт төзелә икән. Тулы канлы тормыш алып барырга авылда бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Һәм моңа ирешүдә, һичшиксез, бертуган Әгъләмовларның өлешләре бик зур. Шундый яклаучылары, саклаучылар булганда, Әмир авылы яшәр әле.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Чирмешән – Казан

Комментарии