Атның күз яшьләре төшәр әле

Бу вакыйга моннан берничә ел элек, районының Бикбау авылында булды. абый бала чактан ук атларны бик яратты. Атларны яратып, тиешенчә тәрбияләү, аңа буыннан-буынга күчеп килде. Бабасы– Ризаэтдин бабайның атлар утары булган, ә инде әтисе Кираметдин колхоз атларын караган. Атларны ярату абыйга нәселдән килгән. Ул үсмер чактан үк җигеп, кырык ел гомерен фермада эшләп үткәрде. Ә ул пенсиягә чыкканда, колхоз таралды, ферма малларын иткә суеп бетерделәр. Әкрам абый пенсиягә чыккач, үз утарында үз аты булу бәхетенә иреште. Чаллының атлар заводыннан бер яшьлек нәселле тай сатып алып, аңа Буян кушаматы бирде.

Буян ел саен колынлап, тугайларны иңләп, куанып чабулап йөргәндә, Әкрам абыйның да күңеле шатланды. Ниһаять, ул үзенең нәселеннән килгән ат үрчетү йоласын үтәүгә ирештем дип уйлады. Атның матур гәүдәсенә карап, кешеләр сокланды. Нинди генә ерак болында йөрсә дә, хуҗа тавышын ишетүгә, ялларын җилфердәтеп, очкан кош кебек чабулап килде ул. Ә инде Әкрам абый кулыннан шикәр дә капкач, сөенеп, кешнәп җибәрде.

Җәйнең бер кояшлы көнендә, Әкрам абый Буянны, һәрвакыттагыча, елга аръягына, атлар янына озатты. Күперне чыгарып, шикәр каптырып, иркәләп, яңагыннан сыйпап иркенгә җибәрде ул аны. Буян иркәләүне бик ярата, үзе дә башын хуҗаның иңенә салып, башы белән битләрен сыйпап, чабып китте. Ә берничә сәгатьтән аның башка атлар белән кемнеңдер люцерна чәчкән басуына керүе һәм Буянны атулары турындагы хәбәр килде. Әкрам абый килгәндә, ат инде үлгән иде. Ул, ат янына утырып, атның башын тезләренә салып елады. Атка кем атканын да, кем кушуы белән атылганын да әйтүче булмады, җинаять ачылмый калды.

Әкрам абыйның утарында тае да, колыны да бар. Югалтуны авыр кичерсә дә, ул ат үрчетүдән баш тартмады. Алар картаеп килгән гади генә авыл кешесенең күңеленә нур өсти, яшәргә көч бирә. Бу нәсел атларының чибәр гәүдәсенә, җирән кашка, ак маңгайларына карап та куанырлык иде.

Буяннан калган тайга Әкрам абый Атаман кушаматы бирде, чөнки ул бик чабулыйсы килгәндә, капка өстеннән дә, койма өстеннән дә сикереп чыгып китте, хуҗадан башка үзенә беркемне якын китермәде. Атны тәртә арасына кертергә, җигәргә никадәр сабырлык, түземлелек кирәк булды. Әкрам абый атны шундый итеп өйрәтте, кирәк урында бер генә эндәшүдән ат туктады яки кузгалып китеп барды. Өч яше тулганда, май ае башында колынлады да ул. Майның җылы көнендә Әкрам абый Атаманны, җиде көнлек колыны белән, су буендагы тау асты тугаена, яшел үлән ашарга атлар янына төшерде һәм үзе, эш белән, барасы җиренә китте. Ә инде бер сәгатьтән, алты атны берьюлы атып үтерүләре турында ишеттерделәр. Атылган атлар арасында Атаман да бар иде. Әкрам абый ерак басуга йөгерде, ул әле бу хәбәргә ышанмады. Ничек инде аның яраткан җирән кашкасына, җиде көнлек колынлы атка атарга була? Әгәр бу хәбәр хак икән, атларга атарга кулы күтәрелгән кешенең куллары череп аксын иде, дип уйлады Әкрам абый. Ул ат янына килгәндә, хайванкай әле үлеп җитмәгән, кечкенә колын, нидер сизенгән кебек, егылып яткан анасы янында әйләнеп-әйләнеп, ачынып кешнәп йөри, имәргә сорый. Хуҗасының кулы кагылганны сизеп, ат күзләрен ачты һәм ике күзеннән мөлдерәп яшьләре коелды. Ат белән бабай бер-берсенә сыенып еладылар, ә колын, анасы үлгәнен сизенеп, әрнеп, кешнәде дә кешнәде. Берничә минуттан атның күзләре йомылды, ә хуҗа әле озак кына атны кочаклап елап утырды. Бу җиде көнлек колынны ничек үстерермен, әллә чалып кына ташлыйммы, дигән уй да башыннан үтте аның, тик кулы тыңламады.

Әкрам абый, ат үлгән көннән үк, колынга имезлек белән сөт имезде. Колын үсте, хуҗа кая барса да, гел артыннан ияреп йөрде. Үсеп тай булгач, Әкрам абый аны сугым малына алыштырды, чөнки ул тагын бер фаҗигале хәлне күтәрә алмаслыгын белде. Малны, бигрәк тә атны яратып тәрбияләгән кешеләр моны аңлый. Атаманны һәм башка атларны аткан кешеләрне хөкем итмәделәр. Ни өчендер, авылда беркемнең дә ул кешеләрне фаш итәсе килмәде. Алты атны атып та, җинаятьне ачучы булмады, әллә ачасылары килмәде… Басуда, машина белән атлар арасында, чабыш оештыручылар турында белмибез түгел. Бәлкем, монда да машинаны узган бер хайванны ата барганнардыр һәм атучылар арасында хөкем карары чыгаручылар үзләре дә булгандыр?! Атаман колыны белән булса да, машинаны узган һәм башына ядрә тигән.

Бу вакыйгага инде берничә ел узды. Әкрам абый берүзе генә яши, утарында әле дә маллары үрчи, ләкин ул атларны бик сагына. Телевизор караганда атлар күрсә, күзеннән яшьләре тама. Атның һәм бабайның күз яшьләре кемгәдер төшәрме? Төшәр, әлбәттә… Җиде буынга кадәр төшәр. Атларны аткан һәм кушып аттырган кешеләргә төшмәскә дә мөмкин, әмма балаларына, оныкларына төшәр әле. Чөнки һәр явызлык җәзасыз калмый. Дөньялык хөкеменнән акча биреп котылып калып булса да, Аллаһы Тәгалә хөкеменнән беркем дә котыла алмый. Әтиләре кылган җинаять өчен балалар, оныкларның җавап тотуы бик кызганыч. Ә рәнҗү һәм күз яшьләре төшәчәк, әлбәттә, төшәчәк.

Гөлсинә ФӘСХЕТДИНОВА.

Пермь өлкәсе.

Атның күз яшьләре төшәр әле , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии