Күңелләр сыкрый, йөрәкләр яна

Күңелләр сыкрый, йөрәкләр сыкрый, яна, каннар тама – хәсрәт эчләрендә, уйда мин һәм без, дип, шагыйрь әйтмешли, борчылабыз, янабыз, көябез… Ник? Нигә? Нишләп дөнья үзгәрде? Хәерчелек, эш юк, яшь гаиләләр кредит, ипотека тозагында. Бу коронавирус афәте тагын? Тоннель эчендә яктылык күренерме? Балаларга, оныкларга, яшьләргә бик авыр. Картларга да авыр. Тынгысыз, борчулы картлык.

Менә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы да артта калды. Елатты да бу бәйрәм, өметләрне дә өзде. Бер генә җитәкченең дә халыкны котлаганда, сугыш чоры балаларын да тәбриклибез, дигәне ишетелмәде. Югыйсә, без күргәнне беркемгә дә күрсәтмәсен дип теләрлек бит. Аны тасвирлап та, язып бетереп тә булмый. Без моңа бик гарьләндек. Рәхмәт, ветераннарны тәбрикләп, бүләкләп, бик зурладыгыз, анысына бер сүз дә юк. Әмма дә ләкин алар гына түгел, сугыш чоры балалары да санаулы. Депутатлар ник бу турыда уйламый? Төймәгә басып утырып кына тормыш яхшыга бармый бит ул. Бертөрле эшләп, икенче төрле сөйләп, мактанып тормыш көйләнсә икән?!

Рәхмәт безнең Азнакай муниципаль районы башлыгы Шәйдуллин Марсель Зөфәр улына. Безне – сугыш чоры балаларын да котлап, җылы сүзләр, теләкләр белдерде. Бәйрәм белән котлап, открыткалар алдык. Аңа да бик сөендек. Безгә ул рәхмәт сүзе дә зур бүләк булды инде.

Тагын бер борчуымны язмый кала алмыйм. Адым саен кибет ачыла: супермаркет, гипермаркет, минимаркет – нинди генә маркет юк. Алар урынына яшьләр эшли алырлык мини завод, мини фабрика, пекарня ачылса, яхшырак булыр иде. Сайлаулар җитсә, бер участоктан алтышар кеше бергә йөри, аннары срогы җиткәнче, бер дә күренмиләр. Кемнәр исән, кемнәр юк, кемгә нинди ярдәм кирәк – беркем килеп тә карамый. Булса да, меңгә бер генәдер.

Тагын бер борчу – ишегалды проекты дигән нәрсә. Нәрсә өчендер бик зур кәгазьгә кул куйдырып, төрле өйдә төрлечә сөйләп, борчак чәчеп йөрделәр. Тротуарларны киңәйтәбез дип, 40 ел элек үзебез утырткан агачларны кистеләр. Чәчәк-үләннәрне бетереп, ник киңәйтергә аны? Безнең сүзләр ноль. Тәрәзә каршыңа парковка кирәкме? Болай да һава бозык, һәр йорт саен булса, 10-15 машинадыр. Парковканың түләүсезе дә, түләүлесе дә бар. Шунда барырга иренеп, кем инде тәрәзә төбенә парковка ясый? 3-4-5 фатирлы йортларга бер ишегалды бездә. Юк-бар белән саруны кайнатканчы, җирне бозып, агачлар кисеп тротуар киңәйтү, безнеңчә, гел кирәкми. Менә 40 еллап беркемнең дә өстенә түбәдән боз төшкәне юк. Идарәче компания үз эшчеләренә хакның тиешлесен түләп, вакытында эшләтсә, фатир тирәсен җимертәсе юк миллионнар түләп. Менә шулай документларга кул куйдырып йөргәндә, йортыбыз каршында үсүче чәчәкләрне, агачларны карап, тәрбияләп торучы апа, әгәр боларны кисеп, өй каршысында парковка ясыйсыз икән, Президентка кадәр барып җитәм, югарыга язам, дигән. Менә мондый хәлләргә кадәр китереп җиткерәсе түгел бит аны. Һәркем үз эшен намус белән эшләсә, борчылу, тынгысызланулар булмас иде.

Нонна әбиегез,

Азнакай шәһәре

Комментарии