Гомер буе эшләсәм дә, иң аз пенсия алам

Гомер буе эшләсәм дә, иң аз пенсия алам

Әтием сугыштан бик нык контузия алып кайтып, урында ятты. Мин күпме ятып үлгәнен хәтерләмим, кечкенә идем. Әни үзе дә чирләп, туган авылына кайтып киткән. Аның туган авылы безгә күрше генә авыл. Әби бик усал булган, чирле килен сыймагандыр инде. Әни 24 ел чирләде. Баштагы берничә елын көч-хәлгә таяк белән генә йөрде дә, 17 елын бер хәрәкәтсез урында ятты. Баштарак апам карады. Миңа 9 яшь тулгач, ул вербовка белән элеккеге Куйбышев шәһәренә эшкә китте. Чөнки әти юк, әни урында, башка ярдәмләшер кеше юк. Апам миннән 8 яшькә олы иде, өс-башын да карыйсы килгәндер. Анда баргач та, бик ябык, эшли алмассың, дип, эшкә алмый торганнар. Кат-кат килеп, эшләп үстем, эшли алам, дип ялынгач кына эшкә алганнар. Ничә еллар эшләп кайтканын инде оныттым. Эштә киемнәрем пычранып кайта идем дә, юып, өскә бөркәнеп ята идем. Иртән тагын шуларны киеп эшкә киткән. Алар кибеп тә өлгермәгәннәрдер инде. Башкаларга өйләреннән посылкалар килә иде, әй авыр була иде шул чакларда, дип сөйләгәне истә. Ашау-эчүне кысып, матур итеп киенеп кайтты ул авылга. Аннан кайткач, шәһәргә эшкә керде, авылга кайткалап кына йөрде. Аннары ерак авылдан кунакка килгән бер егет клубка кич чыккан җиреннән апаны урлап алып китте. Хатын аерган кеше булган ул. Хатыннар белән дә йөрергә яраткач, апа аннан аерылды. Кызы белән икенчегә барды. Анысы да рәхәт күрсәтмәде инде. Апа озак еллар астма белән чирләде, гел даруда гына торды. Аның да бакыйлыкка киткәненә инде берничә ел.

Мин 9 яшемнән ир-ат эшен дә, хатын-кыз эшен дә эшләп, урын хастасын да карап үстем. Суы гына да бик ерак, елганың теге ягында иде. Кыш көннәрендә елга ярын кар күмеп китә, аны ничекләр көрәп бетердем икән дип гаҗәпләнәм. Арба тартып, урманнан утын алып кайта идем дә, аны кисешергә кеше эзли идем. Кәҗәләрем бар иде, аларга су буеннан вак тал сындырып, көлтә бәйлим, аларны өй башына менгезеп, тезеп киптерә идем. Бакчабыз зур иде. Берүзем казып, берүзем күз салып, бәрәңге утырта идем. Кызы укудан кайткач, күрше апа аны миңа күз салышырга кертә иде. Мунчаны да аларда керә идем. Катыкка каймак салып сыйлаганы хәтердә. Әйбәт апа иде. Биш бала үстерде. Туган тиешле апалар да күршедә генә яшәде. Өебез янгач, әни белән бераз аларда да тордык. Алар исән түгел инде, урыннары җәннәттә булсын.

Миңа 21 яшь тулганда әни үлеп китте. Ул үлгәч, күрше авылга кияүгә чыктым. Нигә шәһәргә китмәдем икән дип үкенәм. Эшкә кергән булыр идем, фатир да бирерләр иде. Шулай дип акыл бирүче булмады. Авылда да эш тә эш булды инде анысы, утырып ашарга вакыт та булмас иде. Сыер да асрадык, күп итеп чебешләр, үрдәкләр тоттык. Бакчасын да карадым, өч бала да үстердем, эшкә дә йөрдем. Гомер буе эшләп, минималь пенсия белән лаеклы ялга чыктым. Аның кадәр пенсияне эшләмәгәннәр дә ала. Иреңнекенә күч, диделәр. Аның пенсиясенә күчкәч, кешенеке артканда, минеке яртылаш кына артып барды. Ятимне хөкүмәт тә гел кимсетә шул. Ирле хатыннарның пенсиясенә 300 сум өстәделәр. Кемнең ир белән яшисе килмәсен инде. Ирем колхозында да, тракторында да эшләде. Кырдан кайтып кермәде. Кыш көне кырдан эскерте белән салам сөйрәп кайталар иде. Менә шунда тычкан бизгәге эләктереп, чирләп үлеп китте. Кырында берүзем елап утырдым больницада, хәлен белергә килүче дә булмады. Чирләгәч, берәүгә дә кирәкмисең икән. Ул үлгәч, идарәгә салам сорап бардым, шуны да бирмәделәр. Башка төрле ярдәм итү юк та юк. Мин ярдәмне сабый чакта да күрмәдем. Әти сугыштан чирләп кайткач та, бернинди ярдәм булмады безгә. Без ярдәм сорап йөрүне белмәдек тә. Колхоздан да бернәрсә көтмәдек. Югыйсә, әни бит колхозда стахановчы булып эшләгән. Ярославльгә торф чыгарырга да җибәргәннәр, урман да кистергәннәр. Бабай да эшләгәндер. Ул авырып киткәч, аны да карадым (әнинең әтисен). Үз аягында йөргәч, карадым, дип, мин аны кешегә әйткәнем дә булмады. 88 яшендә үлде.

Ичмасам, әтинең рәсеме генә дә калмаган дим. Аның йөзен бер тапкыр да күрмәдем мин. Сугыша белмәгән бит, ут эченә барып кергән. Кырыйдарак йөрүчеләр әнә ветеран булып йөри. Аларга машинасын да, фатирын да, пенсиясен дә бирделәр. Быел Җиңүнең 75 еллыгына 100 мең сум акча да, кыйммәтле телефон да, күчтәнәче дә бирелде аларга. Балалары-оныклары тагын рәхәтләнгәндер. Сугыш вакытында, урман тулы «беглый» дип сөйләшәләр иде. Сугыш беткәч, берсе дә калмаган, барысы да өйләренә кайтып, ветеран булып йөри. Сугышның эчендә булганнар берсе дә калмады.

Менә безгә, сугыш чоры ятимнәренә, аз гына күчтәнәч салган пакет бирсәләр дә, мин бик шат булган булыр идем. Аны әтиемнең күчтәнәче дип кабул итәр идем, рәхмәт әйтеп, дога кылыр идем.

Бүгенге көндә 10 мең 190 сум пенсия алам. Шуны утка-суга-газга да түлим, улым белән икебезгә даруларга да җиткерергә кирәк. Балалар үстергәнгә акча өстиләр икән, дигәч, без дә пенсия бүлегенә барган идек. Чират торып кергәч, син бит иреңнең пенсиясен аласың, ирең бала тапмаган, диделәр. Әй авыр булды да инде шул сүз, күземнән яшь ага башлады. Туганнан бирле интегеп, тырмашып эшләп, бер дә рәхәт күрмәдем бит. Мин күргәннәрне яхшы кешенең эте дә күрми. Колхозда 30 ел эшләгәннәргә пенсия артты. Иремнең пенсиясендә булгач, миңа да артырга тиешме соң ул? Ирем тракторда 36 ел эшләгән иде. Ничекләр арттырырга соң бу пенсияне? Кешеләр бу кадәр аз алмый бит, минеке генә шулай аз. Пенсия алган саен елыйм. Былтыр президентка да язып карадым инде. Алар җавапсыз калдырмыйлар да бит, рәхмәт, тик үзләре хәл итми. Район башлыгыннан өебезне ремонтлатырга, электр чыбыкларын алыштырырга, улым белән икебезне больницага салып дәваларга, группа бирергә кушып, миңа хат килде. Мартта «ашыгыч ярдәм» белән алып китеп салдылар. Салганга карап, юньләп дәваламадылар да, 8 көннән кайтарып җибәрделәр. Чирләремне әйткәч, УЗИдан да карадылар, «лампочка» да йоттырдылар, тик элеккеге чирләремнең берсен дә тапмадылар. Шаккаттым. Югыйсә башымнан алып, аяк бармагыма кадәр авырта, бер исән җирем дә юк. Менә шундый хәлләр.

Исемем редакция өчен генә

Гомер буе эшләсәм дә, иң аз пенсия алам, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии