Балачак сукмаклары

Минем туган авылым Карамалы авылы үзәк җирлек булып, аңа зур булмаган тагын өч авыл керә иде. Алар – Таллы бүләк, Октябрь бүләк һәм Урсай ключ авылы. Урсай ключ авылы кечкенә авыл булганлыктан, күптән инде бетерелде. Табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан бу авыл турында күңелемдә байтак хатирәләр саклана.

Карамалыдан дүрт-биш чакрым булган бу авылда безнең бик якын туганнар яши иде, минем балачак бу авыл белән бәйле булды. Г. Тукай шигырендәгечә бу авылның һәр ягы урман иде, зур булмаган урамнары да хәтфәдәй яшел чирәм иде. Авылымнан шушы Урсай ключ авылына гел җәяү йөри идек. Авылны чыгып үр төшкәч, басу юлы башлана. Ул басуда бодай, арыш, кукуруз чәчәләр. Ә кайбер елны борчак чәчәләр иде. Яшел борчак кузаклары җитешкәч, шуны җыеп, рәхәтләнеп ашый-ашый басу юлыннан атлыйсың. Саф һава, сандугач, тургайлар җырын, бытбылдыклар бытбылдавын, якындагы инештә бакалар кычкырганын, кыскасы, симфония тыңлап, әкрен генә басу юлыннан барасың. Урман башында агып яткан зур булмаган инешне үткәч, урман башлана. Ул урманның һавасы! Шул саф урман һавасына якындагы умарталыктан бал исе дә килеп кушыла. Әле тагын кошлар сайрашып, күңелгә бер рәхәтлек өсти. Менә бит безнең балачакның онытылмас мизгелләре!

Шушы умарталыкта Оркыя апа белән Шәмсәхмәт абзый эшли иде. Калынрак тавыш белән сөйләшә торган умартачы ападан бераз куркыбрак торсак та, ул һәрчак без балаларны яңа аерткан бал белән сыйлап җибәрә иде. Аннан, кортлардан кача-кача, юлыбызны урман эченнән дәвам итәбез. Боргаланып салынган урман сукмагын үтеп (юлын дисәң дә дөрес булыр, чөнки атлы арбалар да шушы юлдан йөри иде), авыл башына барып чыгасың. Шул урманны чыккач та, авыл өйләре башлана. Күпме каз, үрдәк, кош-корт утлап йөрсә дә, урамдагы яшел чирәм көзгә чаклы яшеллеген бер дә югалтмый иде. Кечкенә генә авыл булса да, агачларда кошлар сайравы, ә урамда төнгә чаклы бала-чагаларның шат авазлары тынып тормый иде.

Аланында нәрсә генә үсми. Яз көне юа, җәен кузгалак, балтырган, сарана, мәтрүшкә, карлыган, кура җиләге, бөрлегән (карасы, кызылы), көзен гөмбә, миләш, балан, шомырт... Ә җиләкне хәтта җыеп бетереп булмый. Җиләк җыярга килеп утырасың, бер йодрык җирдән җыйган җиләк белән чиләк тула... Эре кара шомырт бик уңа иде бу аланда. Без үскәндә җимеш бакчасы бар кешедә дә юк иде. Авыл халкы җиләк-җимешне гел урман, аланнан җыеп, кышка хәстәрләп куя иде. Ә хуҗалыктагы бакчада бик күп итеп бәрәңге утырталар, кишер, чөгендер, кыяр, помидор ише яшелчәне җәйгә җитәрлек итеп кенә үстерә иделәр. Ә менә кәбестәне агач тәпәндә күп итеп кышка тозлыйлар иде.

Кәбестә дигәннән, тагын бер хатирә искә төште әле. Карамалы белән Октябрь бүләк авыллары арасында зур яшелчә бакчасы бар иде. Елга буена урнашкан бу яшелчә бакчасында нәрсә генә үсми. Кәбестә, кыяр, помидор, кабак, чөгендер, алма, чия, хәтта карбызлар үстерә иде Хәниф абзый (бакча мөдире). Шунысы кызык, бакча койма белән әйләндереп алынмаган. Шушы бакчаны икегә бүлеп, авылга керә торган зур юл уза. Күпме укучы бала иртә-кич уза иде бу юлдан. Ник бер бала иелеп үрелсен кызарып пешеп яткан помидорларга яки кызыктырып өлгереп яткан ямь-яшел кыярларга. Менә бит нинди гадел булган кешеләр, хәтта бала-чагалар. Хәниф абзый өзеп биреп, үзе сыйлап җибәрә иде балаларны. Тәрбия әти-әнидән генә түгел, заманадан да тора, диясем килә бу урында. Без дә бит шул замананың шундый тәрбия алган балалары. Нинди заманалар бар иде, дияргә генә калды шул.

Җәүһәрия ШӘРИПОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии