Безнең урам

Безнең Чулпыч авылы өч урамнан тора – Югары оч, Түбән оч, Урта оч. Без малайлар өчен – Уртач. Без үскәндә урамнарның исемнәре шулай гына иде. Документларда ул вакытта да булгандыр инде ул. Хәзер бик матур исемле урамнар бар, әлбәттә. Мин үзем Урта Оч урамында туып, шул урамның чирәмнәрендә аякларымны чебиләтеп, кисеп, канатып, шушында тәгәрәп үстем. Хәзер инде ул урам Габдулла Тукай урамы. Урамыбызны искә алуга Яхъя абый хәтергә килә.

1939нчы елда армия сафларына алына ул. 1940нчы елда артиллерия командиры итеп билгелиләр. Сугышның беренче көненнән үк артиллерист буларак, сугышның үзәгенә эләгә. 1941нче елда ук батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сталинград өчен сугышларда «Отечественная война» ордены, «За освобождение Сталинграда» медале, Днепр елгасын кичкәндә «Батырлык өчен», Одер елгасын кичкәндә янә «Отечественная война» ордены белән бүләкләнә. Медальләре тагын да күп. Сталин приказы белән җиде мактау кәгазен алу – бу Аллаһы Тәгалә бүләк иткән язмыштыр. 7 еллык армия-фронт юллары Яхъя абыйны ялкытмаган. Кайткач, җиде ел үзен көтеп алган Минзифа апа белән тормыш корып, бер дигән алты бала үстереп, аларны тормыш юлына озатып, үзе механизатор, бик озак еллар бригадир булып хезмәт куеп, кешеләрчә хәерхаклы-иманлы, авыл халкының хөрмәтен күреп, рәхмәтен ишетеп яши алган кеше ул.

Бүгенге яшәешкә кайтыйк әле. Авылга кайткач, үземчә уфтанып йөргән чаклар бар иде. Йорт нигезләре сирәкләнә, буш урыннар күбәя дип. Ә хәзер менә бүген, иманым камил, ышанам, безнең урам да, Чулпыч авылы да тарихтан да, картадан да төшеп калмаячак. Ни өчен дисезме, чөнки безнең урамда Сәмигуллин Нәҗип исемле олпат ир-егет яши.

Дөньяның саташкан авыр вакытларында өч малаена өч урында йорт-җир җитештереп, өч улын башка чыгарды. Уйларлык уйлар бар монда. Сүз дә юк, хөкүмәт ярдәме дә булмый калмагандыр. Ә бит төп эш Нәҗипкә. Ә уллары әти-әни бәхетенә туган малайлар булып чыкты. Ярдәмчелләр, әти-әниләренә итагатьлеләр, мәрхәмәтлеләр.

Авыл урамында балалар уйнап йөрсә, бала арбасы тартып әниләр күренсә, бу – авылның яшәячәгенә гарантия. Ә болар безнең урамда бар, Аллага шөкер.

Бераз гына артка борылып карыйк әле. Совет чорында дин тыелды. Исламгәрәй бабай, Ханнан абзый, Идиятулла бабайлар кеше өйләрендә булса да гает намазларын оештыра иделәр. Ислам динен онытырга ярамавын халыкка аңлата алдылар. Бүген, Аллаһыма шөкер, урамыбызда мәчет балкып тора. Авылыбызның хөрмәтле имамы – Гатиятулла улы Габделмәҗит чит җирдә гомер иткән чагында гомерлек хыялы булган мәчет төзеткән иде. Төп нигездә йорт җиткереп, авылга кайтып төпләнде. Хәзерге вакытта мәчеттә имам булып хезмәт итә. Дин буенча махсус белеме бар. Үзе өчен дә, әнисе өчен дә Хаҗ гамәлләре кылып кайтты.

Урамыбызның бик тә булдыклы, ярдәмчел тагын бер кешесе – Рамилебез бар әле. Урамыбызга ямь өстәп, бик матур йорт җиткереп куйды. Рәхмәт аңа.

Без гаиләдә үзебез дә җиде бала үстек. Әтинең бертуган ике энесе дә безнең урамда. Икесендә дә җидешәр бала. Шундый чор булып алды: авыл мәктәбендә дә, Оет мәктәбендә дә Гатауллиннар кайный иде.

Урамыбыз халкы бер-беребезгә ярдәмчел булды. Урамның бер очы кыйблага карый, бер очы олы юлга чыга. Шул олы юлга бик күп авылдашларыбызны озатты бу урам. Татарстанның Югары Совет депутатын да, республиканың атказанган механизаторын да, урта мәктәп директорын да, сәүдә эшчеләрен, колхозчыларны тәрбияләгән урам ул.

Авылыбызның горурлыгы – олпат шәхес Кәлимулла Хәсәнов турында әйтмәсәм, язмам тулы булмас. Ул да безнең урамда туган булырга тиеш, чөнки безнең урамыбыз бик игелекле.

Чулпыч авылында туса да, ул яшь вакытта алар Казанга күченеп китәләр. Әтисе Гомәр абый Казанда укытучылар мәктәбендә мич ягучы һәм җыештыручы булып урнаша. Кәлимулла шушы мәктәптә укып, Уфа губернасының Бөре өязенә укытучы итеп җибәрелә. Бик актив була. 1907нче елда көндәшләрен артка калдырып, Дәүләт Думасына үтә. Думада халыкларның тормышын, укытучыларның мескен хәлдә яшәүләрен бөтен Думага җиткереп, бик күп чыгышлар ясый. Милли мәктәпләрнең аяныч хәлен, православие диненең агрессивлыгын, хакимиятнең мөселманнарга каршы булуын сөйли. Кесәсеннән кара йомарлам чыгара да, бу җир түгел, безнең авыл халкы менә нәрсә ашый, дип, трибунадан күрсәтә.

Шул хәлдән соң Пуришкевич дигән депутат һәм аның ике иярчене тавыш күтәрәләр. «Син мөселман, Төркиягә ычкын», – дип, зур гауга чыгаралар. Парламент башлыгы аек акыл белән Пуришкевичларга кисәтү ясый һәм җәза бирә – 12 утырышка кертмәскә дип карар чыгара. Шушы хәлләрдән хәбәрдар булган бөек Тукаебыз да «Китмибез» дигән шигырен Хәсәновның Думадагы чыгышы белән рухланып язган.

Ап-ачык, бер җаваптыр, сүздә түгел, басмада.

Если лучше вам,

Туда сами пожальте господа.

В. Ильич Ленин да үзенең күзәтүләрендә К. Хәсәновка бик зур ихтирам күрсәтә.

Авылыбызның тагын бер горурлыгы – ферма-комплекс 60 робот савучы белән дөньяда беренче урында булырга тиеш. Әлегә Германия 57 робот савучы белән исәп башында тора.

Безнең авылга безнең урам аша керәсе. Кергәндә дога-бисмиллагызны искә алыгыз.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы

Комментарии