- 14.03.2021
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2021, №09 (10 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Газетаның 3нче март санында «Кичә һәм бүген… Анда Горбачев бар» язмасын укыгач («БГ», № 8, 2021 ел), Горбачев чоры искә төшеп китте. Ул елларда мин хәрбиләштерелгән янгын сүндерү частендә Дәүләт янгын күзәтчелегенең өлкән инспекторы идем. Горбачев аракыга каршы көрәш игълан иткәч, безнең хезмәт өчен мәшәкатьле көннәр башланды. Без халыктан көмешкә куу аппаратлары, көмешкә эзләргә тиеш идек. Үзебезнең башлыклар оештырган рейдлардан тыш, хезмәтебез Эчке эшләр министрлыгына караганлыктан, безне милиция линиясе буенча оештырылган рейдларга да чыгаралар иде. Чөнки Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре барлык урыннарга да керү хокукына ия, шуңа да керергә уйланылган җирләргә башта без, аннан соң безгә ияреп милиция хезмәткәрләре керә иде.
Еш кына атнаның бер көнендә кич эштән соң фатирларны, балконнарны тикшерү буенча рейдка чыгаралар иде. Безгә фатирлардагы шифоньерларны, кладовкаларны, өстәге шүрлекләрне дә янгын чыгардай материаллар сакланмыймы дигән сылтау белән ачып карарга кушылды. Янәсе аларның эчендә көмешкә куу аппаратлары яисә көмешкә сакланырга мөмкин. Психика өчен бу җиңел гамәл түгел, ярый әле ул заманнарда кешеләр башка иде, фатирларга да керттеләр, янгын куркынычсызлыгын тикшереп әңгәмә үткәргәнгә дә түзделәр. Башлыгыбыз барыбызны да төнге 11дә җыеп, һәрберебезнең нәрсәләр эшләгәнен тыңлый, көмешкә куу аппаратлары, көмешкә тапмаганыбыз өчен «мунча кертә» иде.
Аракыга каршы көрәш чорында безгә ял булмады дияргә була. Шимбә, якшәмбе көннәрендә шәхси секторны, яисә Тукай районы авылларын айкарга туры килде. Әллә ни нәтиҗәсе булмады инде аларның, үз йортлары белән яшәүче кешеләр яшерәсе әйберен яшерә белмимени инде. Без үзебез дә гади кешеләргә зыян салырга тырышмадык алай, әллә кайларга кереп тентемәдек. Безнең ул рейдларга чыгасы килеп тормады, әлбәттә, тик безнең ризалыкны берәү дә сорап тормады. Шуңа күрә дә үзара гына Горбачевны сүктек инде. Әнә хәзер Дәүләт янгын күзәтчелеге рейдлар үткәрү түгел, прокуратура рөхсәтеннән башка объектларның янгын куркынычсызлыгын тикшерергә дә баралмый. Имеш, эшмәкәрләргә эшләргә комачаулыйлар, шуңа да еллар буе тикшерелмәү сәбәпле җитди янгыннар чыга да инде.
Горбачев турында сүз чыккач, 1988нче елның 28нче июнь – 1нче июль аралыгында үткәрелгән ХIХ партия конференциясе турында да әйтми мөмкин түгел. Бу конференция СССРны саклап калу мәсьәләсендә соңгы өмет иде. Илнең барлык халкы кебек үк мин дә ул көннәрне радиодан һәм телевидениедән барлык чыгышларны тыңларга тырыштым. Әмма өметләр акланмады, партконференциядән соң ук СССРда яңа процесслар башланды. Коммунистлар партиясенең инде үз ролен югалтуы да шушы конференция үткән вакытта ук ачык аңлашылды.
1990нчы елны шәһәребезне янгыннан саклау хезмәтендә эшләүчеләрдән иң беренче кеше булып Коммунистлар партиясеннән чыгу турында гариза яздым. Гаризага сәбәп итеп: «Горбачевның капитализмга кайту сәясәте белән килешмим», – дидем. Билгеле, мине партиянең шәһәр комитетына чакырттылар, кайсыдыр бер бүлек җитәкчесе минем белән әңгәмә дә үткәрде. Имеш бу вакытлы гына артка чигенеш, бар да үз урынына кайтачак. Әмма мин үз фикеремнән кайтмадым, Ельцинның властьны ныклап үз кулына алырга тырыша башлаган еллар иде бит, шуңа да бүлек башлыгына саубуллашканда: «Болай хәрәкәт итми утырсагыз, партияне куып таратулары да ихтимал», – дип, әйтеп чыгып киттем. Чыннан да мин партиядән чыгып бер ел узгач, Ельцин Коммунистлар партиясен бер көн эчендә куып таратты.
Илфат Фәйзрахманов үз язмасында «Кем соң бу шәхес?» дигән сорау куйган. Минем өчен Горбачев СССРны канунсыз таратырга җирлек тудыручы, илебезне рәхимсез рәвештә талаучылар системасы барлыкка килүгә юл ачучы булып тора. Хәзер начар яшәми икән үзе, пенсиясе бик тә нык югары. Башка өстенлекләре дә җитәрлек. Кызы, оныклары да Германиядә начар яшәмидер. Берлин стенасын җимерткән кеше нәселе дә бит әле алар.
Җәүдәт ХАРИСОВ,
Чаллы шәһәре
Комментарии