«Сөремгә баткан кирпечләр генә утырып калды…»

«Сөремгә баткан кирпечләр генә утырып калды…»

«23нче февральне хәтерлисезме? Иң суык көн булды ул. Температурасыннан бигрәк, әллә нинди әче җилле, буранлы ямьсез көн иде, – дип шалтыратты узган атнада Тукай районы, Мерәс авылыннан газета укучыбыз Гүзәлия Гаетова. – Менә шул көнне минем бертуган апамның өе, каралты-курасы янып көл булды…»

Бертуганы Әлфия Люляева Минзәлә районы, Чулпан авылында яши. 79нчы яше белән барса да, кәҗәсен, тавыгын асрый. Балалары: «Әллә бетерәсең генәме?» – дип әйтеп караса да, йөреп торганда, бетерәсе килми, шулар белән мәш килеп ята. Хәер, Чаллыда яшәүче улы һәм кызы да гаиләләре белән кайтып йөриләр. Әлфия апа үзе 1994нче елда, авылда яшисем килә, дип, Чулпанга күченеп кайткан була. Шул елны йорт җиткезә башлыйлар, башта – агачтан, аннары шуны кирпеч белән тышлыйлар. «Ул йортларын үз көчләре белән әкренләп хәзергә кадәр төзеделәр инде. Матурлап кына бетергәннәр иде…» – ди, уфтанып Гүзәлия апа.

Ут анысын карап тормый шул – бер мизгелдә бар булганны ялмап та ала. Әлфия апаның каралты-курасыннан да йортының сөремгә баткан кирпеч диварлары гына торып калган.

Вакыйганы Гүзәлия апа сөйләде:

– Бәйрәм көн бит ул. Элгәре көнне балалары кунакка кайткан булган, 23е көндезге сәгать 2ләрдә киткәннәр. Аларны озаткач, апа шундук өйгә кермәгән әле. Абзардагы кәҗәләренә печән салган. Салкын булгач, кәҗә бәрәннәрен мунчага керткән булганнар, аларны ашаткач кына өйгә кергән. Шул арада электр уты сүнгән (төтен чыга башлагач, автомат сүндергәндер, күрәсең. – Авт.). Нишләп бу суыкта утны сүндерделәр икән, дип, апа электрикка шалтыратып маташкан. 23е көнне ул трубканы алмаган инде. Шул арада терәлеп торган күршесе кереп: «Әлфия апа, синең мал абзарыннан төтен чыга», – дип әйткән. Шуннан соң Әлфия апа чыгып йөгергән. Абзар капкасын ачканда, анда төтен тулган була инде, керерлек түгел иде, ди. Шуннан кабат өйгә йөгереп кергән дә, «мин янам, керегез әле» дип, икенче як күршеләргә шалтыраткан. Янгын сүндерүчеләрне дә үзе чакырткан, кызына да хәбәр иткән. Алар Чаллыга килеп җиткән булганнар инде, тизрәк авылга юл тотканнар. Бер сәгать 20 минут эчендә булган хәлләр менә болар…

Күрше-тирә, янгын сүндерүчеләр килгәнче утны сүндерә башларга уйлап, подвалдан шланглар алып чыгып сузган. Чулпан – кечкенә авыл. Йортларга су кермәгән. Һәр кешенең йә бакчасында, йә ишегалдында коесы бар – суны шуннан алалар. «Әлфия апада электр уты өзелгән булгач, су да сиптерә алмаганнар. Кое да электрга көйләнгән бит», – ди Гүзәлия апа.

Абзар белән генә канәгатьләнмәгән ут, йортка да күчкән. Хуҗалыкта барысы да терәлеп диярлек тора шул. Җитмәсә, көне дә җилле.

Изображение удалено.– Ул арада абзар түбәсенә ябылган шифер шарт-шорт ата башлаган. Икенче бер күршесе кереп: «Әйберләреңне ал да чык, янасың», – дип кычкыргач, апа шуңа ияреп чыгып киткән. Бернәрсәсен алмаган. Андый вакытта баш та эшләми бит. Күршенең нәрсә әйткәнен дә ишетмәгән инде ул, кычкырганын гына аңлаган. Документлары да, акчасы да бер урында гына булган югыйсә. Сарайны ремонтларга дип җыйган акчасы бар иде. Җитмәсә, күршесе дә сакларга дип акчасын кертеп куйган булган. Бөтенесе ут эчендә калган. Абзардагы кәҗәләре, салкын булгач кертеп куйган ике эте, мунчадагы бәрәннәр – бөтен нәрсә янып беткән… Без килгәч, күрше хатыны: «Әйберләрне чыгарып өлгереп тә булыр иде, өйгә күчә дип уйламадык та шул», – диде. Абзар ягында өйнең агач өлеше. Ут башта шунда китереп бәргән. Шуннан чорма аша кирпеч якка да таралган. Карап торып яндырдык, бернишләп булмады… Янгын сүндерүчеләр дә, үз сулары беткәч, каткан буадан әз-әзләп кенә суыртып, күрше йортка күчмәсен дип, аны саклап тордылар. Икенче көннең төш вакытларына хәтле янды әле бөтен нәрсә, – дип сөйли Гүзәлия апа.

«Әле ярый күршеләргә күчмәде», – дип сөенергә генә калган. Синнән күчсә, махсус эшләмәгән булсаң да, күңелеңдә калыр иде бит.

«Нәрсәдән чыккан соң?» дигәнгә Гүзәлия апа: «Үзләре дә белми. Уттан бик курка торган кешеләр инде алар. Янгын сүндерүчеләр «абзардагы лампочка шартлаган» дип кенә язганнар», – диде.

Әлфия апа хәзер Чаллыда кызларында. Янгыннан соң бик бетерешкән. Шуңа сеңлесе Гүзәлиянең, аз булса да ярдәм булмасмы дип, безгә шалтыратуы. «Өе генә 400 меңгә «страховать» ителгән булган. Әле анысын да тулысынча бирерләрме, стеналар калган бит, дип, киметергә тырышырлармы. Ул ут эчендә булган, торырлык түгел инде… Кешедән сорау бик читен. Шулай да аптыраганнан, иш янына куш булмасмы, дип шалтырату иде. Апаның балалары – хезмәт хакыннан хезмәт хакына гына яши торган кешеләр. Шулкадәр кызганыч. Әле ярый үзе исән калган, дип шөкер иттек инде. Бер кешегә дә күрсәтмәсен, ут-күздән Аллаһы Тәгалә үзе сакласын!» – ди Гүзәлия апа.

Ярдәм итәргә теләүче булса, Гүзәлия апаның «Сбербанк» картасы номерын күрсәтәбез: 4276 1609 3808 9837 (Гаетова Гузаль Ильясовна исеменә). Өй телефоны номеры: 8 (8552) 37-89-33.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии