«Мохтаҗлар арасында каракүл тун кигән кешеләр күрсәгез, аптырамагыз»

«Мохтаҗлар арасында каракүл тун кигән кешеләр күрсәгез, аптырамагыз»

Узган ел азагында Чаллыда мохтаҗларга ярдәм күрсәтә торган «Кеше приюты» ачылды. Шундый ук исемдәге хәйрия оешмалары Казанда, Ижауда бар иде инде. Исемнәре һәм максатлары бер үк булса да, оештыручылары һәм барлыкка килү тарихлары төрле. Чаллыдагысы менә 2020нче елда бер тәлинкә боткадан башланып киткән проект, ә инде узган декабрьдә шәһәрнең иң яхшы коммерцияле булмаган оешмасы дип табылды.

Проектны тормышка ашыручы – эшмәкәр, Чаллыдагы «Кыр кухнясы» компаниясе җитәкчесе Рөстәм Гатин. Аңардан «Кеше приюты»ның барлыкка килү тарихын сораштык.

– Өч ел элек Чаллыда инвестор белән чираттагы проектны гамәлгә ашырдык: хәләл кунакханә-ресторан комплексы ачтык. Ләкин пандемия аяк чалды, ачылуга ук диярлек ябылырга да туры килде. Рамазан ае башланып килә иде. Комплексны ачу тантанасында танышкан ГЭС мәхәлләсе мәчете имамы Әбдерәшит хәзрәт Курмалеев минем белән элемтәгә керде дә кыр кухнясында ифтарлар әзерләп булмасмы дип кызыксынды. Коронавирус аркасында мәчеттә ифтарлар уздырырга ярамады бит, бөтен кафе-рестораннар да ябык иде. Шуңа күрә ризыкны ачык һавада әзерли алучы белгеч эзли икән. Шулай итеп, хәзрәт белән шушы юнәлештә эшли башладык. Рамазан ае дәвамында көн саен 100-150 кешегә ифтар ризыгы әзерләдек, алар мөселманнарга да, мохтаҗларга да таратылды. Аннан соң бергәләп табибларны туендыру акциясен гамәлгә ашырдык.

Әбдерәшит хәзрәт – Чаллыдагы «Болгар» хәйрия фондының директоры да. 2020нче елның җәй ахырында миңа кешеләргә файда китерердәй берәр проект уйларга кушты. Чынлап та, Рамазан тәмамланды, ләкин изге эшләр тәмамланырга тиеш түгел бит. Уйладым-уйладым да йорт-җирсезләргә, мохтаҗларга юнәлдерелгән проект булырга тиеш, дигән фикергә килдем. Минем кыр кухнясы дигән инструментым бар, мин аны шәһәрнең теләсә кайсы җирендә һәм теләсә нинди һава торышында кора, шунда кешеләрне ашата алам. Нишләп әле моны кулланмаска? – дип сөйли башлады Рөстәм.

Әбдрәшит хәзрәт проектны хуплый. Шуннан Рөстәм Гатин шәһәр буйлап йөреп, мохтаҗлар өчен кыр кухнясын кайда корып буласын өйрәнә. Берәүгә дә комачауларга теләми – ә бушлай ризык алырга киләчәк кешеләр арасында төрлесе булачак, гадәттә халык аларга шикләнеп карый, яратып бетерми – шуңа күрә торак комплекслардан читтәрәк урнашкан Орган залы белән «Олимпийский» бассейны арасындагы урынны сайлый. Дустыннан зур машина сорап торып, шуңа кыр кухнясын тагып алып килә дә кар көртләре арасында казан астына ягып, ашарга пешерә башлый.

Проект кар көртләре арасында башланып киткән

– Чаллыда һәр комплексның иҗтимагый үзидарәсе бар (ТОС). Гадәттә, анда җитәкче итеп олы яшьтәге апаларны билгелиләр, алар тәртипкә күз-колак булып тора, – дип дәвам итә Рөстәм. – Без урын биләгән 27нче комплексның рәисе – Венера Наумкина исемле бик әйбәт апа, өстәвенә, ул Яңа шәһәрдәге барлык комплекслар буенча ТОСның да җитәкчесе булып чыкты. Иң элек проект идеясен аңа әйттек, ул хуплады, булышам, диде. Аның киңәше белән, ТОС җитәкчеләре җыелышына барып, мохтаҗлар өчен кыр кухнясы оештыруыбыз турында сөйләдек, ашарына җитми торган кешеләрне белсәгез, безгә җибәрегез, дип белдерүләр тараттык. Һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 2-3 тапкыр учакта ризык әзерли башладык. Беренче атналарда 5-10 кеше килде.

Ачык һавада бушлай ризык таратулары турында хәбәр тиз тарала, килүчеләр дә арта. Аларның барысы да йорт-җирсез түгел, күбесе – яшәренә акча җиткерә алмаучы пенсионерлар, инвалидлар, авыр хәлдә калган кешеләр. Бушлай ризыкка мохтаҗ булмаганнар да ишетеп ала проект турында. Берәүләр «бушка ашап ятучыларны, эшсезләрне үрчетәләр» дип зарланса, икенчеләр кулдан килгәнчә булыша башлый.

Мохтаҗларга бер тәлинкә ботка гына җитмәве тиз аңлашыла. Аларга кием, аяк киеме дә кирәк икән. Рөстәм Гатин үзе, әти-әнисе, хәзрәт өйләреннән кияргә яраклы хәлдәге кием-салым алып килә башлыйлар.

«Беркайчан да ярдәм сораган юк», – ди Рөстәм. Социаль челтәрләрдә эшләрен күрсәтеп баралар, күргән кеше – күрә, теләгәне булыша да. Мексикадан берәү ярдәм итә башлаган әнә! Чаллыда чәй җитештерүче компания белән килешкән дә ай саен чәй китерттерә икән, аны ашарга килгән кешеләргә күчтәнәч итеп биреп җибәрәләр. Чаллыдагы «Гараж 500» автобазары директоры 40 квадрат метрлы павильон бүләк иткән. Аны җиһазландырганнар, шәһәр хакимиятеннән рөхсәт алганнар, электр уты керткәннәр һәм кар көртләре арасында туган проектның яңа, «өйле» этабы башланып киткән. Декабрь ахырында «Кеше приюты» «өй туе»н уздырды.

Кайчандыр бер тәлинкә боткадан башланып киткән приют бүген мохтаҗларга бөтен төр ярдәмне дә күрсәтә. Атнага өч көн – шимбә, якшәмбе, бу елдан дүшәмбе дә өстәлгән – хәләл кайнар ризык ашаталар, әле үзләре белән дә биреп җибәрәләр. Башлаганда Рөстәм үзе учак ягып ашарга пешергән булса, хәзер Чаллыда өч ресторан чиратлашып ризык китерә икән. Шулай ук монда оекбаштан алып, кышкы куртка, аяк киемнәренә хәтле табып була. «Үзләре кими башлагач, яхшы хәлдәге кыйммәтле брендлы киемнәрен китерүчеләр дә бар. Приютта ул күлмәкләрне, свитерларны, ботинкаларны киеп чыгып китүчеләр аларның күпме торганын күз алдына да китерми. Кайберләрен алырга, мәсәлән, минем дә мөмкинлегем җитмәс иде. Шуңа күрә безгә йөрүчеләр арасында каракүл тун кигән кешеләр күрсәгез, аптырамаска кирәк. Чынлыкта кеше ул тунны бездә кигән була», – ди Рөстәм. Тамакны туйдыргач, җылы итеп киендергәч, башка ихтыяҗларны кайгырта башлыйлар. Мәсәлән, һәр ял көне приют янында шәхси «ашыгыч ярдәм» кизү тора, теләге булганнарга шунда бушлай медицина ярдәме күрсәтәләр. Дәүләт больницасыннан да терапевт килә икән, анысы инде бүлмә эчендә кабул итә. Ике атнага бер мәртәбә юрист килә, кемнең документлар белән проблемалары бар, ниндидер пособие ала алмый интегә – шуларга булыша. Психолог бәйлелек, ничек бу хәлгә төшүләре турында сөйләшә. Дүшәмбе эш тәкъдим итүчеләр килә. Аларга бер таләп куйганнар «Кеше приюты»нда: эш белән бергә торыр урын бирүчеләрнең генә тәкъдимнәрен кабул итәләр. Шулай 50гә якын кешене урам тормышыннан коткарганнар инде. Приютка чәчтарашлар да килә. Кайбер матурлык салоннары хатын-кызларны килешү нигезендә үзләрендә дә бушлай кабул итә икән, чәчләрен кисеп, буяп, танымаслык итеп үзгәртеп чыгаралар, ди. «Быел гына да 6 хатын-кызны шулай үзгәрттеләр. Аларның йөзендәге шатлыкны күрсәгез сез!» – ди Рөстәм.

Рухи якны да онытмыйлар. Приютка хәзрәт һәм рухани да килеп йөри икән. Китапханә дә бар, әле аны зурайтырга телиләр. Театр, Орган залы экскурсияләргә чакырып тора, ди.

Планнарга килгәндә, күчмә мунча сатып алырга җыеналар. Шәһәрнең калган өлешендә мохтаҗларны тукландыру өчен күчмә мобиль тукландыру пункты сатып алу нияте дә бар. Сүз уңаеннан, шундый бер мобиль пункт Менделеевск районында мохтаҗларны ашата икән инде.

«Акча күп кирәкми. Бер көнгә якынча 5000 сум китә, хәзер без 80гә якын кешене тукландырабыз. Монда иң кыйммәтлесе – вакыт. Мәсәлән, мин үз тормышымнан шимбә, якшәмбеләрне сызып аттым, быел дүшәмбе дә өстәлде. Әле хәзер көн саен ашатырга телибез. Шәхси тормышым моннан зыян күрмәслек итеп көйләргә телим, нәрсәнедер корбан итү бәрабәренә эшләнергә тиеш түгел бу эш», – ди Рөстәм Гатин.

Чаллыда йорт-җирсезләр өчен «Перекресток» дип аталган дәүләт үзәге дә бар. Анда килеп ярдәм алу, ничәдер көн кунып чыгу мөмкинлеге бар, ләкин аның өчен берәр документың булуы кирәк. «Ә без «Кеше приюты»нда документ сорамыйбыз, кешедән ис киләме, чиста киенгәнме, мохтаҗ кебек күренәме икәненә дә карамыйбыз – килгән бөтен кешене кабул итәбез. Ишегебез исерекләргә генә ябык, чөнки алар күрсәткән ярдәмнән явызларча файдалана башлый, авызыбыз пешкәне булды инде. Тышкы кыяфәткә карау дөрес түгел. Кайберәүләргә карыйсың: барысы да тәртиптә кебек, яшь һәм сәламәт күренә. Ә чынлыкта ул 30 ел «КАМАЗ»да зарарлы җитештерү бүлегендә эшләгән һәм аның бөтен буыннары авырта, озак басып тора да, авыр күтәрә дә алмый, шуңа күрә эшкә дә урнашу мөмкинлеге юк, ә акчасы җитми. Мохтаҗ булмаганнар безгә килми. Юкса ел ярым эчендә бөтен шәһәр җыела алыр иде, 80 кеше генә килә бит. Әле аларның да күбесе шушы хәлгә калуларына ояла, кыенсыналар», – ди Рөстәм.

Приютка килүче һәр кешенең – үз тарихы. Кемнедер баласы урамга куып чыгарган. Башка шәһәрләрдән эшкә урнашу өчен килгән, югалган, документларын һәм акчаларын урлатканнар, коллыктан качып монда сыенган кешеләр дә бар, ди. Берәү дә мондый хәлгә төшмәм дип гарантия бирә алмый шул. «Бәхеткә, тормышта үз урыннарын табучылар, аннары үзләре безгә ярдәм итешергә килүчеләр дә күп. Минем барысы да яхшы, эш таптым, яшәргә урыным бар, бүтән сезгә килмим, рәхмәт барысы өчен дә, дип килеп әйтүләре – иң рәхәте», – ди Рөстәм.

Чаллыдагы «Кеше приюты»ның эшчәнлеге турында тулырак белергә, ярдәм күрсәтергә теләүчеләр инстаграм сәхифәләрдән күзәтеп бара ала: @priyut_nch, @rustamgatin9, @bfbolgar.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии