Эшләгән булып кылану

«Безнең гәҗит»нең 19нчы гыйнвар санында (№2, 2022 ел) «Кабул ителерме?» дигән кыска гына бер язма басылды. Сүз Дәүләт Думасындагы закон проекты турында бара. 1нче июльдән Бөек Ватан сугышы ветераннарына торак-коммуналь хезмәтләр тулысынча компенсацияләнергә тиеш, диелгән. Закон проектын ЛДПР депутатлары тәкъдим итә. Бу ЛДПРның яхшы булып күренергә тырышу гамәле генә түгелме икән? Алай бик акыллы булгач, ник сугышның башыннан ук катнашканнарның үлеп беткәнен көттеләр? Күпчелек халыкның фикере буенча, бүген сугышның эчендә кайнаган ветераннар илдә бармак белән генә санарлык калгандыр инде. Ветераннарның исән калганнарның 99 проценты сугыш бетәр алдыннан, фашистлар безнең илдән куылгач, армиягә чакырылучылар.

Сугыштан исән кайтучыларга һәм бу көннәргәчә яши алганнарга дәүләт мөмкин булган ярдәмне күрсәтте, фатирын да, машинасын да, башка төрле өстенлекләрне дә бирде. Бу машиналарда ветераннар үзләре йөрерлек булмасалар да, оныкларына ярап торды. Андый оныклар илне саклап, сугыш кырларында үлеп калган солдатларда да бар югыйсә.

Мин һәм минем кебек меңнәр дөньяга туып, әти, диеп эндәшә алмыйча, әти терәге күрмичә, әтиләре сугыштан кайтканнарга кызыгып, хурлыклы, ачлы-туклы тормышта яшәде.

Безне сугыш чоры балалары дип атап йөртәләр. Инде күбебез сигезенче дистәдә. Безнең күргән газапларны язып тормыйм, бу турыда күп язылды. Бу язмаларга игътибар итүче булмады. КПРФ партиясе берничә мәртәбә Дәүләт Думасына сугыш чоры балаларын кайгырту кирәген күтәреп чыкса да, Дума бу тәкъдимне хупламады. Ай саен 450 мең сум хезмәт хакы алган депутат 10-15 мең пенсиягә авырлык белән яшәгән халыкның хәленә керергә сәләтле була алмыйдыр шул. Кырык елдан артык хезмәт куйган күпчелек халыкның күпме пенсия алганын белә торып, ай саен шул кадәр хезмәт хакы алганда оятлары кузгалып куймыймы икән? Мин бит халык депутаты, ә бүген пенсионерлар ничек яши, дип, үз-үзенә сорау бирергә тиештер дә, юк шул. Тагын бер кабат юк!

ЛДПР депутатларына, берничә елдан ветераннарның сугыш беткәндә армиягә чакырылып, мылтык тотып карамаганнары да калмаячагын белә торып (вакыты җиткәч, үлемнән беребез дә калмый), ниндидер закон кертергә маташканчы КПРФ партиясенең сугыш чоры балаларына ярдәм итү турында керткән тәкъдимен яклап чыксалар, бу партия халык мәнфәгатьләрен кайгырта икән дигән фикер туар иде.

Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре

Даниф ХАННАНОВ,

Анакай шәһәре

Комментарии