Туфан Миңнуллин турында истәлекләр

Туфан аганы аңлау, күзаллау өчен, бәлкем, байтак еллар узу кирәктер. Ул олы тауны хәтерләтә, тауның зурлыгын, биеклеген, бөтен матурлыгын, серлелеген күрер өчен дә аңа ерактан карарга кирәк бит. Минемчә, Туфан аганың чиксез кырлы иҗатын, уйларын, фәлсәфәсен, омтылышларын аңларга тырышу табигый булачак, һәр буын үзенең Туфанын ачачак. Ул татарның Шекспиры – тик бөек халык кына Туфанны тудыра ала, Туфанлы халык ул дөньяда бөек халыклар арасында булачак.

Ул киткәч, татар дөньясы Әлмәндәрен озаткан, егетлеге сүрелә башлаган бабайгарак охшап калды сыман. Милләтебез рухын Данко йөрәге кебек яктыртучы да күренми, күбрәк эңгер-меңгерлек, Искәндәр бабай сыман өметсезлек, сызланулар…

«Без булдырабыз» барабаннары кагып, бер адым алга, ике адым артка барабыз. Тик «Дүрт татар» әйтмешли, без чигенмибез – кире борылып, тагын алга барабыз – «ягъни мәсәлән чөнки» без аны шулай атыйбыз.

Бөтенләй өметсезлек дип әйтүем түгел, күп татарларыбыз кулларыннан килгәнчә тырышалар: хезмәттә дә, иҗатта да, барлык өлкәләрдә сокландыргыч егет-кызларыбыз күтәрелә – Туфан аганың, аның замандашларының, фикердәшләренең мәгърифәт нуры таратуы юкка булмас.

Еллар узган саен без күбрәк Туфан аганың арабыздан китмәвен, үзенең бөек әсәрләрендә яшәгәнен күрәбез. Ходайның рәхмәте – аның әсәрләре сәхнәләрдән төшми, спектакльләренең язмалары сакланган, «ТНВ Планета» еш күрсәтә. Аларны караганда Туфан аганың хыялый уй-кичерешләрен күрәсең: «Без китәбез, сез каласыз», «Моңлы бер җыр»ында Тукай, Муса сүзләре белән ул үзе дә җанын халкына ярып бирергә әзер булган фидаи зат булып тора.

Милләтебезнең борынгыдан килгән олпатлылык, туры сүзлелек, кешелеклелек, чын ир-егетлелек сыйфатларына ул бөтен иҗаты белән мәдхия җырлый. Бүген дә аның «Ир-егетләр», «Алты кызга бер кияү», «Нәзер», «Канкай улы Бәхтияр», «Ат карагы», «Исәнмесез»дә һәм дөнья классикасы югарылыгындагы «Әлдермештән Әлмәндәр»ендә прообразлары бармы, дип сораганда, күбрәк Туфан ага үзе дияр идем. Алардагы чын ир-егет, агай-бабайлар булып Туфан ага үзе сөйли бит, үзе сокландыра, үзе моңландыра.

Борынгы татар халкының этник үзенчәлекләрен ул искиткеч яратып, сокландыргыч итеп сәхнәгә чыгарды, моны чиксез байлыгыбыз итеп күрсәтте. «Гөргери кияүләре» аша –керәшеннәребезнең, «Йөрәк маем» спектакле аша мишәрләребезнең борынгы гореф-гадәтләрен аннан да оста итеп күрсәтеп булмыйдыр.

Туфан ага дөньяның һәр вакыйгасын җаны, йөрәге аша уздыргангадыр, ул фәлсәфи фикерләүче, бар нәрсәгә дә үз карашы, бәясе бар, аның бөек әсәрләре дә уйландыручан, бәхәсле, күбесе нокта белән түгел, ә күпнокталар белән тәмамлана. «Миләүшә» трилогиясе, «Илгизәр плюс Вера», «Сөяркә», «Дивана», «Мулла» – бу спектакльләрне бер карап кына бәя бирү дөрес дип санамыйм. Мин үзем, гомумән, андый катлаулы, уйландыручы әсәрләрне 2-3 мәртәбә дә карамыйча тәнкыйть сөйләгән, язган кешеләргә исем китә. Ничә еллардан соң, күпме театр, режиссерлар куеп та алар һаман ачылачак кына – чөнки алар тормышның үзе кебек чиксез, катлаулы.

Туфан Миңнуллинның бөек гамәле – татар драматургиясен, татар-төрки театрын, татар-төрки режиссерларын, татар-төрки артистларын дөньяви цивилизация югарылыгына күтәрүчеләрдән булуында. Нәүрүз һәм башка фестивальләрдә татар-төрки театрларының спектакльләрен карап, искиткеч талантлы артистларыбызны күреп, гомумкешелек дөньясының рухлы, иманлы киләчәгенә өметләр уяна сыман. Бигрәк тә торгынлык сизелгән күрше рус театрлары, аларның репертуарлары белән чагыштырсаң…

Сәхнә әсәрләре Туфан аганы бөек классик драматурглар югарылыгына күтәрсәләр, аның 10 томлыгын тәшкил иткән башка жанрдагы әсәрләре, истәлек язмалары, «Кызыл тышлы дәфтәр»гә кергән «кечкенә – эче тулы төш кенә» булган сокландыргыч хатирәләре дә бар. Аларда Туфан аганың уй-фикерләре, шатлык-сагышлары, милләтенә тугрылыклы фидаилыгы салынган.

Әйдәгез, олпатыбызның инде онытыла да барган, ләкин үзенең кыйммәтен һич югалтмаган һәм югалтмаячак «Татарның Әхлакый Кодексы»н укып, аны мәктәпләрдә, җәмәгать урыннарында булдырыйк, татар балаларына яшьтән үк сеңдерик, бәлкем, ант кебек кабул иттерик:

Татарның әхлакый кодексы. Туфан Миңнуллин.

  1. Татар кешесе! Хәтереңә ал! Синең үз мөстәкыйль дәүләтең булган. Дәүләтле милләтнең генә җир йөзендә кадере була. Һәр татарның күңелендә йөргән дәүләтчелек идеясе саклансын. Шушы тарихи гаделлек өчен үзең һәм нәселең көрәшергә тиеш.
  2. Татар кешесе! Кайда яшәвеңә карамастан, халыклар арасында үз урыныңны онытма, үз кадереңне бел. Тарихи традицияләрне, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне хөрмәтлә, дин-иманыңны сакла.
  3. Татар кешесе! Бел! Син сөйләшкән тел дистәләгән гасырлар буенча чарланып, иң камил телләр дәрәҗәсенә күтәрелгән. Синең телеңдә катлаулы фәнни хезмәтләр дә, илаһи төшенчәләр дә, гүзәл әдәби әсәрләр дә язылган. Аны хөрмәт ит, сакла һәм үстер!
  4. Татар кешесе! Горурлан! Син җир йөзендәге барлык халыклар белән дә тыныч һәм тату яши беләсең. Синең өчен барлык халыклар да тигез. Әмма бүтәннәрне хөрмәт иткәндә, үзеңнең дә гадел хөрмәткә лаек икәнлегеңне онытма.
  5. Татар кешесе! Уяу бул! Кайбер милләтләрне үз куллары белән юк итү сәясәте әле һаман да бетмәгән. Тарихтагы ялгышлар кабатлана күрмәсен. Хөсетлек, көнчелек, вак мәнфәгатьләрдән өстен торыйк. Бер-беребезгә игътибарлы һәм ярдәмчел булыйк. Бергә булыйк, бердәм булыйк.
  6. Татар кешесе! Укы! Гыйлемле-белемле бул! Дәүләт төзү, аның белән идарә итү өчен дә, рухи һәм матди байлык туплау өчен дә аң-белем кирәк. Кушканны гына эшләүче түгел, үзең дә иҗади дәрәҗәдә эшләрлек зур белемгә ия бул.
  7. Татар кешесе! Сак бул! Безнең тирәбездә эчкечелек, наркоманлык, рухи пычраклык кебек куркыныч афәтләр йөри. Бу афәтләргә каршы торыр өчен, сиңа айнык акыл, сәламәт рух кирәк. Үзеңдә яшьтән үк ихтыяр көче тәрбиялә.
  8. Татар кешесе! Тирә-ягыңа кара! Без ата-бабаларыбыздан калган матур һәм бай җирдә яшибез. Үзең яшәгән җирнең кадерен бел, аны киләчәк буыннарга пычранмаган килеш тапшыр.
  9. Татар кешесе! Киләчәккә кара! Киләсе буынның язмышы өчен дә җаваплы икәнеңне исеңнән чыгарма. Нәселеңнең рухы, физик һәм милли сәламәт булуы синең кулыңда. Халыкның киләчәге ишле, тәрбияле гаиләдә. Гаилә корганда җавапсыз һәм талымсыз булма.
  10. Татар кешесе! Онытма! Кешелек дөньясы, кызганычка каршы, камил түгел. Халыкларны сортларга бүлеп, аларны үзара каршы кую дәвам итә. Татарлыгыбызны сынарга теләүчеләр табыла икән, көрәш мәйданына чыгарга әзер бул!
  11. Татар кешесе! Син – төркиләр токымыннан. Туганнарыңның күплеген онытма. Туганнарыңа сыен һәм туганнарыңны сыендыр.
  12. Татар кешесе! Зур гаделлеккә ирешер өчен, алдынгы һәм прогрессив җәмгыятьләр белән элемтәдә бул. Аларның уңай тәҗрибәләрен үзләштер һәм башкаларга да ирештер.

Туфан аганы сагынып,

Татарстанның атказанган табибы Зиннур ЗАКИРОВ

Комментарии