Абый белән хезмәт иттек

Безгә – 13-14 яшьлек малайларга да «армия исе» кергән вакыт (ул чорда кайсы гына малай армиядә хезмәт итү турында хыялланмады икән?!). Туганнан туган Рәшит абыем хәрби училище тәмамлап ялга кайтты. Дустым Равилнең дә хыяллары йөзенә чыккан. Армиядә абыең белән туры килсәң, вәт шәп була инде сиңа, офицер булгач, ул сине яклаячак бит, ди бу миңа.

Юраган юш килә, диләр. Миңа, чыннан да, абый белән бергә хезмәт итәргә туры килде бит!

Без, Татарстаннан җитмешләп егет, Эстониянең Тарту шәһәренә эләктек. Күбебез татарлар. Унбишебез – элеккеге Тәкәнеш районындагы (хәзерге Мамадыш) бер тирә авыллардан. Хәрби анттан соң Тат. Тулбадан Рәшит Мәүләвиев белән икебезне шәһәр үзәгенә урнашкан Ерак авиация корпусы штабына алдылар. (1812нче елгы француз сугышы вакытында фельдмаршал Барклай-де-Толли штабы булган бина.) Шул штабта хезмәт иткәч, корпусны тараттылар. Штабның оператив бүлеге начальнигы Л.Полежаевны Белоруссиянең Барановичи шәһәрендә урнашкан ерак авиация дивизиясенә күчерделәр. Л.Полежаев үзе белән мине дә ияртте. Биредә ул – дивизиянең оператив бүлеге начальнигы, мин шул бүлектә сызымчы.

Ул вакытта Рәшит абый Барановичида шул дивизиягә караган полкта хезмәт итә иде. Аэродромда самолетларга хезмәт күрсәтә – авиатехник.

Хезмәттән бушаган вакытларда мин абыем янында. Ул частьның кунакханәсендә тора. Дүрт кешелек бүлмә. Алар анда икәү генә. Берсе – Казан егете капитан Гаврилов. Кунакханә минем штаб белән янәшә генә. Җай булганда, абый белән шәһәргә чыгабыз, мунчага барабыз, биюгә йөрибез. Бүлмәнең бер почмагы минеке. Биредә минем эш урыным: мольберт, буяулар, палитра (бүлмәгә чыккан майлы буяу исен абый да, Гаврилов та бик яраталар иде). Мин картиналар язам, дөресрәге, күчереп язам – аларның күбесе хезмәттәшләремә бүләккә китә, бер өлешен комиссион кибеткә куеп, «акча эшлим». Исәбем – армиядән кайтышлый, Мәскәү педагогия институтына укырга керү.

Теге вакытта дустым Равилнең юраганы чынга ашты. Өч еллык хезмәтнең бер өлешен туганым белән янәшә хезмәт иттем. Ул гомеремнең иң матур көннәре булып, хәзер дә күңелем түрендә саклана.

Азат ҺАДИЕВ,

Мамадыш районы, Олыяз авылы

Комментарии