Урамда туган уйлар…

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы да бик тиз килеп җитәр. Кемнәрне зурлап искә алырлар. Вакыт күрсәтер. Безгә дә чират җитәр дип өметләник. Тик ул вакытка сугыш чоры балалары гына исән калырлар микән?

Колхозларны эреләндерә башлагач, безнең дә өч авылны берләштерделәр. Авылда яшәүчеләр кимеде. Хәзер безнең авылдан бер егет кенә колхозда тракторда эшләп йөри дип беләм. Бер бала күршедәге Күлле-Кимегә укырга йөри. Ә без укыганда 50-60лап була торган идек. Авылда яңа төзелгән капка-койма, лапас-гаражлар да күренә. Мондый күренешләр куандыра. Җәй көне урамда уйнап йөрүче бала-чага күбәя авылда, коляска этеп йөргән яшь әниләр дә була. Болар инде җәй көне авылдагы әби-бабай янына кайтып торучылар.

Урам буйлап як-ягыма каранып барам. Капка-коймалары авып, җиргә сеңеп баручы, түбәләре җимерек бер йорт янында басып торам. Бу йортта дүрт егет, бер кыз үсеп чыккан. Без, бала-чагалар, олылар эшкә киткәч, шушы йортның ишек алдында качышлы уйнап вакыт үткәрә идек. Ул вакытта бу капка-коймалар биек иде, бакчасында берничә баш умартасы бар иде. Шул йортның мескен хәлгә төшкәнен күреп, күзләремә яшь тулды.

Юлымны дәвам итеп, урамның икенче ягындагы йорт турысында тукталдым. Шундый ук күренеш. Заманында алма бакчалы, умарталы бу йортта Ш. абзый үзенең гаиләсе белән яшәде. Ике кызлары бар иде дип истә калган. Олы кызлары Сафура минем Асия апам белән дуслар иде. Апам исән булганда Сафура апаны еш искә ала иде.

Ш. абый белән минем әти сугышка бер көнне китә. Ш. абый исән-имин әйләнеп кайта алды. Хәтта яраланмаган да. Ничек шулай исән кала алгандыр. Ул бик оста мичче, балта остасы, тимерче иде. Андый алтын куллы кешеләр кайда да кирәк.

Бер вакытта, әле минем 2-3 сыйныфта гына укыган вакытлар булгандыр, колхоз эшенә бик нык бирелгән председателебез юкка чыкты. Колхоз җитәкчесез калды. Кемне куярга? Авылның актив кешеләре шушы Ш. абыйга тукталганнар. Бик кирәкле кеше. Колхозны да җитәкчесез калдырып булмый. Ш. абый җитәкче булып берничә көн эшләүгә минем әнине сарыклар карарга чакыра башлады. Әле берничә ай элек кенә апам шушы сарыклардан котылу өчен, яратып йөргән егетенең армиядән кайтканын да көтмичә, бездән 15-20 чакрым ераклыктагы авылга гаиләдә унөченче кеше булып кияүгә чыгып киткән иде. Инде хәзер бертуктаусыз әнине борчып торалар. Әни авыруга сабышты. Йортыбызның ишеге ябылмый да. Медсестра Настя градуснигын тотып көнгә берничә мәртәбә килеп китә. Ш. абый үзе дә кереп чыккалады. Мичкә берничә көн якканыбыз юк, пешерербез дип алып куйган бәрәңге суда чирап ята. Нишләп өегез салкын, кайчан ашадыгыз, дип сораучы юк. «Эшкә чыкмасаң, Себергә җибәрәм, бакчагызны кисәм», – дип куркыта. Бу көрәш ничә көнгә баргандыр, хәтерләмим. Сарыкларны яба торган такта сарай бик салкын, ашарларына да арыш саламы гына. Яңа туган бәтиләр салкынга чыдый алмыйча туңып үләләр. Менә шуларны көне-төне сакларга кирәк. Ш. абыйның хатыны безнең әнидән яшьрәк. Таза-сау әбиләре дә бар. Хәзер сарык абзарына кемне куйганнары онытылган, ире сугышта үлеп калган бер яклаучысыз хатынны куйганнардыр инде. Ирле хатыннар бу эшкә бармый да, алар янына кереп тә тормыйлар.

Заманында башкалардан аерылып торып та, инде хәзер җиргә сеңеп бара торган йорт янында басып торганда күптән үткән бала чагым искә төште. Күңелгә бик ямансу булып китте.

Элеккеге рәис тә юкка чыкмады, басуларда ашлыклар өлгерергә берничә көн кала комбайнга утырып исән-сау кайтып төште.

Бу язмам исемнәре телгә алган авылдашларымның рухларына дога булып барсын.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии