- 13.03.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №10 (11 март)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Чаллыда табиб хирург-ортопед Железновны үтерүдә гаепләнеп кулга алынган Мисбах абый Сәхәбетдиновның тоткында булуына бүген 4 ел да 3 ай булды. Аның турында «Безнең гәҗит»тә язмалар күп чыкты: №3, 18.01.2017 – «Алай гына түгел, болай ул…»; 08.02.2017 – «Мисбах бабайны – иреккә»; №11, 15.03.2017 – «Мисбах өчен йөрәгем елый…», «Хәлен ничек кенә җиңеләйтик…»; №25, 21.06.2017 – «Мисбах бабай изге теләкләрен җиткерә»; №28, 12.07.2017 һәм №29, 19.07.2017 – «Аңлашасы калган икән…»; №34, 23.08.2017 – «Президентларыбыз күңеленә миһербанлык бирсәң иде…».
«Алай гына түгел, болай ул… « – элеккеге хезмәттәшләренең Мисбах абыйның хәлен җиңеләйтү өчен нишләргә белми өзгәләнеп язган язмаларын укыгач, бу бәхетсезлекнең төбендә нәрсә ятканын аңлап, фикерләре үзгәрүчеләр булды.
Укучыларыбыз аның язмышы, сәламәтлеге белән гел кызыксынып торды. Мисбах абый «Безнең гәҗит»нең күптәнге абунәчәсе буларак, колониягә килү белән гәҗиткә язылып укый башлады, үзе дә кызыклы гына хатлар җибәреп тора. Шунысын да әйтергә кирәк, ул очрашуга ризалыкны да бары тик «Безнең гәҗит» хәбәрчесе өчен генә бирә. Анда шундый тәртип: тоткын бары тик үзе риза булган очракта гына колония җитәкчелеге журналистларга килергә рөхсәт итә ала.
Бу шимбәдә – 14нче мартта Мисбах абыйга 90 яшь тула. Без, «чабата бавын алданрак чолгап», Яшел Үзән районы Түбән Карамалы бистәсендә урнашкан 5нче колониягә февральдә үк барып, аның хәлен белешеп кайттык.
– Аллаһ боерса, Мисбах абый, 14нче мартта Сезгә 90 яшь тула. 18 яшь тулган көнне хәтерлисезме?
– Юук. Ул чакта туган көн үткәрү дигән әйбер юк иде бит.
– Сез – 11 яшьтән колхоз кырында. Тылда тырыш хезмәтегез өчен медаль белән дә бүләкләнгәнсез. Сугыш елларының иң истә калган мизгелләре?
– Ачлык. Әле 1946-47нче елларда да икмәк юк иде крәстиянга.
– Апаларыгыз сөйләве буенча, сугыш чоры афәтләрен кичергәнсез. 17 яшь тә тулмаган килеш, ФЗОда укып чыгып, шахтада, тездән суда, чабатадан эшләргә туры килгән. Һәм менә өлкән яшьтә – тоткынлыкта. Бу чорларның иң авыры кайсы? Әллә аларны чагыштырып булмыймы?
– Тездән салкын су ни ул ачлык белән чагыштырганда! Шахтада безгә икмәк бирә иделәр. Алабута икмәге түгел – арыш икмәге! Ул елларда иң үзәккә үткәне ачлык булды. Бүгенгегә килгәндә, монда – ашаталар, эчертәләр, киемеңне юалар, мунча ягылган. Карт булгач, эшкә дә йөртмиләр. Әмма… ИРЕК ЮК! Шул үзәккә үтә. Теләгән чагыңда теләгән җиргә бара алмыйсың. Китапханәгә барасыңмы, мәчеткәме – юлыңдагы йозаклы тимер капкаларны кемдер килеп ачканны көтеп, катып торасың. Иректән мәхрүм ителү дип атала шуңа күрә. Тезелүләр, тикшерүләр вакытында яшьләр артыннан җитешеп булмый. Ачлыктан да кыены юк.
– Язмыш инде, Мисбах абый.
– Закон бозмасам, мин монда булмас идем бит, язмышка гына сылтап булмый. Хәер, әйтергә кирәк, хезмәткәрләр әллә 90га җиткәнне беләләр, вак-төяк өчен бәйләнмиләр. Ашарга баракка алып киләләр.
– Гәҗит укучылар Сезнең сәламәтлегез өчен борчыла.
– Мин иректә дә табибларга йөрергә яратмый идем. Гөнаһ шомлыгына каршы, авылыбыздагы шәфкать туташының: «Абый, хирургка күрсәтергә кирәк», – дигәнен тыңлап бардым шәһәрдә Железновка. Югыйсә, авыл фельдшеры үзе дә бик оста. Уйланам инде.
Элек электр баганалары урам уртасыннан 1 рәт сузылган иде. Шуны урамның 2 ягыннан багана утыртып суздылар да чыбыгы безнең өй каршында әти утырткан 3 юкә ботаклары арасына туры килде. Чыбыгы да изоляцияләнгән, берәү дә, юкәләрне кис тә димәде. Үзем кистем, ап-ак иде кәүсәләре. Кулы эш белгән кеше болардан әллә ниләр эшли инде, дип, бер кирәкмәгәнгә 40ар см итеп кисеп, буйга яра башладым. Менә шунда столяркада эләктердем бармакны. Ниемә кирәк иде инде аларны кисәргә, турарга… Железнов, түбәтәеңне салмыйча бармакны карамыйм, дип кычкыргач, мин бит баш табибка да киттем, өстәге катка. Яшь кенә, матур бер кыз иде яңа табиб. Мине коридорда калдырып торып, хирург янына кереп сөйләшеп чыкты да: «Он вас примет», – дип китеп барды. Кердем – тагын шул акыру. Борылып кына чыгып китәсе бит. Авылдагы фельдшерыбыз бик оста иде бит, югыйсә.
Сәламәтлек монда алга түгел, артка инде. Аяк-кулым берни тоймый башлагач, санчастька барган идем, капельницалар куйдылар да, Аллага шөкер әле менә, бармаклар бөгелә, тоя башлады. Үзем белән килгән клизмалар, чүпрәкләр беркая да китмәде. Көзге салкыннарда, җылы биргәнче бигрәк кыен.
– Гәҗит укучыларга нинди әйтер сүзләрегез бар?
– Сабыр булсыннар, менә минем сабырлык җитмәде. Төрмәгә кермәсеннәр. Ана телебез өчен һәркем кулыннан килгәнне эшләсен, әлегә митинглар вакыты түгел. Алайса, гәҗиткә барысы да, теге юк, бу юк, дип зарланып язалар. Илфат Фәйзрахманов белән Айгөл Закирова эшләргә тиешме инде ул эшләрнең барысын да? Рәхмәт, Тәлгать Әхмәдишинга, милләтебез өчен 30 ел көрәшә.
Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша, барлык ветераннарны, кордашларны котлыйм. Сугыш, ачлык афәтләре башка кабатланмасын!
Наилә ВИЛДАНОВА
Чаллы-Түбән Карамалы-Чаллы
РЕДАКЦИЯДӘН: даими укучыбыз һәм хәбәрчебез, Бөек Ватан сугышы ветераны Мисбах Сәхәбетдин улын 90 яшьлек юбилее белән котлап, исән-имин иреккә чыгуын телибез. Туганнары, авылдашлары, элеккеге хезмәттәшләре аның өчен догада.Ачлыктан да кыены юк,
Комментарии