- 13.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №1 (11 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Мәҗит үрелеп элгечтән карар җире дә калмаган бишмәтен алганда, түр яктан хатыны Җәмилә күренде. Нәфрәт тулы күзләрен агартып, кайчандыр бик кадерле булган кешесе – иренә иртәнге сәгатьтән әрсез сүзләрен тезде:
– Тагын тамак төбеңне чайкау өчен «яңа бай»ларга бил бөгәргә җыенасыңмы? Болай да тирес исенә бөтен йортны сасытып бетердең. Булдыклы ирләр Мәскәү-Казан арасында акча суга, йорт-җир җиткерә. Ә син абзар артыннан башка берни күрмисең. Тфү, – дип сүгенеп, юынгычка таба атлады.
Авыз эченнән ботка болгаткан иренең сүзен колагына да элмәгән Җәмилә:
– Халыктан оят. Бишмәтеңне генә күр әле, ни җитте кеше карачкы иңенә дә салмас, кешелеккә дә, эшкә дә һаман шуны киясең!
Мәҗит, якалары керләнеп каткан, ун-унбиш җирдән типчелгән, биш төрле төймә тагылган бишмәтен күздән кичереп, хатынының тагын да зәһәррәк, бәгырен көйдерерлек сүзләре колагын янә «иркәләгәнче» дип, аркасына шәүлә булып ияреп йөргән «газап букчасы»н төяп ишектән юк булды. Дөньяны балкыткан иртәнге кояш нурлары да аның юшкын каплаган күңелен яктырта алмады. Кулын кесәсенә тыгуга, әтисенең «тиен сумнарны саклый» дигән әйтеме исенә төшеп, анда челтерәгән вак-төяк хәзинәсен кара көнгә дип сүндереп салган тәмәке төпчекләре белән кырып-себереп, бар ачуы белән җиргә бәрде. Өстенә төкереп, сүгенә-сүгенә таптады. Урам буйлап атлаганда Мәҗит үзенең чын-чынлап мескен хәлдә калганлыгына төшенде: илле дүрт яшендә эшсез тилмерә, тормыш итәрлек мал да кулга керми, бүрәнәнең икенче башыннан тотарга дип үстергән улларының икесе дә марҗа куенында, кайтып күренгәннәре дә юк. Кинәт кенә аның олы яшьтә буласы килеп китте. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы ветераны булса, уч тутырып пенсия алыр иде. Җилләр уйнаган иске йортын комиссия тикшереп, яраксызга чыгарып, тормыш хәлен яхшырту өчен дәүләт яңа фатир бирер иде. Аннан ветеранны ничек җәяү йөртәсең – машина чираты да җитәр иде, эх! Шулай татлы, матур уй-хыялларга чумып бара торгач, атасының кордашы – аргы очтагы Вәли картка килеп төртелде. Таягына таянып, ветеранлык бүләге – машинасын оныгының гараждан чыгарганын көтеп торган картка:
– Сау-сәламәт кенә йөрисеңме, Вәли абзый, – дип сәлам бирде.
– Менә дөбердәп, район үзәгенә җыендым әле, яңа фатир карарга, – дип эре генә җавап кайтарды абзый.
– Авылда да йорт-җирең әйбәт, нигә инде картлык көнеңдә үзеңә мәшәкать ясап, күченеп йөрергә, – дип, Мәҗит ике катлы яхшы йортны күздән кичерде.
Карт, Мәҗиткә салкын караш ташлап:
– Әй Мәҗит энем, синең ишеләргә аңлатып торуның файдасын күрмим, барыбер төшенмәссең, – дип, мыек астыннан көлемсерәп, машинасына таба атлады.
Моннан ун ел элек вафат булган сугыш инвалиды – Хәсән картны эченнән генә тозлап-борычлап сүкте Мәҗит. Ярамадымыни соң азрак түзәргә, улын шундый фәкыйрь хәлдә калдырып дөнья куярга ашыкты. Әнисен дә әйтер идем, әтисе артыннан озак яшәмәде… Әнә, ветеран хатыннары да ирләре белән тигез пачутта…
Мәҗитнең болай да кырылган кәефенә бу вакыйгалар да өстәлгәч, эш эзләү дәрте сүнде. Яңа байларның хайваннары кайгысымы соң әле монда. Ат май белән, кеше кием белән дигәндәй, болай да булдыклы ир-егетләр рәтеннән төшеп калган булу өстенә, кием-салымы ягыннан дә чуттан чыккан кеше белән ачылып сөйләшүчесе дә юк бит аның. Һәм ул тәртәне кире өенә борды.
Хатыны кәҗәләрне арканлап кайткан, өстәлдә күңелле генә, элекке тук тормышны искә төшереп самавыр җырлый. «Юкка гына түгел бу», – дип уйларга да өлгермәде Мәҗит, Җәмиләсе яңа хәбәрне ярып та салды:
– Кайту юлында кибеткә сугылдым, картым. Бик күңелле яңалык ишетеп кайттым. Теге каһәрләнгән Шаркүз Сәгыйте кайткан. Кайдалыгын белгән, ишеткән кеше дә юк иде бит. Мәфтуха кортка бик сөенеп, сугыштан соң да чумадан-чумадан кием-салым, энә-җеп, сабын ише товар белән кайтып, авыл халкын кинәндергәнен сөйләде. Әле дә берәр хикмәткә кайткандыр, буш йөрмәс, дип сөйләнеп калды.
«Нинди Шаркүз? Нинди Сәгыйть? Аңлатып сөйлә әле, болгатма», – дип, янә бер кашык шикәр комына үрелгән Мәҗитнең алдыннан касәне тартып алып, хатыны сүзен дәвам итте:
– Әткәй мәрхүмнең сугышта аяк бармаклары гына түгел, кайсыбер әгъзасы да өзелгән булу сәбәпле, әнкәй белән ун еллап баласыз яшәгәннәр. Өшкертүләрнең файдасы тиепме, ходай рәхмәте белән син дөньяга килгәнсең, Шаркүз Сәгыйтенә охшап. Сәгыйть колхоз рәисе белән конфликтка кереп, алтмышынчы еллар башында бер-бер артлы туган дүрт кызын, хатынын төяп, бәхет эзләргә чыгып киткән. Киткәндә каенатайга әйтеп калдырган: «Синең гаеп белән Мәҗитнең бер бөртек чәче коелса, башың белән җавап бирерсең!» Сәгыйть киткән дә беткән, дөньяның бар зәһәр сүзе каенана Сәгадәтнең бер башына төшкән. Калганын үзең дә беләсең.
Сораулы карашын картына төбәп җавап көткән Җәмиләне сискәндереп, капка биге шалтырады. Капкадан баскычка таба егетләрчә атлаган карт, моннан илле еллап элек хәбәрсез югалган Шаркүз Сәгыйте үзе иде. Ишектән гөрләтеп сәлам биреп кергән кунакның өстендә – энә-җептән генә төшкән яхшы кәчтүм-чалбар, аягында кайбер егетләрнең төшенә дә кермәгән француз туфлие, кулында затлы таяк. Затлы эшләпәсен чөйгә элеп, утырып дога кылганнан соң, тәҗрибәле күзләре белән өй эчен күздән кичереп, йорт хуҗалары белән гомер сөреп, каядыр барып кына килгән кешедәй сүз башлады:
– Үстергән әтиең – Хәсән картның синең мондый тормыш алып баруыңда бер гаебе дә юк. Сугыштан ярты-йорты кеше булып кайтты. Контузия дә үз эшен эшләгән булса кирәк, нервылары ычкынган иде. Әниең мәрхүмә дә түзем булды, аның данын сатмады. Ир белән назсыз яшәсә дә, түзде. Ә синең яралуыңа килгәндә… Аның да бит җаны бар. Үз гомерендә бер тапкыр булса да ир тамырын татыйсы килмәгәндер, дисеңме? Бозылып йөрмәде, бер булды, берәгәйле булды, менә син яралдың – беренче һәм соңгы гөнаһы булып. Кайтуымның да сәбәбен аңлатам: кызларымны шушы ысул белән һәрберсен фатирлы иттем. Менә хәзер бердәнбер улымны язмыш кочагында – урамда калдырыр хәлем юк. Безнең яшьтә артык кыймылдау да файдага түгел. Мин, урамда йортсыз-җирсез калган кеше буларак, бүген үк сезнең йортка пропискага керәм.
– Ничек пропискага? Кем рөхсәте белән? – дип чәчрәп каршы төшкән Мәҗиткә җирәнгеч караш ташлап, карт сүзен дәвам итте:
– Чебен дулап тәрәзә вата алмый, улым. Коега да төкермә – суын эчәрсең, дигән борынгылар. Бүгеннән бу йортта минем сүздән берегез дә чыкмаячак. Менә бит мин дә юл газабы – гүр газабы дип тормадым, шушы яшемдә тәвәккәлләп, юлга чыктым. Тел сөяксез ул, әйтә дә кача. Сүзләреңне моннан соң да үлчәп сөйләргә өйрән.
Ашыга-ашыга чәй өстәле яңартып, сөенеченнән кая басканын да белмәгән Җәмиләне туктатып, Сәгыйть абзый аңа документларны барларга, Мәҗиткә киенергә әмер бирде. «Яхшы киемгә акча юк бит», – дип, иске-москыны иңенә элгән Мәҗиткә карап тел шартлатты карт:
– Акчаның аның, улым, беркайчан да беткәне юк, тик кесәләр генә алышынып тора, – дип, бүксәсе кабарып, шартларга җиткән акча янчыгыннан шытырдап торган бишмеңлекләр чыгарып, улына сузды. – Бар, тиз генә киенеп кайт, юкса, карачкы белән урам буйлап узарга да оят.
Кибет киштәсеннән генә төшкән кием-салымга төренгән Мәҗитне ияртеп, Сәгыйть абый район үзәгенә кузгалды. Алар кәгазь эшләрен бетереп, таксида гына җилдереп авылга кергәндә кояш офыкта иде инде.
Иртәгәсен авылга комиссия килеп төшмәсенме? Ветеран яшәгән йортның тузган булуы ачыкланды. Бер айдан Сәгыйть абзыйның кулына тантаналы рәвештә сертификат та тапшырдылар. Йорт салу мәшәкатьләрен читкә куеп, район үзәгеннән алынган яхшы йорт-җиргә тиенде Мәҗит. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр ди бит юлына. Чөнки Шаркүз Сәгыйте, үзенең торак мәсьәләсен хәл итү өчен бирелгән йорт-җирен бердәнбер улы Мәҗиткә бүләк итеп, моннан илле еллар элек кая киткән, шул юл белән юкка чыккан иде. Киткәндә, әйтеп киткән, диделәр: «Оныклар үсеп җитте. Өлгерәсе эшләр муеннан!»
Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.
Мари иле, Бәрәңге бистәсе.
БИРӘМ ДИГӘН КОЛЫНА...,
Комментарии