Гаиләм истәлекләре

Гаиләм истәлекләре

Туган авылым Күктәкәдә Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга куелган һәйкәл янында басып торам. Бер ягында илебезнең иминлеген саклап яу кырларында ятып калган сугышчылар исемлеге булса, икенче ягында сугыштан исән кайтып, сугыштан соңгы авыр елларда тыныч тормышыбызны торгызучы фронтовиклар исемлеге. Ике исемлектә дә гаиләбезнең иң якын кешеләре бар.

Бәдретдин бабам 1942нче елның җәендә сугышка алына. Әйтүләре буенча, санитар батальонда олаучы була. 1943нче елның августында соңгы хаты килә һәм шуннан соң хәбәрсез югала. Әбием Шәмсекамал 4 бала белән ялгыз кала.

Әтигә – Фәхриев Бәзгытдин Бәдретдин улына сугыш юлларын исән-сау үтү насыйп була. Әтисе сугышка алынгач, зурлар урынына калган 16 яшьлек яшүсмер әтисе урынына иптәш малае белән авылның сыер көтүен көтәргә алына. Ләкин озак та тормый, 17 яше тулгач, үзенә дә 1943нче елның 8нче ноябрендә армиягә чакыру килә.

Ул елны аның белән бергә авылдан берничә кеше алына. Тирә-юнь авыллардан армиягә алынучыларны Тымытык военкоматына җыеп, Ютазы станциясенә алып барырга тиеш булалар. Китү өчен ат чаналарына төялә башлагач, бер кич булса да өйләрендә кунасы килгән, балалыктан чыгып бетмәгән малайлар таралышып бетә. Икенче көнне Күктәкә авылы малайларын авыл советында секретарь булып эшләүче Миңнегулова Наҗия апа сәгать дүрттә үк ат чанасы белән Ютазыга, эшелоннарга төялергә илтеп җиткерә.

Армия хезмәте ерак Көнчыгышта, Гражданнар сугышы чорында В.И. Чапаев оештырган 22нче укчы дивизиясенең 211нче укчы полкында башлана, Сахалин утравында, Камчаткада хезмәт итә.

Белгәнебезчә, икенче Бөтендөнья сугышы 1945нче елның маенда гына тәмамланмый, Гитлер Германиясе капитуляция ясаганнан соң да Япония әле һаман сугышны дәвам итү ягында торучы бердәнбер держава була. Советлар Союзының кораллы көчләре Ерак Көнчыгышта Япониягә каршы сугыш игълан итә.

Әтинең сөйләве буенча, аларга 8нче августта Кытай чиген үтәргә приказ бирелә. Тоташ яңгыр явып торган караңгы төндә, бөтен обмундирование, кораллар белән, 6-7 км җирне төне буе үтәргә туры килә. Аңа үзенең төп коралы станковой пулеметны да үзе белән йөртәсе була. Чыга торган юллары үтә алмаслык ешкынлык, агач баскан таулы җир булып, ничек кирәк-алай пычак-балталар белән үтеп, билгеләнгән урынга урнашалар. Яп-яшь егетләргә 1нче Ерак Көнчыгыш фронты гаскәрләре составында япон самурайлары белән сугышка керергә туры килә.

Мулина шәһәреннән 35 км ераклыктагы Безымянная калкулыгын алганда, ефрейтор, отделение командирының ярдәмчесе, татар егете Бәзгытдин беренче булып траншеяга барып керә, һәм дошманнарның ут нокталарын юк итеп, иптәшләренә юл ача.

Сугышчан батырлыклары өчен 1945нче елның 23нче августында И.В. Сталинның Рәхмәт хаты, «Батырлык өчен медале» һәм III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Истәлек медальләре арасында «Японияне Җиңгән өчен» медале дә бар

Әти сугыш турында сөйләргә бик яратмады. Сорый башласаң, аның нәрсәсен сөйлисең инде, дияр иде. Сугыш барышында, Максим пулеметын өстерәп атакага барганда, япон снайперы аны мушкага эләктереп ата башлый. «Ярый әле шунда арттан танк куып җитте, шулай гына исән калдым», – дигәне истә. «Ничек танк артыннан калмыйча иярә алдың соң?» – дигәч, яшисең килсә, иярәсең икән ул, диде.

Изображение удалено.Аннан тагын бер үкенечле хәл турында сөйләгәне булды. Аның расчетындагы икенче сугышчы 1927нче елгы Поздняков дигән егет була. Сугышның соңгы көннәрендә, бер тимер юлны алганда, ул: «Мин дә атып карыйм әле», – дип сорый. Әти: «Мин кырыйга гына әйләндем дә, аңа урынны бирдем. Поздняков атар алдыннан пулемет щитыннан башын күтәреп, кая атарга икәнен карарга булган. Шунда аларны сагалап яткан япон снайперы аның каскасын тишеп, маңгаена тидергән. Гашеткага бер мәртәбә дә баса алмыйча калды. Сугышка кергәндә ротада 108 кеше идек, сугыштан чыкканда исән-сау 18 кеше калдык», – дип сөйләгәне истә.

Армиядән алар авылдашыбыз Гыйләҗев Мират абый белән бер үк көнне китеп, бер үк көнне – 1951нче елның 9нчы гыйнварында, 7 елдан артык йөреп, кайталар. Туган җирләрен, тыныч тормышны сагынып кайта фронтовиклар һәм бөтен барлыклары белән илне аякка бастыру өчен эшкә тотыналар.

Әти (1951нче елдан Бәдретдинов) Тымытык МТСына ярдәмче комбайнчы булып эшкә урнаша, ә инде 1952нче елдан үзенә комбайн тапшырыла. 1955нче елда бәрәңге һәм кукуруз үстерүдәге уңышлары өчен Татарстан делегациясе составында Мәскәүдә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашып М-101 мотоциклы белән бүләкләнә. Әле мин дә хәтерлим: ул мотоциклның алгы ягында «1955 год. Премия» дигән тамгасы бар иде.

60нчы еллар урталарында, үзебездә урып-җыю беткәч, авылдашы Әбүзәр абый Зәкиев белән икесен Красноярск өлкәсенә, Казахстанның Целиноград өлкәсенә ярдәмгә җибәрәләр. Ул вакытларда үз техникаңны да алып барышлы була, үзләренең комбайннарын Бөгелмәдән эшелонга төяп алып баралар.

Ул үз эшенә бик бирелгән, тырыш колхозчы иде, бер минутын да буш сүз сөйләп уздырмады. 1967-1970нче елларда кырчылык бригадасы җитәкчесе булып эшләде. Эшләгән елларында күп тапкырлар зур уңышларга иреште. Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы һәм ВДНХ күргәзмәләрендә катнашып, алтын (1955,1957нче елларда) һәм көмеш (1956, 1969, 1983нче елларда) медальләр белән бүләкләнде, 1973нче елда «Хезмәт Кызыл байрагы» орденына лаек булды.

80нче елларда әти чөгендер үстерүдә зур казанышларга ирешә. 1984нче елда ул 102 гектардан 362шәр центнер татлы тамыр үстереп, дәүләткә 36450 центнер тапшыра һәм күрсәтелгән планны 236 процентка үти. Аның янына чөгендер игү тәҗрибәсен өйрәнергә чит районнардан да киләләр иде. Лаеклы ялга чыкканчы яраткан эшеннән аерылмады.

Ул чор кешеләренең тормышка карашы да башкачарак булган кебек тоела, сугыш афәтләреннән исән-сау чыгып, тыныч тормышның кадерен белеп, туган җирләрен тоеп, әзгә дә канәгать булып, бер-берсенә кулдан килгәнчә ярдәмләшеп яшәде алар.

Рәсим БӘДРЕТДИНОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии