- 12.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №18 (11 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Ата песи тәрбиягә бала алды
Биектауда үз гаиләсе белән яшәүче улым 5 ел чамасы элек бездән песи алып китте. Аңа Мурзик дип исем кушканнар. Балалары песине бик ярата, ул үзе дә төскә-биткә матур, тәртипле булып чыкты.
Беркөнне Мурзик нәкъ үзе кебек песи баласы ияртеп кайта. Аны үзенә куелган савытка китереп ашата, үзе аннан калганны гына ашый. Үзе белән урамга алып чыга, башка мәчеләр һөҗүменнән саклый. Бу хәлләрне килен дә, улым да исе китеп сөйләде.
Көннәрнең берендә песи өйгә берүзе генә кайтып керә. Мияулый, нидер әйтмәкче була. Песи баласын эзләп тә карыйлар, тик таба алмыйлар. Мурзик, күңелсезләнеп, ашамыйча да йөри, тик бераздан күнегә. Үзенә якын итеп алып кайткан песи баласын югалтуын ничек кичергән Мурзик хакында ишеткәч, кешеләр арасында да шундый хәлләр булуы турында уйлап куйдым.
Асия ГЫЙБАДУЛЛИНА.
Кайбыч районы, Мөрәле авылы.
Тай әнисен коткарды
Яз җитеп, беренче үләннәр күренү белән, атны болынга чыгарып бәйлибез, кич белән алып кайтабыз. Канэчкеч кигәвеннәр чыга башлаганчы атны шулай болында йөртәбез. Кигәвен һөҗүменә атлар бик чыдам түгел, шуңа да игътибарлы булырга кирәк. Бервакыт, ничектер, атны алып кайтырга онытылган. Урамда тай кешнәгән тавышка сискәнеп киттем. Атны исемә төшереп болынга йөгердем. Тай да артымнан йөгерә иде. Барып керсәм ни күрим, атны кигәвеннәр сарып алган. Атны ычкындырырга ашыктым. Тайның әнисен коткарырга ашыгуы минем өчен бик гаҗәп иде.
Р.СӘГЫТДИН.
Болгар.
Эт изгелекне онытмый!
Этләрнең зыянына караганда файдасы күбрәктер, мөгаен. Моңа дөньяда бик күп дәлилләр бар. Этләр космоска да очкан, сугышларда да катнашкан, суга батучыны, дөрләп янган өйдә калучыны да коткарган. Җинаятьчеләрнең эзләренә төшүдә полиция хезмәткәрләренең уң кулы булып та алар тора.
Шушы уйларым күршебез Әминә Гәптиева белән булган хәлне исемә төшерде. Туган төбәгемнән Апас районы Күккүз авылына барырга чыктык. Башта ике сәгать поезд белән бардык. Станциядән әле шактый ерак җәяү барасы иде. Әйберләремне кечкенә чанага салып, оныгымны утыртып, кышкы салкында юлга кузгалдым. Ферма ягыннан үткәндә безгә таба өч эт килә башлады. Мин бик курыктым. Этләр безнең янга килгәч туктап калды. Карасам, берсенең аягы яраланган, кан саркып тора. Этләргә ипи, ит кисәкләре биреп карадым – ашамадылар. Күзгә карап тик утыра бирделәр. Шуннан, баш яулыгымнан бер тасма ертып алып, этнең аягын бәйли башладым. Ул күзгә карап тора, ә минем куркудан кулларым калтырый. Ниятем изгелектә булуын сизде ахрысы, тик утырып торды. Юлга кузгалгач этләр безгә юл күрсәткәндәй озата барды. Бераз баргач бер атлыны куып тоттык. «Оныгымны булса да утыртыгыз, үзем сезнең арттан өлгереп барырмын», – дидем. Ул сүзләремә колак салмыйча атын куалый башлады. Шунда көтелмәгән хәл булды: мин аягын бәйләгән эт юл уртасына чыгып утырды, кечкенәрәк маэмайлар аның теләктәшләренә әйләнде. Ат та туктап калды, хуҗа куаласа да тик тора бирде. «Ал этләреңне», – диде юлчы. «Минем этләр түгел ул, безгә юлда иярделәр», – дидем. Ул безне утырткач кына этләр урыныннан кузгалып, юлыбызны дәвам иттек.
Сөләйман ШАКИРОВ.
Казан шәһәре.
Намаз укучы Бәләкәч
Ирем юлда эшләгәндә эт алып кайтты: соры төстәге, зур гәүдәле немец овчаркасы.
Бозау кадәр ана этне күрүгә, иремне орыша башладым. Моны нәрсәгә алып кайттың, янәсе. «Гел мин ашатканга, башкаларны кырыена да китерми башлады, артымнан ияреп йөри, жәлләдем», – диде. Икенче көнне ирем эшкә китте, эт өйдә калды. Хуҗасын юксынып көне буе улады. Тора-бара без – аңа, ул безгә ияләште. Найда дип исем куштык. Берәр атна узуга этебез бер чебине тотты. Ай-яй каты эләкте аңа хуҗасыннан бу гамәле өчен. Шелтәле сабакны ул нык үзләштерде. Үрдәк бәбкәләрен дә, чебиләрне дә аңа калдырып: «Найда, карап тор!» – дип өйгә кереп китсәк тә, бер җиргә дә җибәрмичә, көннәр буе саклап ята иде. Күрше тавыкларын да ишегалдына кертмәде. Уйнарга килгән балалар безнекеләргә катырак кычкырса да, чит балаларга карап өрергә тотына. Ашарына гел биргәч, миңа бигрәк тә нык ияләнде. Тугры дустым артымнан калмый, нәрсә әйтсәм дә аңлый, тыңлый. Эшкә озата, каршы ала.
Кисәк кенә авырып киттем. Хастаханәгә салдылар. Берсендә, ирем артыннан качып кына барып, ияреп менгән бу. Хастаханәгә беркемне дә кертмичә, ишек төбендә торган. Кешеләр тәрәзә каккач кына, эшнең нәрсәдә икәнен аңладык. Аннан соң мин Казанга операциягә китеп бардым. Көндез дә, кичен дә юл чатына чыгып, моңсу гына көтеп утыра да, башын иеп, койрыгын салындырып кайта икән бу. «Сине Найда бик сагына. Аны жәлләп, күзләргә яшь тула», – дип шалтырата иде ирем. Мин өйгә кайткач, аның шатлыгы йөзенә чыкты. «Балакаем, өстемә сикерә күрмә, ярамый!» – дигәч, күзләрен зур ачып, койрыгын болгый-болгый, уйнаклап, ишек төбенә кадәр артымнан ияреп килде.
Озак яшәде, бик үрчемле булды. 15әр бала тудыра иде. Үстерәбез дә бөтен Мамадышка таратабыз. Найданың сула башлаганын күреп, бер кара көчекне үзебездә калдырдык. Бәләкәч дип исем куштык. Сиземләвебез дөрес булган: Найдабыз үлде. Балалар аны елый-елый күмде.
Бәләкәчебез үсте. Төс-кыяфәте белән әнисенә бер тамчы охшамаса да, күз карашлары гел аныкы инде. Бер гадәтен генә өнәп бетермибез: көннең билгеле вакыты җиткәч улый. Моны кешеләр яхшыга юрамый бит. Ирем беркөнне бәйдә торган этне үзе белән алган. Бераздан тегесе күз-башын акайтып чабып кайтып керде дә оясы янына утырып уларга тотынды. Берничә минуттан… мәчет манарасыннан азан тавышы яңгырады. Шунда гына башыма барып җитте: аның бу шөгыле намаз вакытлары белән туры килә икән бит. Биш вакыт намазын калдырмый икән бит Бәләкәч. Менә адәмнәргә сабак кайда?!
Ләмига ҖИКШИМБЕЕВА.
Мамадыш шәһәре.
Нечкә күңелле йорт сакчысы
Безнең йорт ямьле Мишә буенда урнашкан. Шуңа да мәче, бозау, тавыклар, казлар асрыйбыз. Шунда тугры дустыбыз – Друг кушаматлы этебез дә бар иде. Ул кеше кебек акыллы, йомшак күңелле, тыныч холыклы булды. Безгә алып кайтканда, кешегә дә өрә белми, ә менә күк күкрәп, яшен яшьнәсә, йә сарайга кереп качу җаен карый, йә оясыннан чыкмый ята иде. Аның күзләре, ни өчендер, бераз моңсу карый, әйтерсең, нәрсәдер әйтергә телиләр.
Менә шул озынча кечерәк гәүдәле коңгырт-ак этебезнең бер яхшы гадәте бөтен кешене аптырашта калдыра. Ул үзен мәче балаларының, каз бәбкәләре яки тавык чебиләренең «әнисе» дип уйлый иде, ахры. Янына килгән берсенә тәлинкәсеннән ашарга рөхсәт итә, тәмләп ризыктан авыз иткәннәрен игътибар белән карап тора. Аннары, борыны белән төрткәләп, аларны үз оясына кертә. Бу гадәт, бәлки, башка хуҗалыкларның этләрендә дә бардыр?! Тик Другның мәче белән дус-тату булуына безгә килүчеләрнең бик тә исе китә иде.
Сарайда яшәүче мәче баласына Наян дип исем куштык. Әнисе өйгә кереп киткәндә, Наяныбыз эт янына керә. Алар иснәшеп тора да, аннары ояга кереп яталар. Друг өстендә йоклап яткан Наянны күрүчеләр эчләре катканчы көлеп карап тора.
Моны оныгыбыз Зилә дә күрде. Башта ул да бик аптыраган иде. «Нишләп ул эткә менгән, эт аны ашамыймы?» – дип курыкты Зилә.
«Эт белән мәче – мәңгелек дошман», дигән гыйбарәне юкка чыгара бит инде бу хәл.
Шулай итеп, безнең этебез озак еллар Наянның тәрбиячесе дә, әнисе дә ролен бик яхшы башкарды. Кышкы суык төннәрдә алар шулай берсен-берсе җылытып торалар иде. Ул этебез картаеп үлде.
Бүген инде бездә Рекс кушаматлы эт. Монысы – Другның капма-каршысы. Наянны оясына кертү түгел, тәлинкәсенә дә якын китерми. Этләрнең дә менә шундый мәрхәмәтлесе була, диясем килә.
Наҗия ГАЛИЕВА.
Питрәч.
Хайваннарга якын туган нигез
Әни һәрвакыт: «Мин армиягә 5 ир-егет кенә бирмәдем, ат та бирдем», – дип сөйли иде. 1962 елда район хәрби комиссариатыннан мине дә армиягә чакырып килгәннәрен белсә, бу кайгыны ул күтәрә алмаган булыр иде. Районнан 3 кыз армиягә барырга тиеш дигән план билгеләнгән, шуңа да армиягә чакырып өч тапкыр яныма килделәр. Мин әнинең бердәнбере, ул ялгыз, бик карт, авыру, диеп кенә китми калдым.
Бу хәл колхозлашу чорында була. Әниләрнең ике атын колхозга алалар. Берсе армиягә китә, берсе колхозда эшләргә кала. Колхоздагысының Болтай урманыннан бүрәнә тарттырып кайтканда эченә зыян килә. Авыргач, җигәргә ярамый. Шуннан үзе үлсен дипме, әллә терелергәме, аны иреккә җибәрәләр.
Ат абзарлары безгә шактый ерак урнашкан. Әни атның соңгы көннәре турында болай дип сөйләде: «Беркөнне урактан төшке ялга кайтсам, ат капка төбенә кайтып баскан, башын иеп тора. Капканы ачып керттем. Коедан бер чиләк су чыгарып бирдем. Кергәч тә бер кат ишегалдын әйләнеп чыкты, аннары амбар ишеге төбенә килеп ятты, әкрен генә торып ярты чиләк суны эчте. Койма аркылы башын куеп озак кына урамга карап торды, шуннан кабат ишегалдын әйләнеп чыгып, амбар янына килеп ятып торды. Азрак яткач, әкрен генә торып, калган суын эчеп бетереп башын иеп тагын чыгып китте. Ат абзарларына кайтып җиткәндә шунда ятып үлгән». Әни гел аны саубуллашып китте дия иде.
Кайчакларда шушы ат белән булган вакыйганы исемә төшереп, аларга да үз нигезе якын, дип уйлап куям.
Суфия АХМЕТОВА.
Буа районы.
Сакчы песи
Советлар Союзы чорында КПСС Генераль секретаре Һиндстанга беренче визиты барышында рухани белән очраша. Ул Брежневка кул сузу белән аның инфаркт кичерүе турында әйтә. Рухани Брежневка кара мәче бүләк итә. Мәченең алдан күрү сәләте бар һәм ул гел иясен төрле бәлаләрдән сакларга тиеш була. Рухани мәчегә чи ит кенә ашатырга куша. Мәченең үлеме аның хуҗасының да гомере аз калуын әйтә. Бу бүләк мәче ике тапкыр аның гомерен саклап кала…
Брежнев гаиләсе белән дачада яши. Мәчегә аерым бүлмә билгелиләр. Сакчы аңа аерым игътибар күрсәтә, тик канлы ит кисәкләрен мәче хуҗасы кулыннан гына ала.
1969 елның гыйнварында Брежневка һөҗүмнәр башлана. Космонавтлар утырган машинага берничә тапкыр аталар, нәтиҗәдә, машина йөртүче һәм озатып баручы мотоциклчы яралана. Фаҗига буласы көнне мәче иртә таңнан хуҗасының ишеген тырный. Бүлмә ишеген ачкач, хуҗасының күкрәгенә сикереп менә дә кызганыч тавыш белән мияулый башлый. Иртән хуҗасы яныннан китми дә.
Шулвакыт хуҗа кеше рухани сүзләрен исенә төшерә һәм радио аша аның әлеге машинада барачагын әйтсәләр дә, ул машинага утырмый. Бер ел үткәч мәче аны кабат бәладән коткара. Ул иртән хуҗасының йокы бүлмәсенә керә. Өйдән чыгарга теләгәч, аның чалбарына ябыша. Брежнев өйдә калырга була.
Ул утырып барырга тиешле «ЗИЛ» машинасы юл кырындагы трейлерга бәрелә. Машинадагы кешеләр һәлакәттә нык яраланалар. Брежнев урынына утырып барган кешенең башы изелә.
Бу хәлләрдән соң хуҗасы чын күңеленнән мәчегә ышана башлый. 1982 елның язында мәче машинага тапталып үлә. Сакчы песи үлгәннән соң Брежневның да сәламәтлеге какшый. Шул елның ноябрендә ил башлыгы да якты дөньядан китә.
Флюра БӘДРЕТДИН.
Казан шәһәре.
Комментарии