Кылмый кылган гөнаһлар

Укуны тәмамлап авылга кайттым. Сагындырып, төшләргә кереп йөдәткән урамнарны буйладым, чишмә буйларына төштем. Өйдә әнием пешергән тәмлеләрдән сыйланып, йокымны туйдырганчы йоклап, чын мәгънәсендә рухи һәм физик ял итү булды бу. Яллар сиздерми үтеп тә китте, иртәгесен янә Казанга! Юлга җыенганда, көтмәгәндә генә телефон шалтырады. Әнием сөйләшеп бетергәч, сөенүе йөзенә чыккан иде.

– Казанга туры бар, кызым. Авылыбыз янәшәсендәге комплекска сөт машинасы кайткан, бер сәгатьтән китә ди. Озак булса-булыр, бүген тулай торакта иркенләп йоклагач, иртәгә укуыңа тыныч күңел белән барырсың! Район автовокзалында чиләнеп ятканчы, дим.

Әниемнең бу тәкъдименә шатланып риза булдым. Иртәгә таңнан физкультурага да өлгерәсе бар бит әле. Шофер татар абый булып чыкты. Юлдаш булуына ул да сөенгән икән, мин киләсен әйткәч, үзе дә шатланып куйган. Саубуллашып әкрен генә кузгалып киттек.

Көзге юлларны ера-ера Казанга тотабыз. Айдар абый шәһәрнең бөтенләй башка ягыннан керәчәк икән, миңа ярты Казанны кире барасы булачак. Шулай да, борчылу катыш сөенеп куйдым. Казанны икенче яклап карау зыянга булмас. Барганда шуңа игътибар бирдем: Айдар абый саклык белән генә йөртә, җай гына бара. Артыгын да кумый. Светофорны көтеп тирә-якка күз сала да, ипләп кенә юлга кузгала. Бактың исә, инде 26 ел шофер булып эшли икән ул. Балачактан машина җене кагылганга, шоферлыкка укыган, теләге чынга ашкач, ике дистә елын шуңа багышлаган. Менә нидә икән аның шулай сак кына йөрүенең сәбәбе! Шулай дип уйлап барган идем, ялгышканмын икән. Юлларда күңел серләре чишелде…

Айрат абый – ипле генә кеше, тәрбияле, җаваплы. Гаиләле булуы йөзенә чыккан. Берникадәр юл үткәнче, озак кына сөйләшми бардык. Шуннан мин әңгәмәне кузгатып җибәрү өчен сорап куйдым. «Айрат абый, балаларыгыз бармы?» Озак кына дәшми торды, аннан: «Кызым бар», – дип әйтте. Бераздан кабат авыр сулап: «Улымны машина таптады бит», – дип соравым өчен кызарып, үкенергә мәҗбүр итте. Гафу үтендем. Башка бу сорауга кире кайтмам дигән идем, ул «бер башлаган бетсен инде», дипме сөйләп китте…

Җәйге эссе бер көнне шәһәрдән кайтканда Айдар абыйның хатыны, аның әтисе һәм ике бала юл кырыена каен себеркесе алырга туктый. Балалар әниләре белән артта, бабай рульдә була. Машина туктап өлгерми, малайның юл кырындагы ишекне ачып чыгуы була, каршыга килгән машина бәреп тә китә… Ата-ана өч көн, өч төн хастаханә ишеге төбеннән бер адымга да читкә китми. Бала, озак вакытлы комадан соң, якты дөнья белән хушлаша. «Бәрдергән кешесеннән беренче көннән үк сорадым, ди Айдар абый. Бәрелгәч, ни күзәтелде? Иң беренче аяк киеме чыгып очты, диде шофер. Шуннан башлап өметне өзгән идем инде мин». Бала хәсрәтен күргән Айдар абый һәм хатыны бу югалтуны бик авыр кичерә. Күз алдында йөргән биш яшьлек нарасыйның бер мәлдә юкка чыгуы алар өчен коточкыч була. Тик үлгән артыннан үлеп булмый. Әкрен генә яралар төзәлә. Тик инде барысы да онытылды, бу коточкыч хәлләр күз алдыннан җуелды дигәндә, тагын бер тетрәндергеч вакыйга «ишек шакый». Эш буенча йөргәндә, Кукмара трассасында машина астына бер кыз килеп керә… Бала гаебе иде, ди Айрат абый:

– Алдан ук күрдем мин аны. Трасса кырыннан бара, үзе велосипедта, бер кулы рульдә, бер кулына кәрәзле телефонын тоткан. Ипләп кенә үтеп китәрмен дигән идем, минем көпчәк астына керер дип кем уйлаган?! Борылышка җиткәч, алдыма килде дә чыкты бу кыз. Машинадан «атылып» тышка йөгергәндә соң иде инде. Күз ачып йомганчы дөнья белән хушлашты. Үземнең башларда кичкән хәл буларак өченә, җидесенә, кырыгына сәдакалар илтеп йөрдем. Елына килгәч: «Баланың әнисенә сезне күрү авыр, башка килеп йөрмәгез», – диделәр. Ләкин иң авыры шунда, бала үлеме өчен акчалата штрафны ике елга кадәр алып булганын белгәч, алар миннән акча таләп итте. Судта күзгә тулган яшьләр белән еладым, «Өстемдәге бар киемемне салып кулыңа тоттырам, – дим, – шәп-шәрә килеш калам. Барырсыңмы мондый түбәнлеккә?» Штрафлар түләнеп бетте, бу хәлләр турында озак оныта алмый йөрдем. Шуңа күрә дә, хәзер артыгын кумыйм, өлгерәм әле. Без татыган михнәтләрне башкаларга күрергә язмасын. Мин юлга бер сәгать алдан чыгам, кафеда капкалап алам, аннан билгеләнгән урынга килеп тә җитәм. Юлларда сак йөрергә кирәклеген үз башыңа төшсә генә аңлыйсың икән шул…

Исем китеп тыңладым Айрат абыйны. Берничә кат бөтен тәнемне дерелдәвек алып, калтырый ук башладым. Юлларда өзелгән гомерләр өчен күпме әрнү, күпме күз яшьләре белән түләгән ул. Ләкин үзендә көч табып кабат үз эшенә килгән. Айрат абыйга сокланып куйдым. Юлларда гомерләр өзелмәсен, ялгышлардан саклансак иде. Кеше ялгышлары сезгә дә килеп керергә мөмкин. Ходай да бит: «Сакланганны – саклармын», – дигән…

Алсу НУРГАТИНА,

КФУ студенты.

Комментарии