Дөресе шул

Элек, әниләр кечкенә вакытта тимурчылар, пионерлар, октябрятлар, комсомоллар булган. Бүген без БДИга барырга курыксак, алар да шүрләп имтихан, я зачет бирергә кергән. Шул зачетны бирсәң, сине комсомоллар сафына алганнар. Һәрбер кеше ныклап әзерләнгән.

Әнием булганда, аңа бер күңелсез вакыйгага юлыккан укытучы белән очрашырга туры килгән. Антонина Николаевнаның, су алып кайтканда таеп егылып, ике аягының да тиресе кырыла да, инфекция эләгеп, гангрена башлана. Укытучының ике аягын да төптән кисәргә мәҗбүр булалар. Ул үзлегеннән бернәрсә дә эшли алмас дәрәҗәдә кала.

Әниләр, өч-дүрт кеше җыелып, көн саен мәктәптән соң Антонина Николаевна янына барып, аңа булыша иделәр: утын кертеп мичен ягалар, кар көриләр, су алып кайталар, өен җыештыралар.

Бүгенгене һәм үткәнне һәрберебез бер тапкыр гына чагыштырмагандыр. Бүген балалар компьютер я башка техникадан аерыла алмый шул. Элек Антонина апа кебек үзләре эшкә яраклы булмаган кешеләргә булышсалар, бүген ике кулсыз кешене дә талап, бер әйберсез калдырган очраклар бар. Оят, намус дигәннәрнең меңнән бер өлеше дә юктыр андый кешеләрнең. Куркыныч сүзләр, шулаймы?..

Ильмира ХӘМИДУЛЛИНА.

Алабуга Яшь журналистлар берләшмәсе.

Комментарии