Эфир галәмәтләре

Эфир галәмәтләре

Хәзер тормышны телевидениедән башка күз алдына китерү кыен. Телевидение халыкка әһәмиятле мәгълүмат бирә, дөньядагы, илдәге, республика, өлкә, шәһәр, райондагы яңалыклар белән таныштырып тора, җыр– бию, музыка һәм башка төрле сәнгать чаралары ярдәмендә тамашачыларның күңелләрен күтәрә, аларны ял иттерә. Ул халыкны тәрбияләү, шул исәптән, дөрес сөйләргә өйрәтү вазыйфасын да башкара ала. Шуның белән бергә, тапшыруларның, төпле акыл белән уйлап эшләнмәсә, халыкка зыян китерүе дә ихтимал. Моның мисалларын үзәк телевидениедән бирелә торган кайбер тапшырулардан күрергә мөмкин.

Безнең Татарстан телевидениесендә бик зыянлы тапшырулар булмаса да, аларны тагын да кызыграк, әһәмиятлерәк итү ихтыяҗы бар. Тапшыруларның эчтәлегенә килгәндә, әһәмиятсез, мәгънәсез тапшыруларны киметү яки андыйлардан бөтенләй арыну исәбенә тамашачыга файдалы, идеяле һәм тәрбияви роле күбрәк булганнарын бирергә мөмкин булыр иде.

Бу уңайдан хәзер телевидение вакытының күп өлеше рекламага исраф ителүен әйтергә кирәк. Бу, әлбәттә, тамашачының кәефен боза, ачуын чыгара. Чама хисен белергә кирәк ләбаса.

Хәзерге чорда татарча мәгълүмат чараларының, шул исәптән телевидениенең дә, иң мөһим вазыйфаларыннан берсе – халыкның сәяси активлыгын, милли аңын үстерүгә, милли горурлык хисләрен тәрбияләүгә ярдәм итү. Моның өчен халкыбызның күркәм тарихын, күренекле шәхесләренең – зур галимнәренең, хезмәт һәм яу каһарманнарының фидакарьлек һәм батырлык гамәлләрен, дөнья күләмендәге мәдәният, сәнгать әһелләре һәм спортчыларның казанышларын калку, күтәренке рух белән сурәтли торган тапшыруларны, телевизион очерклар һәм документаль фильмнарны мул итеп күрсәтергә кирәк. Татар халкы кызыклы биографияле кешеләргә бай. Тормышның төрле өлкәләрендә хезмәт иткән һәм итүче шундый лаеклы шәхесләр эфирда күбрәк игълан ителсен, халкы өчен җан атып йөри торган милләтпәрвәр кешеләргә телевидение тапшыруларында урын түрдән булсын иде.

Бүгенге көндә туган телне саклау, куллану, өйрәнү, балаларга, яшьләргә өйрәтү мәсьәләләре кискен һәм борчу тудырырлык хәлдә. Шуны исәпкә алып, телевидение туган тел проблемаларына багышланган тапшыруларга зуррак урын бирергә тиеш. Татар теленең мәдәниятне, мәгарифне алга җибәрүдәге, халыкны алдынгы милләт итеп тотудагы ролен күрсәтә торган тапшырулар, күренекле тел, әдәбият галимнәре, мәгариф алдынгылары белән нәтиҗәле әңгәмәләр оештыру зарур. Гомумән телевидениенең географиясен киңәйтергә кирәк. Тыңлау һәм карау өчен кызыклы, гыйбрәтле шәхесләр күп бит, шуларны активрак җәлеп итү мәслихәт.

Хәзер татарча телевидение тапшыруларының сыйфаты турында фикер йөртеп алыйк. Тапшыру үзенең максатына ирешсен, ягъни аның эчтәлеге караучы һәм тыңлаучыга барып җитсен, аның аңына һәм күңеленә тиешенчә тәэсир итсен өчен, ул югары сыйфатлы булырга тиеш. Югары сыйфатның беренче, төп билгесе исә тапшыруның телендә чагыла. Һичшиксез, барлык мәгълүмат чараларының да, шул исәптән телевидениенең дә, теле дөрес, үтемле, тәэсирле – үрнәк әдәби тел булырга тиеш. Бу бәхәссез нәрсә – аксиома. Әмма безнең татарча телевидение– радио тапшыруларының да, газета– журнал материалларының да теленә карата бу шарт тулысынча үтәлә дип әйтеп булмый. Аяныч хәл: безнең мәгълүмат чараларында татар телен бозып куллану шактый киң таралган күренеш, ягъни күп тапшыруларда һәм матбугат материалларында телебезнең лексик– семантик, грамматик, стилистик, орфоэпик һәм орфографик нормаларын (кагыйдәләрен) тупас бозу күренешләре еш очрый. Мәгълүмат чараларында туган телебезнең җитди бозылуы хакында бу язма авторының мәкаләләрендә һәм китапларында күп сөйләнде. Шуңа күрә бу мәсьәләгә озак тукталып тормыйча, телевидение теленә хас кайбер үзенчәлекләрне кыскача гына искәртеп китү белән чикләнербез.

Беренчедән, тапшыруларда катнашучыларның кайберләре сөйләгәндә үзләренең сөйләмнәренә һич кенә дә игътибар итми: бөтенләй кирәксезгә татар телендәге иң күп таралган, иң аңлаешлы сүзләр урынына да рус сүзләрен кулланалар. Мәсәлән: примерно, где– то, семейный ферма, собственные средства, условиеләр, дальше, производитель, тоже, сельхозпродукты, рабочийлар, если, также, результат, рассуждать итмибез, вызовларга йөрде, самое главное, потому что, тут же, влияет һ.б. Бу элекке заманда мәктәптә бөтенләй укымаган татарларның базарда руслар белән аралашуын хәтерләтә торган сөйләм.

Татар теленең әһәмиятле һәм иң мәгълүм грамматик кагыйдәләрен бозып сөйләүчеләр дә аз түгел: театрны җитәкчелек итә (дөресе – театрга җитәкчелек итә), су белән кулланабыз (су кулланабыз), үземнең хатирәләр белән бүлешәм (чын татарча – хатирәләремне уртаклашам), журналистлар китаплары белән уртаклаша (...китапларын уртаклаша), бу ботканы авыз итегез (дөресе – боткадан авыз итегез), мин баянда 7 яшьтә уйнарга башладым (мин 7 яшьтә баян уйный башладым, дип әйтергә кирәк).

Хәзерге газеталардагы тел ялгышларының күбесен телевидениедә дә ишетергә мөмкин. Мәсәлән, матбугатта яңгырау, яңгырату, кыскарту, тере, текә, оныкчык, хикәячек, үз өстендә эшләү кебек русчадан ялгыш калькалаштырып ясалган йөзләрчә сүзләр һәм әйтелмәләр (тәгъбирләр) күп кулланыла: фикерләр, тәкъдимнәр, сораулар һәм тагын әллә ниләр яңгырый, дип язалар (чын татарча – фикерләр белдерелә, әйтелә, тәкъдимнәр ясала, сораулар бирелә). Мәгълүмат чараларын иҗат итүчеләрнең күбесе әлегә кадәр татарча сәгать исәбен дә дөрес әйтми: «җыелыш 15 сәгатьтә башлана» рәвешендә сөйлиләр (дөресе – җыелыш сәгать 3тә башлана). (Болай телебезне бозып куллану күренешләре турында авторның «Тәрҗемә һәм дөрес сөйләм» дигән китабы бар. Анда таблицалар рәвешендә бүгенге көндә ялгыш кулланылган меңнәрчә сүз урнаштырылган).

Телевидение телендә киң таралган ялгышларның бер төрлесе сөйләмдә татар сүзләренең авазларын бозып әйтүгә карый. Кайбер сүзләрдәге әдәби «й» авазы урынында «җ» авазын, кайбер сүзләрдә исә, киресенчә, әдәби «җ»не «й» белән алыштырып куллану хөкем сөрә. Мәсәлән: җегерме, җегет, җефәк, җылау, җыгылу, җылан, җылга һ.б.; йыр, йылы, иймеш, ийр һ.б.

Татарларның шактый күбесе татар теленең үзенчәлекле калын «к– г» авазларын, бозып, рус телендәге нечкә әйтелешле «к– г» авазлары белән алмаштырып сөйли. Һәм бу күренеш телевидение тапшыруларында да чагылыш таба.

Телевидение тапшыруларында катнашучылар телендә иң күп таралган һәм иң тупас ялгыш ул – «һ» авазын әйтә белмичә, аның урынына «х» авазын куллану. Бу телевидение өчен генә түгел, татар телендә сөйләүчеләрнең күбесе өчен дә йөзне кызартырлык күренеш. Аны хәтта телевидение тапшыруларын алып баручылар һәм дикторлар да, бозып, «х»лаштырып әйтә: хәм, хам (һәм), шәхәр (шәһәр), хава (һава), хәр (һәр), хәрвакыт (һәрвакыт), хәләк (һәлак), хөнәр (һөнәр), мөхим (мөһим), хәйкәл (һәйкәл), хәммә (һәммә) һ.б.

Шулай ук тапшыруларны алып баручылар кайбер сүзләрнең басымнарын дөрес куймый: сүзнең соңгы иҗегенә генә куелырга тиешле басымны беренче иҗегенә куялар. Сөйләмнең табигый интонациясен бозу күренешләре дә аз түгел. Һәм соңгы вакытларда телевидение сөйләмендәге тагын бер сәер яңалык: нигәдер бик ашыгып, йотлыга– йотлыга сөйләү гадәткә керде. Бу хәл тыңлаучы һәм караучының кәефен кыра. Чамасыз ашыгып сөйләү тиешле мәгънәне, эчтәлекне аңларга комачаулый һәм тамашачының психикасына тискәре йогынты ясый.

Телевидение тапшыруларында катнашучылар, шул исәптән алып баручылар да, кайчакта әдәби сүзләр урынына диалекталь сүзләр һәм формалар куллана. Мәсәлән, күп кеше кирәксезгә «дагын– дәген» кушымчаларын өстәп сөйли (баргандагын, кайткандагын һ.б.).

Безнең милләт кешеләренең шактыенда туган телен кадерләү, ихтирам итү хисләре тиешле дәрәҗәдә тәрбияләнмәгән, үз халкына, теленә һәм мәдәниятенә битарафлык хөкем сөрә булса кирәк. Мәктәптә татар теле укытучылары да тиешенчә эшләми, дөрес методика белән укытмыйлар, грамматика кагыйдәләрен, билгеләмәләрен ятлату, күнегүләр эшләтү белән мавыгып, укучыларны дөрес, матур итеп, иркен сөйләргә өйрәтмиләр һәм аларның кирәкле сүзлек запасын үзләштерүләренә ирешә алмыйлар, күрәсең. Мәгариф министрлыгы бу хәлгә игътибар итсен иде.

Әйтелгәннәргә йомгак ясап куйыйк.

Бүгенге телевидение теленә карата сөйләр сүз күп, җитешсезлекләре дә шактый. Бу язмада күрсәтелгәннәр, нигездә, ТНВ каналына гына карый. Хәер, анда татар телен әйбәт белеп эшләгән кешеләр бар. Иң яхшысы – талантлы журналист һәм актер Илдар Кыямов. Алып баручылар һәм дикторлар Айгөл Бәдретдинова, Фәнис Камалов һәм Зәмирә Рәҗәповалар, «Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручылар Алинә һәм Азат Кәримовларның, «Таяну ноктасы» тапшыруын алып баручы Алмаз Гафиятовның һәм тагын берничә кешенең телләрен үрнәк итеп куярлык.

Телевидение ул күрсәтү генә түгел, сөйләү дә. Димәк, аның теле дөрес, матур, чын татарча булырга тиеш. Тапшыруларны ярым– йорты, зәгыйфь телдә әзерләү һәм алып бару безнең татар телевидениесенең абруен арттырмый, киресенчә, тамашачылар, начар телле тапшырулардан гайрәтләре чигеп, аларны карамый башлаячак. Тапшырулар халык карасын һәм тыңласын өчен эшләнә бит.

Мин, телебез өчен җан атып йөргән һәм кайчандыр берничә ел Казан телестудиясенең редакторы вазыйфаларын башкарган кеше буларак, телевидение хезмәткәрләренә һәм җаваплы кешеләренә– җитәкчеләренә кайбер киңәшләр бирергә һәм тәкъдимнәр ясарга җөрьәт итәм.

Татарча телевидение тапшыруларының теленә игътибарны арттырырга һәм аның сыйфатын яхшырту өчен тырышырга кирәк. Моңа ирешүнең шундый юллары бар.

Беренчедән, телевидениедә эшләүчеләрнең генә түгел, барлык мәгълүмат чаралары журналистларының телләре дә гомумән алганда яхшыртуга, камилләштерүгә мохтаҗ. Аларның барысыннан да татар теленнән белемнәрен күтәрү, классик язучыларның әсәрләрен күбрәк уку һәм телләренең сыйфатлы булуын даими кайгыртып тору таләп ителә.

Телевидение җитәкчеләре тапшырулар теленең сыйфаты белән ныграк кызыксынып, аның тиешле дәрәҗәдә булуы өчен журналистларның җаваплылыгын арттырсыннар иде. Тапшыруда катнашуга чакырганда кешеләрне чыгыш ясарга әзерләү системасын үзгәртергә кирәктер. Катнашучыларга тиешле кешеләр белән тапшыру алдыннан репетиция ясау зарур. Без эшләгән елларда һәр редакциянең режиссеры тапшыруда катнашучылар белән репетиция ясый, аларны чыгыш ясарга әзерли иде.

Журналистлар өчен тел осталары, күренекле артистларны җәлеп итеп, вакыт– вакыт тел, әдәбият галимнәре катнашында тапшырулар теленең сыйфатына багышланган семинарлар, конференцияләр оештыруның да файдасы булыр иде.

Элек телевидениедә атна саен, эфирга чыккан тапшыруларга анализ ясап, летучкалар үткәрәләр иде. Бу да нәтиҗәле чара. Хәзер бармы икән ул?

Мәгълүмат чараларының, шул исәптән телевидениенең дә, бик әһәмиятле идеологик чара икәнлеген истә тотып һәм гомумән туган телебезнең халкыбызны алдынгы милләт итеп саклауда иң мөһим чара булуын исәпкә алып, татар теленең язмышы, кулланылышы, сыйфаты мәсьәләләре белән беренче җитәкчеләребез дә ешрак кызыксынып торсын иде дигән теләктә калабыз.

Галим, филология фәннәре докторы, академик

Рүзәл ЮСУПОВ

Комментарии