Әй, бу гомер…

Әй, бу гомер…

Әй, бу дигәнең! Баштан ниләр генә үтми дә, ниләргә генә юлыкмыйсың икән дөньяда…

Үги ана булып биш малай һәм ике кыз янына килде Сәлимә апа. Бөтен авыл халкы шаккаты: җиде бала өстенә килүе бер хәл, алтынчы хатын булып, курыкмыйча, холыксыз Наил абыйга кияүгә чыгуы иләсләндерде кешеләрне.

Гомер буе хатыннарыннан көлеп, һәрберсен берәр яки икешәр бала белән аерып җибәреп, үзенә ничек кирәк шулай рәхәт яшәп гомер кичерде Наил абый. Хатыннары да рәнҗетелүләргә түзми, аннан тизрәк качу ягын карадылар. Алтынчы хатыны Дилбәр чиргә сабышты, интегеп урын өстендә озак ятмады тагын, Ходай аны җәлләгәндер, үзе янына күккә алды. Ә соңгысы – Сәлимә апа, ятим калган балаларга үги, ләкин ӘНИ булып килде. Ул кырыкка җитеп кияү куены күрмәгәнгәме, язмышымы, әллә ялгышы булдымы, Наил абыйның тәкъдименә ике куллап риза булды. Күргән – белгәннәрнең: «Ул бит шундый, мондый, балалары да күп», – дигәненә: «Бәхетем шундадыр, мин барыбер аталарына камыт киертәм, ә балаларын тәрбияле итәм», – диде. Әйткән сүзендә торды да.

Наил абыйның гадәте картайгач та бетмәде. Сәлимә апаны ничек җәберли алды – шулай җәберләде, балаларын да рәнҗетте. Ә Сәлимә апа – акыл туплаган кеше, гомере буе үзенә бер девиз белән яшәде: «Мин кылычтан үткен!» Нинди генә авырлыклар килгәндә дә, шул сүзеннән читкә тайпылмады, елап, сыгылып төшүне бөтенләй белмәде һәм үзен рәнҗеттерергә дә юл куймады. Ире пычак күтәреп килсә, ул балта күтәрде; көче җитмәсә, шаулап торган кайнар суны эшкә җикте; ире икенче хатынга «кияүгә» китсә, артыннан төенчеген төенләп илтеп тә бирде. Ләкин балаларны күз карасы кебек карады, саклады. Берсен дә аермыйча, авызыннан өзеп ашатырга, үз балалары кебек тәрбияләргә тырышты. Беркайчан иренмәде, күп итеп мамыклы кәҗә асрап, шәл бәйләп, сатып балаларның өс-башын карады, тамакларын туйдырды.

Шулай гомер үтә торды, балалар да әкренләп ишәя бардылар. Юлында очраган төрле сынауларны канына сеңгән девизы белән җиңә барды Сәлимә апа.

Наиле үлем түшәгенә яткач, тагын да яманрак кыландымы, әллә үлем әчесе шулай мәҗбүр иттеме, бигрәкләр дә авыр була иде Сәлимә әбигә. Ул әледән-әле үзенә сорау биреп аптырый иде шул чагында: «Әллә кылычым үтмәсләнә микән?» Ә кылычны кайрарга вакыт тими. Наиле, сызлануын басар өчен, ачуланып, кычкырып, янындагы чокыр-кашыкларны да хатын өстенә яудыра иде. Гел хатынын битәрләде, балаларын өйдән куды, әнә шуңадыр да, сигез классны бетерүгә, балалары берәм-берәм өйдән чыгып качтылар. Әниләрен генә онытмадылар: нинди уй-теләкләре булса да – барысын аның белән киңәш-табыш итәргә ашыктылар.

Бер дә юктан тавыш чыгарырга яраткан ире: «миңа кәфенлек тә алмыйсың бит син», – дип җикеренә башлагач, кечкенә кызы – Гүзәлиясе әнисенең итәгенә сарылып елап ук җибәрде. Кылычының үткенлеген шунда белде Сәлимә әби: «Үл генә, мин сине ефәккә төреп җибәрәм», – диде дә, төпчеген җитәкләп чыгып китте. Үз сүзенә үзе аптырап, үткенлегенә шаккатып әйләнеп кергәндә, Наилен алмаштырып куйганнар диярсең. Үзе астан гына караса да, кабат хатынына җикеренмәде, балаларын да янына чакырып алып сөйде, бер атнадан соң җан тәслим кылды, бичара. Соңгы юлга озатканда, мәет өстенә иелеп әби: «Кидеңме камытыңны, инде урының оҗмахта булсын!» – диде. Мәет озатучылар, телсез калып, ни әйтергә дә белми тордылар.

Инде Наилнең үлгәненә дә егерме ел чамасы гомер үткән, Сәлимә әби үзенең кәҗәләре белән яшәп ята әле. Балалары кайсы-кайда таралышып бетсәләр дә, әниләрен онытмыйлар.

Менә Казахстан далаларыннан, кысык күзле, юан казах хатынын һәм гел үзенә охшаган малаен ияртеп, чит ил машинасына күп итеп күчтәнәчләр төяп, карчыкның сиксән яшьлек юбилеена төпчек улы – Габделнуры кайтып керде. Кызлары да котлап телеграмма суктылар, олыраклары посылка җибәреп сөендерделәр. Әниләре янына чиратлашып Төмән, Самара якларыннан уллары кайтып, хәлен белеп, ярдәм итеп торалар. Кызлары да – Сәлимә әбинең зур сердәшчеләре. Әби балаларын тормыш итәргә, авырлыкны җиңәргә өйрәтә. Телефон аша да сөйләшеп тора ул балалары белән. Шөкер, күрше-күлән дә ташламый, хәлен белешеп торалар.

Габделнуры әнисенең туган көненә кайткач, аннан итагатьле генә гафу үтенеп, ничә еллар башында йөрткән соравын җиткерде:

– Әни, син әтине ничек озаттың ул? Вәгъдә иткәнчә ефәккә төрепме? – диде. Чәй эчеп утырган карчык тончыга язды. Чынаягын өстәлгә куйды да, беркавым уйланып торгач, елмаеп алды. Шомырттай күзләрен улына тутырып карап торды да:

– Нинди күлмәк итәгем бар, шуңа төрдем дә озаттым, улым, башкача булмый, булмый иде бит. Әтиеңнең яшереп җыйган акчасын соңыннан гына таптым шул, – диде өзгәләнеп.

Улы әнисенең тезенә башын салып сулкылдап алды да:

– Әйе, әни, син ничек тә авырлыкны җиңә беләсең, рәхмәт сиңа! Ә синдәй әниләргә йолдызлардан һәйкәл салырга кирәк! Озак яшә әни! Менә мин сиңа тагын бер ел кайгырмыйча яшәр өчен акча калдырам, киләсе елга тагын кайтам, мин кайтканда бер саулык кәҗә бәрәнен сугымга калдыр. Кайткач, мин ярата торган токмачлы бәйрәм ашын пешереп Коръән укытырбыз, Алла бирса! – диде.

Әй, бу гомер дигәнең, баштан ниләр генә үтсә дә, нинди генә хәлләрдә калсаң да, түзә икән адәм баласы.

Гөлнур ВАСЫЙЛОВА.

Мамадыш районы.

Комментарии