Ак эт бәласе кара эткә

Фирдүс Тямаевны Башкортстанда концертларын куйдырмыйча кайтарып җибәргәннәрен ишеткәч, күп еллар элек үзем белән булган хәл исемә төште. 10нчы классны тәмамлаган, бәләкәй генә татар авылында үскәнгә үтә дә беркатлы бер кыз бала идем әле мин ул чакта. Казандагы мединститутка имтиханнар бирәбез.
Соңгы имтихан рус теленнән. (Ул вакытта татар мәктәбен тәмамлаучыларга диктант урынына изложение язу мөмкинлеге бирелә иде. И-и әйбәт чаклар булган икән!)
Черновикка изложениене язып бетергәч, алда утырган кыз, карап кына алам дип, черновигымны сорап алды да шатыр-шотыр күчерергә дә тотынды. Бирми генә бит кире! Янымда үз районыбызның бер егете булмаса, баш беткән иде. Ул
төрткәләп-эткәләп черновикны алгач, икәүләп күчердек инде аннары. Шуннан бирле әрсез-оятсызларны җенем сөйми.

Башкортлар белән ни бәйләнеше бар бу хәлнең дисезме? Башкорт «туганнарыбызның» алда торучы халык санын алу кампаниясе белән бәйле рәвештәге кыланмышлары шушы оятсыз кызны хәтерләтте дә инде.

Интернеттагы татар каналына кереп укый башладыңмы, «ошы якын тугандарыбыддың» исәпсез-сансыз комментарийларына тап буласың. Берсе өстенә берсе баса-баса: татар халкы булмаган һәм булмаячак та, татар теле дә юк һәм булмаячак, татар теле башкорт теленең диалекты гына, дип котырыналар. Менә сиңа мә: үз вакытында башкорт әдәбиятына нигез салган Мәҗит Гафури, аннан килеп мәшһүр шагыйрь Мостай Кәрим, легендар җырчылары булган Фәридә Кудашеваларны һәм горурланырлык тагын бик күп шәхесләрне аларга бер карусыз бүләк иткән татар халкына рәхмәтләре шушымы? Нинди оятсызлык! Әле шедевр булырлык һәрбер татар җыры астына «башкорт еры»дип тә язалар. Аларча «Сарман» да, «Каз канаты» да, «Һаман яратам» да башкорт еры икән. «Ерлагыд инде кеше ерын, үд ерыгыд булмагас», – дип тә җибәрәләр. «Только татары присваивают чужое, остальные все самодостаточные», – дип, дөреслекне чын ялганга алыштыручы бу бәндәләргә нәрсә әйтәсең инде, йә? Мондый туганнарың булганда дошманнарың ял итә шул. Җитәр инде артык беркатлы булып, үз-үзебездән көлдереп ятарга! Без бит әле һаман да 200 татар арасына 2 башкорт кереп кысылса, «татар-башкорт» оешмасы дип атаган булабыз. Төзесеннәр әнә үзләренең ике кешесенә башкорт оешмасын!

А-у, кайда сез үзебезнекен үзебезнеке итеп сакларлык кешеләр?

Тәзбирә ЗАҺИДУЛЛИНА,

Мөслим – Чаллы

Комментарии