Авылны яшәтүчеләр бар әле…

Авылны яшәтүчеләр бар әле…

Кешелек сыйфатларын югалтмаган һәркем үзеннән соң якты эз калдырырга тырыша. Кемдер лаеклы дәвамчылар тәрбияләсә, кемдер эш-гамәле, тырыш фидакарь хезмәте белән. Бу язмамда сүз шундыйларның берсе – Хезмәт ветераны Флера Барый кызы Хәбибуллина хакында.

Ул 1955нче елгы. Балтач районы Көек авылында колхозчы гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. 9 балалы ишле гаиләдә үсә. Ишле гаиләдә үскән балага иркә кочак күп эләкмәсә дә, аларга тырышлык, үз-үзләренә таләпчәнлек, һәрнәрсәгә җаваплы караш хас. Андый сыйфатлар кечкенәдән үк канына сеңгәнгәме, Флера да, үз эшен һәрвакыт җиренә җиткереп башкарырга тырыша: хәзерге көндә күңелсезләнебрәк калган авыл тормышын ямьләндерергә, төрле кичәләр, конкурс-ярышлар оештырып халыкны күңелле һәм файдалы ял иттерергә омтыла.

Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлагач, аны Балтач районының «Якты юл» колхозына караган Шода авылы Мәдәният йорты директоры итеп билгелиләр. Флера шул 1976нчы елдан җиң сызганып эшкә керешә. Моңарчы, бәйрәмнәрдә һәм кичләрен генә ачылып ябылган клубка җан өргәндәй була. Бу тырыш кызны авыл халкы да үз итә, Флера оештырган чараларда, концерт-спектакльләрдә бик теләп катнаша. Ул чорларда Шода авылы халкы йокыдан уянгандай бер халәт кичергәндер дисәң дә була торгандыр. Флера мәдәни-агарту эше белән генә чикләнеп калмый, клуб эчен күңелгә ятышлы итеп җиһазлау, клуб тирәсен төзекләндерү эшләрен дә башкара. Язын авыл яшьләре белән бергәләп клуб каршына агачлар, түтәлләр ясап чәчәкләр утырталар. Ул килгәндә әле авыл клубының агачтан салган өлеше генә була. Тора-бара клубка таштан янкорма салалар. Аны салганда кирпечен дә ташыдым, измә дә издем, дип искә ала ул.

Флера эшләгән чорларда һәр бәйрәм күңелле чараларсыз, концерт-спектакльләрсез үтми. «Яшьләрне хәрби хезмәткә озату», авыл кешеләрен хөрмәтләп «Лаеклы ялга озату» кичәләрен башлап җибәрүче дә ул. Тынгысыз холыклы Флера гел эзләнә, авыл халкы тормышын торгынлыкка җибәрмәскә тырыша. «Алтын туй», «Пар канатлар», «Килен-кайнана», «Юбилярларны котлау» кичәләре, урам-ара концерт ярышлары, композиторларга, язучы-шагыйрьләргә аталган кичәләр оештыра, «Авыл көне», «Кыш озату»лар да аның башлангычы.

Авыл халкы арасындагы талантларны күреп алып, аларны тагын да үстерүдә дә аның өлеше зур. Шундыйларның берсе: «Татар моңы», «Милли моңнар», «Татар җыры» фестивальләре лауреаты Диләрә Хәйдәрҗанова. Ул Казан шәһәре Консерваториясендә белем алып Арча педагогия көллиятендә эшли. Шулай ук сәхнәгә беренче адымнарын Флера Хәбибуллина ярдәмендә атлаган «авыл сандугачы» Фаяз Габделхаков та күп фестивальләрдә, конкурсларда җиңүче булды. Балалардан – Гөлфинә Габделхакова да туган авылына «Үзе бәйрәм балачак» , «Йолдызлык» фестивальләрендә җиңүләр яулап алып кайтып бирде.

Үз эшенең чын фанатына әверелгән Флера Хәбибуллина бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, эстафетаны кабул итеп алган Венера Фәйзрахманова тарафыннан оештырылган төрле чараларда катнаша, кирәк чагында аңа ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер. Мәдәният өлкәсендәге фидакарь хезмәте игътибарсыз калмаган, район, республика дәрәҗәсендәге бихисап бүләкләре бар аның.

1977нче елда Флера Шода авылында укытучы егет Гадил Хәбибуллин белән гаилә корып, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызларының инде үз тормышлары, барысы да кияүгә чыгып, балалар үстерәләр. Бүгенге көндә Флера кадерле әни, яраткан дәү әни.

Изображение удалено.Изображение удалено.Тик тормыш сынауларсыз гына буламыни?! Кайнанасы Фатыйма апаны 92нче яшендә тәрбияләп бакыйлыкка озата. Шактый кыен, нахак сүз күп ишетте, әмма үпкә сакламады. «Алар онытылды инде…» – ди ул. Ә 2016нчы елда, 62 яше туларга өч көн кала, ире Гадил вафат була. Бу көтелмәгән сынауны Флера авыр кичерә, көн дә диярлек зират юлын таптый. Берсендә без зиратка бергә бардык, кайтканда ул: «Инде оныклар сөеп, бергә-бергә рәхәтләнеп яшисе урында…», – дип өзгәләнде. Соңыннан, онытылырга теләптер, каралты-кура, йорт-җирләрен төзекләндерергә тотына ул. Кайнаны ишегалдындагы мунчага йөртү бик кыен булды, алай-болай булсам, балаларга җиңелрәк булсын дип, йортларына тоташтырып мунча төзетә. Үзе генә яшәсә дә, мал-туар асрап, үрдәкләр үстереп мәш килә. Ялгызлыкның ни икәнен аңламаган кеше, аны аңлап та бетерми торгандыр, ник изалана икән диючеләр дә бардыр. Кызлары яшәргә үзләренә чакырып торсалар да, өлкән яшьтә тормыш иткән нигезен, гомер иткән авылын, дус-ишләрен ташлап китү җиңел түгелдер шул.

Авыллар бетә, эш булмагач, яшьләр авылда калмый, өлкән буын кими бара дип чаң сугабыз. Кызганычка каршы, бу проблема кайчандыр тирә-юньгә дан тоткан, тарихи истәлекләргә бай, төрле милләт вәкилләре яшәгән Киров өлкәсе, Мари иле белән чиктәш булып, андагы халыклар белән аралашып яшәвенә карамастан, бүгенге көнгә кадәр саф татар авылы (күрәсең, бик горур татарлар күчеп утырган булгандыр) булып кала биргән Шоданы да читләтеп үтми. Авылларда менә шундый Флера Хәбибуллина кебек мәдәният хезмәткәрләре күбрәк булса, халкыбызның үткәнен барлап, хәзерге көндә дә файда китерердәй казанышларын үрнәккә алып яңартылса, шаять авылларыбыз яшәреп китәр иде. Һәркемгә билгеле, авыллар телебезне, милләтебезне саклап калучылар.

Фәнирә ХакШәйхи

Комментарии