Ни генә күрмәде ир башы

Бүген аның гамәл дәфтәре ябылганга ел тулды. Тормыш агачыннан соңгы яфрак өзелгән көн… Моңлы дога тавышына ияреп, уйларым Дамир абыйның тормыш юлын барлады.

Дамир абыйның балачагы ятимлектә үтә. Әтисе кинәт вафат булгач, әнисе Сәвия апаның да сәламәтлеге нык какшый. Ташкент шәһәрендә армия хезмәтендә булган улы Рамил цинк табутта кайтарылгач, Сәвия апа урын өстенә ята. Әле рәхәтләнеп «» дип тә әйтә алмаган Камилен, инде әтисезлекнең әчелеген татыган үсмер Дамирын калдырып, Сәвия апа мәңгегә күзен йома. Олы кызы Сәридә генә бу вакытта кияүдә була. Әнә шул көннән авырлыклар ныклап сыный Дамирны. Яше җиткәч, армиягә барып кайта. Гөлфия апа да кияүгә чыккач, йортка хатын-кыз кулы кирәклеге үзен нык сиздерә башлый.

Авылга кунакка кайтып йөри торган Флерага күзе төшә егетнең. Әлки якларыннан килеп, Казанда эшләгән Флера да аңа битараф булмый. Никахлары күктә укылган булгандыр, насыйп ярлар гөрләтеп туй итә. Мәктәпкә укырга кергән Камилне үз балалары кебек тәрбиялиләр. Флера фермада сыер сава, Дамир тракторда эшли. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре Сиринә, Динар, Данил туа. Эш сөйгән гаилә һәр туган таңга куанып, абзар тутырып мал асрап, өстәл тулы ризык белән гөрләп яши. Тик…

Бу бәхеттән тәкъдир ямьсез итеп, хыянәтчел рәвештә көлә. Баскан җиреннән ут чыгарган, тормышны, гаиләсен, кешеләрне сөйгән, тирә-юньгә бары шатлык кына тараткан Флерада яман шеш табалар. Бу гаиләдә һәр туар якты көн, тереклек бирүче кояш нурын күрү өчен язмыш белән рәхимсез көрәш башлана. Тугыз елга сузыла ул. Үлем бу гаилә белән уен уйный. Инде соңгы чиккә җиткән хатынга галиҗәнап могҗиза бер тамчы яшәү бүләк итә, тагын бер тамчы, тагын… Ә ул арада Дамир абый белән Флераның үз балаларыдай булган, исән-имин солдат хезмәте үтәп кайткан энеләре Камил юл һәлакәтенә очрап үлә. Җитәр инде, язмыш, азрак рәхимле бул!

Өч да мәктәптә укый. Юып киертәсе, дәрес әзерләтәсе, җылы ризык пешереп ашатасы бар. Колхоз эшеннән дә калып булмый. Өй тирәсендә дә тавык чүпләп бетермәслек эш. Тик Дамир абый зарланмый. Барысына да өлгерә, бар авырлыкны иңенә алырга әзер тора. Флерасы гына исән булсын, сабыйлары «әни» дип эндәшә алсын. Әле алар шундый яшь, икесенә дә утыз тулган гына иде. Иң авыр вакытларында яннарында Сәридә апа булды. Ерак Әлки якларыннан, буранга, карлы-бозлы яңгырларга карамыйча, Флераның сеңлесе Гөлнәзирә юлга кузгала иде.

Тугыз ел буе язмыш Дамир абый йөрәгенә тамчы-тамчы кара кан тамызды. Күпме ихтыяр көче, сабырлык иде анда. Сабыйларын, Дамирын, туганнарын ятим итеп, Флерабыз мәңгелеккә күчте. Һай, өзелде лә бәгырьләрнең мең кылы!

Сулыгып-сулыгып, ятимлекнең күзенә карап елаган өч сабыен кочып Дамир абый ниләр уйлады икән ул чакта? Үзенең ятим үскәненме, вакытсыз фаҗигале дөньядан киткән ике бертуганынмы, алдагы билгесезлекнеме? Хатыны белән үткәргән тормышының иң бәхетле, иң кыска, иң гүзәл өлешен уйлап, Флерам, газизләребезгә ата да, ана да булырмын, тырнак астыннан кан чыкканчы тырмашырмын, кеше итәрмен балаларыбызны, дип ант итте микән?

Әйе, дә, әни дә булды ул. Флерасын сагыну бәгырен телем-телем телсә дә, сыңар канат белән парлылар менгән биеклеккә талпынса да, җиңеллек өчен хәмер белән дуслашмады.

Әллә гаилә бәйрәмнәрендә үзе генә утырганда йөрәген әчеттереп кан таммагандырмы, әниләр көнендә үзләре әзерләгән бүләкләрен тотып балалары нәүмизләнеп басып торганда үртәлмәгәнме? Әле ярый Сәридә апа ярдәм итеп торды. Колхоз хезмәт хакы түли алмаганда өч баланы бүтәннәрдән ким киендермәде, ипине дә үзе салды, мунчасын якты, керен юды. Абзар тутырып мал асрады. Җәен эштән кайткач, болыннан дүртәр трактор печән чаба иде.

Өйләнү турында сүз чыккач, Флерам кебек кеше җирдә бүтән юк, диде. Балалар үсте. Сиринә шәфкать туташына укыды. Казанда төпләнеп, ире Надир белән ике бала үстерәләр. Оныгын күрү бәхетенә иреште Дамир абый. Ярты ел аерма белән генә Данил һәм Динар армиягә алындылар. Икесенә дә зур итеп озату кичәсе уздырды әтиләре. Җыр-моңга оста Динар әтисенә җырлап рәхмәт әйтте:

Ятимлекне, әти, сизмәдек,

Күз яшебез җиргә төшмәде.

– Аерым тәрбияләмәдем, балаларым яхшы булды, – диде Дамир абый, куанып. Әтиләре әйбәт, гаиләдә тынычлык булганга ул. Балаларына сукмады, сүгенмәде.

Авылда яхшы яктан гына искә алалар Дамир абыйны. Ап-ак челтәр эленгән тәрәзә төпләрендә ал, ак, кызыл чәчәкләргә күмелеп яраннар утыра иде. Һәрчак чиста итеп юылган баскыч төбен күреп бу өйдә хатын-кыз юклыкка ышанмыйсың да.

Уллары армиядән кайтып, төзелештә эшли башладылар. Инде Дамир абыйга тынычланып, тормыш йөгәнен бушатыр вакыт җитте. Тик гел ярсып, ашкынып, булсын, булдырам, дип типкән йөрәк тынычлыкка түзә алмый, мәңгегә туктап калды. Хатынының вафатына нәкъ ун ел булган көнне Дамир абый Флерасы янына күчте. Бүген алар янәшә яталар. Кырык яшен дә тутыра алмаган ана, илле яшенә килеп җитә алмаган ата бүген күктән балаларын куанып күзәтәдер. Уллары да пар канатлы. Динар төп нигездә яши. Акыллы, тәртипле егетләр, күзләр генә тимәсен дә, Ходай бәхетне кызганмасын.

Язмам Дамир абый белән Флера рухына дога булып барып ирешсен.

Фаягөл ГАЗИЗҖАНОВА.

Саба районы,Евлаштау авылы.

Ни генә күрмәде ир башы , 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии