Бу дөнья, тормышның шаһиты мин

Бу дөнья, тормышның шаһиты мин

2022нче ел көндәлегеннән

22.01.2022. Минем өчен ел күңелле генә башланды. «Мәйдан» журналыннан өебезгә килеп, интервью алып киттеләр. Шуннан бу сөйләшүне хатыным белән интернеттан карадык. Ике Лилия уртасында утырам, бик әйбәт, табигый чыккан. Хатыным әйтә: «Кызлар сиңа үзләренең энергиясен биреп сөйләткәннәр, алардан илһам алып сөйләвең күренеп тора», – ди.

***

2.02.2022. Хатыным белән икебез дә авырып киттек, нинди авыру икәнен дә белмибез. Өч көн буе чакырдык табибны, килмәде дә, шалтыратмады да. Ковид дип уйлыйбыз инде, кешеләрдән ишеткән ниндидер дарулар эчкән булабыз. Дүрт көн дигәндә, үзеннән үзе төзәлүгә китте. Бер атна өйдә ятканнан соң, тышка чыгарга җыенам. Ачык космоска чыгарга җыенаммыни, ничек киенергә белмим.

***

24.02.2022. Безнең гаскәрләр Украинага керде. Президентның чыгышы. Махсус операция, дип аңлатты... Минем кан басымы күтәрелеп китте, йөрәк авыртуына түзәр хәл юк, урынга ук яттым. Хатыным ашыгыч ярдәм чакыртты. Кан басымыннан укол кададылар, кардиограмма алдылар. Табиб, уйчан гына, ипле генә сөйләшүче ир, яныма ук килеп утырды да, әкрен генә сораштыра: «Йөрәгегез йөз елга җитәрлек әле сезнең. Нәрсә булды?» Мин: «Белмим инде. Тыныч түгел бит әнә... « Күзләремә яшь тыгылды, күлмәк җиңе белән сөртеп алдым. Табиб: «Ну-у-у, кирәкми. Сез шулай үзегезне бетерүдән бернәрсә дә үзгәрмәячәк. Сәламәтлегегез турында уйлагыз. Телевизор карамагыз, күбрәк саф һавада булыгыз – шул сезгә киңәш».

***

Бервакыт мин шундый төш күргән идем. Сыйныфташлар очрашуына кайтканбыз. Авылыбыз янындагы тау башына мендек. Кояш баеп бара, аста авыл җәелеп ята. Шулчак дуслардан кемдер: «Дөньяның иң читенә басты адәмнәр», – ди. Сыйныфташым Гөлҗиһан тыела алмый елый шуңа... Бу төшне күрүемә ун ел гына бар инде, нигәдер, менә хәзер шул төш исемә килеп төште.

***

18.03.2022. Яз. Урамда күлләвекләр, урыны-урыны белән боз да ята. Менә алда бер тайгак урын. Уйлыйм: «Бу тайгакта егылып, аягымны яки кулымны сындырсам, язмыш була инде. Ә янәшәдәге менә бу асфальт буйлап китсәм, язмышны төп башына утыртып үтәм дә китәм. Карап калсын әле ымсынып, барып чыкмады инде дип», – дидем дә, асфальт юл буйлап үттем дә киттем ачы язмышым яныннан.

***

Иң төптә яткан хакыйкатьне берәү дә белми, билгеле. Үзе төшеп җитә алган кадәр тирәнлектә сөйли, сөйли дә, китеп тә бара кеше. Аңардан соң килүчеләр аныкын да катыштырып тагын нәрсәләрдер сөйли. Кайда дөреслек, кайда уйдырма – буталып бетә. Сөйләгән вакытта дөрес тә кебек, ә башка фактлар белән чагыштырып карасаң... Дөнья кемдер уйлаганча гади генә түгел шул.

***

23.03.2022. Мин беркая да ашыкмыйм, барыбер дөньяны куып җитә алмыйсың. Икенчедән, әле бит белгән юк, дөнья кая ашыга. Упкынга таба түгелме? Әллә куанырга, әллә шатланырга инде бу тормышка, белмәссең, әйеме?..

***

6.04.2022. Әгәр дә миннән: «Иң якты балачак истәлегең?» – дип сорасалар, нәрсә дияр идем? Беренчесе: өстәл тирәли җиде бала тезелешеп утырганбыз, түрдә әти, өстәлдә самавыр, әни чәй ясый. Икенчесе: сигез яшемдә әти белән Үзбәкстанга сәяхәт.

***

8.04.2022. Туган авылыбызда яшәүче Айрат энем белән хатыны Гөлнур икесе дә ковид белән авырып киткәннәр, Күмертауга җибәрелгәннәр. Икесен бер палатага салуны сорыйлар икән. Медсестра, яшь кенә кыз, әйтә ди: «Бер берегездән ял итәсегез килмимени?» «Безгә инде хәзер бер-беребездән ял итеп булмый», – дигән Айрат.

***

16.04.2022. «Мәйдан» журналында Тукай шигырьләрен биргәннәр. Шуларны укыганда сәер хис: әйтерсең алар менә хәзер генә язылган да, беренче тапкыр басылып чыкканнар. Китаптан укыганда алай түгел бит.

***

26.04.2022. Тукай һәйкәле янында шигырь бәйрәме. Факил Сафин, Рәкит Аллабирде, Мансур Сафин, Әнвәр Шәрипов белән кызыклы сөйләшүләр. Факил Сафин, язучыларны тезеп, аларны халыкка атаган вакытта, мине билгеле язучы дипме, ничек кенә шул мәгънәдә атады, сез аны очрашулардан күреп беләсез инде, диде. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу булды.

***

20.05.2022. Хатыным Резеданың абыйсы Ренат Уфа больницасында ятып чыкты, йөрәгенә операция ясадылар. Бүген аның белән видео аша сөйләштек.

– Өфө юкәләре ни хәлдә әле анда? – дим мин.

– Яфрак ярдылар гына әле, чәчәк атмаганнар. Картайган инде алар да, соңрак чәчәк аталар.

– Алар да картайган? – дим. – Без студент чакта яшь иделәр бит әле. Фидан Гафаров җырлый иде: «Өфө юкәләре безнең хакта әле яфрак яра-яра сөйләрләр...»

***

19.09.2022. Айдар Хәлимнең берничә ел элек әдәби кичәдә әйткән сүзе искә төште: «Татарча әйтсәк, а воз и ныне там», – дигән иде ул. Ул чакта көлеп кенә куйган идем. Шул сүзләрен мин әле генә аңладым. «Татарча» дигәне «татар телендә» дигән мәгънәдә түгел, ә «кайбер татарлар сөйләшкәнчә» дигәнне аңлаткан икән бит.

***

24.10.2022. Чаллыда яшәүче бер иргә хатыны әйткән: «Монда безнең алда батыраеп йөргән буласың, ир икәнсең, бар әнә Украинага, күрсәт шунда батырлыгыңны». Ир үзе теләп шунда киткән. Хәзер бернинди хәбәре дә юк, кайда икәнен дә белмиләр ди. Моны хатыным Резеда мунчада ишетеп кайтты, әлеге ирнең әнисе күз яшьләре белән сөйләгән.

***

5.11.2022. «Кеше шундый кызганыч – тормышы, язмышы...» – диләр. Әйе, кемгәдер тормыш сынаулары артыгы белән өеп бирелә. Менә безнең тормышка да килеп керде әти-әниләр, әби-бабайлар башыннан үткән сынаулар. Ләкин кеше курчак театрындагы персонаж гына түгелдер бит инде, үзе дә нәрсәдер хәл итәргә тиештер. Тормышын үзенчә оештырырга, һәрхәлдә, шуңа омтылырга аның хакы бардыр бит.

***

23.12.2022. Татарстан язучыларының еллык җыелышы булды. Без Казанга бармадык, үзебезнең Чаллы Татар драмтеатры бинасында җыелдык. Факил Сафин еллык эшләргә анализ ясап чыкты. Аның юмор беләнрәк сөйләгәне ошады. Шуннан соң сөйләшү Айдар Хәлим белән Фәүзия Бәйрәмова чыгышлары тирәсендә дәвам итте. Айдар әфәнде, «Безнең гәҗит»тә әйткән фикерен кабатлап: «Татар мәктәбе булмый икән, ун елдан безнең китапларны укучы калмаячак. Ә мәктәптә бит тик әдәбият кына кешене кеше итеп тәрбияли», – диде. Фәүзия ханым аңа өстәп: «Татарның бай тарихы бар. Шуны өйрәнегез, шул турыда укучыларга сөйләгез очрашуларда».

Марс ЯҺУДИН,

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,

Чаллы шәһәре

Комментарии