Затлы нәсел дәвамчылары янында

Затлы нәсел дәвамчылары янында

Татарстан Республикасының дәүләт бәйсезлеге көнендә, Казанда, милләтебез өчен зур эшләр башкарган затлы нәсел дәвамчылары белән очраштым. Аларның бабалары Мөхетдин Корбангалиев – педагог, профессор, татар теле буенча күпсанлы дәреслекләр авторы, әле сугышка хәтле үк Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасына нигез салучы һәм аны җитәкләүче танылган шәхес. Аның улы Салих Корбангалиев – утызынчы елларда Татарстан Җөмһүриятенең сәламәтлек саклау комиссариаты (министрлыгы) җитәкчесе, Казан дәүләт медицина институтының беренче ректоры, медицина фәннәре докторы, аның исемен Казан урамнарының берсе йөртә. Мөхетдин Корбангалиевның кызы Хәлимә – биология фәннәре докторы, Казан дәүләт университеты профессоры. Ә менә Корбангалиевның олы кызы Мөкәррәмәнең язмышы алай сөенечле булмый, ул – Сталин лагерьларын үткән фаҗигале шәхес. Бу очрашуым да аның нәсел дәвамчылары белән булды.
Мөкәррәмә дә югары белемле медик, табиб-рентгенолог, үпкә чирләре, туберкулез буенча зур белгеч була. Синтетик каучук заводында шартлау булгач, 1936нчы елның ахырында аның ире Шиһап Сәйфине, инженер буларак диверсиядә гаепләп, кулга алалар һәм атып үтерәләр. Мөкәррәмәне исә 1938нче елның 20нче гыйнварында кулга алалар, 8 яшьлек Энҗе белән 6 яшьлек Ирек тә чиркәү төрмәсенә ябыла. Менә мин хәзер инде 92 яшькә җиткән Ирек Корбангалиев һәм Энҗенең кызы Регина Сәйфи белән очраштым. Бу нәселнең йөз еллык данлы һәм фаҗигале тарихы тагын күз алдымнан үтте, аның тере шаһитлары минем каршымда утыра иде... 
Узган гасырның утызынчы еллары – Мөхетдин Корбангалиевның иң күп һәм иң нәтиҗәле эшләгән чоры. Егерменче елларда ул, галим буларак, гарәп әлифбасында дәреслекләр, программалар, сүзлекләр әзерләгән булса, утызынчы елларда исә боларның барысын да латин хәрефләрендә эшләргә кирәк була, кырыгынчы еллар башында исә тагын үзгәреш, инде кирилл әлифбасына күчәләр. Милли мәктәпләр буенча дәреслекләр әзерләүдә төп белгеч буларак, бөтен җаваплылык Мөхетдин Корбангалиев өстенә төшә, ә монда шәхси тормышында шундый зур фаҗига – кызының бөтен гаиләсе кулга алына, төрмәгә ябыла, торган фатирларын да тартып алалар. Инде җитмешкә җитеп килгән, сәламәтлеге шактый какшаган ата кеше кызы Мөкәррәмә һәм оныклары өчен соңгы көрәшенә ыргыла. Олы улы Салих, үз артыннан эзәрлекләүләр сизеп, 1935нче елда Ленинградка киткән була һәм калган гомерен шунда яши.
Мөхетдин Корбангалиев үзе исән вакытта кызын төрмәдән чыгара алмый, әмма оныкларын НКВД тырнагыннан тартып ала, әниләре лагерьдан кайтканчы, алар бабаларында яши. Ә Мөкәррәмәне, халык дошманы дип, 8 елга хөкем итәләр, Казахстанга, Карлагка сөрәләр. Кызын төрмәдән чыгару өчен, кая гына, кемгә генә язмый ата кеше! Татарстан Прокурорыннан башлап, Сталинга, Берияләргә хәтле хатлар яза ул, кайберләренә иректә калган ике баласы – Салих белән Хәлимә дә кул куя, алар ул вакытта икесе дә инде фәндә танылган кешеләр була. Бу хатлар ярдәм иткәндерме, юкмы – билгесез, әмма Мөкәррәмәне ярты срогыннан соң чыгаралар, тик әтисе аны күреп өлгерми, ул кызы төрмәдән кайтырга берничә көн калгач, йөрәге ярылып үлә, бу хәл 1941нче елның 3нче июнендә була...
Әлбәттә, Мөкәррәмәгә Казанда яшәргә дә, эшләргә дә рөхсәт итмиләр, ул балаларын алып, Минзәләгә китәргә мәҗбүр була, анда хастаханәгә эшкә урнаша. Сугыш вакытында үпкә чирле яралы солдатларны дәвалый, аларның соңыннан рәхмәт әйтеп язган хатлары гаилә архивында һаман саклана. Әмма рентгенолог буларак эшләү, лагерь газаплары Мөкәррәмәнең сәламәтлеген нык какшаткан була, аның үзендә үпкә рагы башлана. Мөкәррәмә Мөхетдин кызы 1949нчы елны, 45 яшендә, Казан хастаханәсендә вафат була.
Мөкәррәмәнең балалары Энҗе белән Ирек ул чагында инде Казанда укый торган булалар, кызы медицина өлкәсен, улы географ белгечлеген сайлый. Аннан язмыш аларның икесен дә Әлмәт шәһәренә китерә, биредә алар гаилә кора, балалар үстерә, әмма соңыннан барыбер туган шәһәрләренә – Казанга әйләнеп кайталар. Энҗе Шиһап кызы инде бу дөньяда юк, әмма ул әти-әнисенең архивын барлап, аларның тулысынча аклануын белеп китә, моның өчен үзе дә күп эшли. Хәзер аның бу изге эшен кызы Регина Сәйфи дәвам итә, гаилә архивы да анда саклана. Бу көннәрдә ул әнисенең теге елларда язган көндәлеген тапкан, хәзер шуларны эшкәртү өстендә эшли. Танылган җырчы, педагог Регина Сәйфи, ире, музыкант, танылган пианист Марат Сираҗетдинов белән ике ул үстергәннәр, Мөхетдин Корбангалиевның затлы нәселен дәвам итүчеләр бар, шөкер!
Мөхетдин Корбангалиевның кече кызы, университет профессоры Хәлимә Корбангалиева, галимә Флера Сафиуллина белән бергә, 2008нче елда әтисе турында «Герой Труда Татарстана профессор М. Х. Курбангалиев» дип аталган китап чыгарган, ул да нәсел тарихын саклау буенча күп эш эшләгән. Ирек Корбангалиев исә заманында географ булып та, педагог булып та эшләгән, гомер буе рәсем ясаган, сәнгатькә мәхәббәт аны Камал театрына рәссам-бутафор итеп китергән, ул шуннан лаеклы ялга чыккан. Моның өстенә әле ул Бауман урамында кешеләрнең портретларын ясаган. Ирек абый рәсемнәр ясаган альбомын миңа бүләк итәм, диде, ә мин аны бабасының туган авылына – Әгерҗе районының Биектау авылы мәдәният йортына тапшырачакмын, ин шәә Аллаһ! Ул авылда Мөхетдин Корбангалиевны бик хөрмәт итәләр, олылыйлар, аның истәлегенә мәдәният йортында күргәзмә булдырылган, хәтер кичәсе уздырылган.
Без килгәндә, Ирек абый урын өстендә ята иде, егылып, оча сөяген имгәткән. Әмма зиһене бик ачык, хәтере яхшы, күңеле нечкә икән. Әнисе турында сорый башлагач, күзләренә яшь килде, берничә тапкыр тавышсыз гына, ирләрчә елап та алды. Аларны тентергә һәм кулга алырга төнлә киләләр. 6 яшьлек Ирекнең күңеленә иң уелып калганы – тентергә керүче хәрби аның кулындагы карандашын тартып ала, ә булачак рәссам өчен ул карандаш иң кадерле нәрсә була. Карандашын бирмәс өчен малай елый-елый тартыша, әмма барыбер алалар. Балаларны типкәләп, Казан уртасындагы чиркәүгә китереп ташлыйлар, алар анда, башка тоткын ятимнәр арасында, бабалары килеп алганчы яшиләр...
Ирек абый ул еллар турында шактый сөйләде, улым аларны аудиога яздырып барды, мин аларны алдагы язмаларымда киңрәк файдаланырмын әле. Ирек Корбангалиевның уллары инде үзләре бабай, оныклары үсә. Бу нәселдә күпчелек медиклар һәм музыкантлар икән. Әмма шәһәрдә туып-үскән татар зыялыларының нәсел дәвамчылары да, гадәттә, үзләре кебек, урыс телле була, аларга катнаш никахлар да ят нәрсә түгел. Миңа да татар теле белгече Мөхетдин Корбангалиевның нәсел дәвамчылары белән вакыт-вакыт урысча аралашырга туры килде...
Ирек абыйга бабасының туган яклары Әгерҗе районыннан күчтәнәчкә бал, дини китаплар алып килгән идем, шуларны биреп, китәргә җыендык. Улым Коръән укыды, шушы затлы нәселдән бакыйлыкка күчкәннәр рухына дога кылдык, исәннәргә шифа, сәламәтлек теләдек. Ирек абыйның тагын күзләренә яшь килде, коры сөяккә калган кулларын күтәреп, дога кылды... Аллаһы Тәгалә аңа ярдәмче булсын, авыруына шифа бирсен иде!
Быел Мөхетдин Корбангалиевның тууына 150 ел. Әмма Казанда аңа әллә ни әзерлек эшләре күренми. Югыйсә, 1921нче елда ук Татарстанның «Хезмәт Батыры» исемен алган шәхес бит ул! Шул елны яшь республикада татар теле дәүләт теле дип игълан ителгәч, шуны тормышка ашыруның план-программасын эшләп биргән, урысларны татарчага өйрәтү өчен дәреслекләр язган галим! Элеккеге белгечләребез режим тарафыннан юк ителгәч, алардан калган йөкне үз җилкәләренә алган, милли мирасны саклап калуда искиткеч күп эшләр башкарган татар кешесе бит ул! Боларны хәтта теге елларда да яхшы аңлыйлар, аның үзенә кагылмыйлар, егылып үлгәнче эшләтәләр. Татнаркомпрос 1926нчы елның 9нчы декабрендә Мөхетдин Корбангалиевның фәнни-педагогик эшчәнлегенә 30 ел тулуны зурлап билгеләп үтә. Бу юбилей уңаеннан Татарстанның Халык мәгариф комиссариаты Казан урамнарының берсенә Мөхетдин Корбангалиев исемен бирергә дигән карар чыгара, әмма ул бирелмичә кала. 1994нче елда фәнни җәмәгатьчелек галимнең тууына 120 еллыкны билгеләп уза, монда Мөхетдин Корбангалиев истәлегенә мемориаль такта куярга, шулай ук Казанның берәр татар мәктәбенә галимнең исемен бирергә дигән тәкъдим була. Әмма боларның барысы да кәгазьдә генә кала – Казанда Мөхетдин Корбангалиев исемендәге урам да, мәктәп тә, истәлек тактасы да юк. Бары тик туган авылы Биектауда гына аны онытмыйлар, искә алалар. Шушы авыл мәктәбендә укытып, лаеклы ялга чыккан Эльза Сибгатова үзенең «Бөек Себер юлында Биектау» (Әгерҗе, 2021) исемле китабында якташы Мөхетдин Корбангалиевка тулы бер бүлек багышлаган, ул шушы темага фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясый, мәкаләләр яза, зур рәхмәт аңа! Әмма Мөхетдин Корбангалиев Әгерҗе кысаларына гына сыя торган шәхес түгел, аның юбилеен милләткүләм дәрәҗәдә билгеләп үтәргә кирәк. Ул моңа бик лаек!
 

Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
язучы, тарих фәннәре кандидаты
Казан-Чаллы

Комментарии