Минем дәвамчыларым

Оныклар бит алар көтеп алынган, зур өметләр багланган дәвамчыларыбыз. Оныгыма 3 яшь. Шаян инде. Баштан йөри, кем әйтмешли. Кырынрак сүз әйттем ахрысы, уенын ташлап, каршыма килеп басты да, миңа карап сүз эзли бу. «Картайгансың инде, бабай, бер ни аңламыйсың», – дип әйтә дип көтсәм, «Искергәнсең инде син, бабай», – дигән сүзне сылады да, уенын дәвам итте.

Бер оныгым 3нче сыйныфта. Бик яхшы сәпид алдым, җиде тоташтыргычлы, бик яхшы йөрергә тиеш. «Менә чирәм чыксын да, Сабаның велосипед юлына ярышка чыгам һәм беренче булып киләм», – дип әйткән идем, «И-и, бабай, бу яшеңдәме? Сөйләп тә күрсәтәсең инде син», – дип, ышанмавын белдерде. Мин дә үз сүземне бирмим. Оныгым: «Бабай, булдыра алмыйсың. Әйдә, 600 сумнан бәхәсләшәбез», – дип тәкъдим ясады. «Әлбәттә, мин беренче киләм, чөнки юлда берүзем генә булам бит», – дигәч, оныгымның ничек гаҗәпләнгәнен күрсәгез иде! Көлеп үлгән булыр идегез.

Оныгымның баласы – туруным үсеп килә. 4 яшьлек вакыты. Әнисе ярмалы аш пешергәч, ботканы ашка салгансың дип битәрли икән. Аның әнисе – минем оныгым. Берсендә әнисенең барасы җире булып, тиз генә пилмән өлгертеп алыйм дисә: «Әппәйт пилмән! Башка төрле ризык пешерә белмисеңме син әллә?» – дип әрләп аткан.

Бер оныгым авырып киткән. Температурасы да бар. Хәлен белим әле дип телефонына шалтыраткан идем: «Что вам надо?» – ди. Иптәш малайлары шалтырата дип белде ахрысы. «Улым, кәефләрең ничек?» – дигән идем, «Бабай! И-и, бабай, синмени?» – ди, гафу үтенгән сыман итеп. Номер астыңда исемең булмаса, төрле сүз ишетерсең. Шул көнне үк минем исемне язып куйды телефонына. Афәрин!

И балалар, сәламәт, гомерле, бәхетле булсагыз иде. Раббым Аллаһ, рәхмәтләреңнән ташлама аларны берүк.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии