Көрәштән ярыш ясадылар да, кызыгы бетте

Көрәштән ярыш ясадылар да, кызыгы бетте

Татарча көрәшне спорт төренә керттеләр дә кызыгын бетерделәр. Әлмәт Сабан туена хәзер көрәш секциясенә йөрүче бер төркем спортчылар килә дә, бер-берсен эткәләп-төрткәләп йөреп очко җыя. Хөкемдарлары да үзләренеке. Ел да шушы хәл. Җиңүчесе дә баштан ук билгеле була. Әнә шулай итеп, Сабан туенда көрәшнең кызыгы бетте.

Элек болай була иде. Башта теләүчеләрне исемлеккә теркиләр. Әле кызык өчен алдан балаларны көрәштерәләр иде. Шуңа күрә без, малайлар, чирәм чыгу белән көрәшә башлый идек. Башта өч кешене җиңүчеләр мәйдан уртасында калып бара. Аннан соң шул өчне җиңгәннәр генә калып, инде аларны көрәштерәләр. Егылучыга сөлге бирәләр дә, чыгып китә. Җиңгәне сабыр итеп тора. Өч кенә кеше калганчы шулай көрәшәләр. Егылганы риза түгел икән, көндәше рөхсәт итсә, тагын бил алышалар. Икесенең дә көче тигез булса, аларны аерып, башкалар белән көрәштерәләр. Егылган көрәшченең аркасы җиргә тияргә тиеш. Моны кешеләр карап, булды, булмады, дип кычкырып торалар. Менә иң гадел көрәш була иде ул. Бүләккә берәр яшь киленнең сөлгесе, тагын шуның ише берәр әйбер бирәләр иде. Көрәшчеләр әйбер өчен түгел, батыр калып, үзләрен күрсәтер өчен көрәшәләр иде.

Хәзер авылдан килгән көрәшчене тегеләр дә кертми, керсәләр дә, очко җыя алмыйлар. Заманасы башка бит, бүләкне дә зурдан бирәләр. Зур бүләкләр бер дә гадел бүленми инде ул. Сабан туе көрәше белән теге спорт көрәшенең аермасы бик зур. Сабан туеның яме көрәш белән, ат чабышы белән бит ул.

Халык бәйрәмгә кызык карарга дип тә, саф һава суларга дип тә килә. Кызыгы да юк, саф һавасын да сулый алмыйсың хәзер сабантуйга барып. Анда көйгән ит исе генә. Татар халкы мондый итне беркайчан да ашамаган. Аның нәрсә ите икәне билгеле. 90нчы елларда Әлмәттә эт итеннән шашлык пешереп сатучыларны тоткарлаганнар иде.

Сүзем көрәш турында иде. Мин бу хакта бик күп гәҗитләргә язып карадым, нәтиҗәсе булмады. Бәлки, сезнең сүзегез үтәр. Сабан туе елга бер генә килә торган көтеп алган бәйрәм. Аракысыз гына үтсә, аны дин дә тыймый бит.

Әзһәр ЗӘЙНИ,

Әлмәт шәһәре

Комментарии