Кочакта чакта сөйдерә…

Яшьлек дустым Нәзирә (исемнәр үзгәртелде. Авт.) янына Яшел Үзәнгә кунакка баргач, табындаш ханымнарның тормышта булып узган шактый кызыклы, гыйбрәтле вакыйгаларны бәян итүе исемдә. Моңа берничә ел вакыт узса да, шунда ишеткәннәрем әлегәчә җаныма тынгылык бирми…

– Авылда яшәгән, мәктәптә укыткан чагым, – дип сөйләп китте Әлфирә ханым. – Олысы – дүртенче, кечесе беренче сыйныфта укый торган улларым белән бергәләп иртәнге якта терлек-туар, кош-кортны карап, терлек абзарын җыештырдык, юындык-киендек, ашадык-эчтек тә, мәктәпкә барырга чыктык. Ирем совхозда механизатор булып эшләгәнгә күрә, көн саен иртәнге биштә үк чыгып китә, ярты төн җиткәндә генә, чиктән тыш арып-талып, тузанга-майга батып, өйгә кайтып ава иде. Сәламәтлеге ташка үлчим иде бит бәгырькәемнең. Чирләсә дә, инвалидлык рәсмиләштерүдән баш тартты, гаиләм ач-ялангач тилмермәсен, улларым кеше булсын дип, соңгы сулышына чаклы тырышты. Үз-үзен кызганмады. Урыны җәннәттә булсын инде мәрхүмкәемнең. …Мәктәп сукмагына борылуыбыз булды, олы улымның яңгыравыклы тавышы кисәк кенә артыма борылып карарга мәҗбүр итте:

– Әни, карале дәү күсәкне! Мирхәт «атка» атланган! Төш, ялкау!
Фермадан иртәнге савымнан кайтып килүче хатын, алты яшьләр чамасындагы таза бәдәнле малаен җилкәсенә атландырып, көзге пычрактан көч-хәл атлый иде.

– Кәримә апа, нишләвең бу? Улың үзең буе бит инде, – дидем.

– Нишләп җәяү йөртеп азаплыйм ди әле бердәнберемне. Бик кадерлем бит ул минем! Картаеп, мин хәлдән тайгач, ул үзе мине күтәреп кенә йөртер әле? – дип, баласына башын борып ихластан балкып елмайды ана.

Олыгаеп тапкан баласы өчен җанын ярып бирергә әзер торган, әмма улында чын ир-ат сыйфатлары тәрбиялисе урынга, чиктән тыш иркә, әнисе итәге астыннан чыкмый торган мәми авыз әвәләргә керешкән гап-гади авыл хатыны ул чакта мине аңламады, хәтта гаеп итте. Без авылдан калага күченгәнгә күрә, гаиләсендә дөрес тәрбия алмаган бу баладан нинди ир заты үскәнлеген, картайган ата-анасын ниләр белән сөендергәнен күрмәдек күрүен. Беркөнне базарга баргач, элеккеге күршебез Халисәне очраттым. Сүз иярә сүз чыкты.

– Узган атнада Кәримә апаны күмдек бит әле. Артыннан ук малае да анасы янына зиратка барып асылынды. Иркә малае анасына күрмәгәнен күрсәтте инде! Берничә мәртәбә өйләнеп караган иде, рәтле-башлы тормыш кора алмады. Чираттагы хатыны өйдән куып чыгарган саен анасына кайтып егылды. Шул бичараның барлы-юклы пенсиясен талап эчеп ятты. Әр-хур итеп, рәнҗетеп, кайгы-хәсрәтләргә салып, анасын вакытсыз гүргә кертте, имансыз, – дип, яман хәбәр ирештерде.

Бу кичтә бер табын артына җыелган хатын-кызлар (күбесе тәҗрибәле педагоглар) гаиләдәге мөнәсәбәтләр, бала тәрбияләү темасына ду китереп бәхәс куертты.

Гомерен чит-ят балалар тәрбияләүгә багышлап, үзе дуадак каз булып утырып калган чибәр Зәйтүнә:

– Дөньясы әллә нишләде бит аның. Кая карама, пешмәгән «маминкин сынок»лар. Кияүгә чыгыйм дисәң, чын ир-ат табуы авыр, – дип уфтанды.

Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Лидия Петровна:

– Бүгенге әниләр балаларын Аллаһ урынына күрәләр. Улларының бераз гына тырналган яки күгәргән җире пәйда булса, ажгырып килеп җитәләр дә чып-чын мәхшәр куптаралар. Дүрт-биш яшьлек малайлары күлмәк-чалбар төймәли, ботинка шнуры бәйли, куртка каптырмасы эләктерә белми. Ир балаларын үз аналары күрәләтә «чүпрәк»кә әверелдерә. Үскән чакта сикермәгән-чапмаган, агачка, рәшәткә башына үрмәләмәгән, аннан егылып төшкәндә чалбар балагын ертмаган, иптәшләре белән чәкәләшеп, борын канатмаган ир бала буламы инде, җә? Өч минуттан дуслаша ич бала-чага. Өф-өф итеп, кызларга тартым, «ярым-йорты» малайлар үстерәләр дә, аннан соң гомер буе шуның «әҗерен» күрәләр. Йомыкый адәм имгәкләре ни үзен, ни якыннарын яклый алмый, кешегә барып сүз кушудан курка торган бәндәчеккә әверелә. Бу ничарадан-бичаралар мөстәкыйль фикер йөртү, үзбаш карар кабул итү сәләтеннән мәхрүм кала бит. Ата-анасы җитәкләп кая илтеп урнаштырса, шунда укыган булып, ыштан туздырып, вакыт уздырып йөри дә, дүрт-биш елдан катыргы алып чыга. Әллә эшкә урнашырга, гаилә корырга атлыгып торалар дисеңме? Үз гомерендә кечкенә генә проблеманы да хәл итеп карамаган, ир түгел, чир кисәкләре, өйләнсә дә, таянырлык гаилә тоткасы була алмый.

– Әйтмә дә инде, – дип сүзгә кушылды Нәзирә, – без яшь чакта армиягә бармаган егетләрне кешегә санамый идек. Ә хәзер ата-ана улларын аннан йолып калыр өчен үлә-бетә акча җыя. Улларыбыз көчле, ныклы характерлы, чыдам, максатчан, кайгыртучан булсын өчен, чын ир-атларга хас сыйфатларны алар чүлмәктә утырганда ук тәрбияли башларга кирәк. Егылган икән, анасы йөгереп килеп күтәреп алганны көтеп үкереп ятмасын, үзе сикереп торсын! Нәрсәнедер төшереп ватса, гафу үтенсен. Түксә, үзе сөртеп алсын! Үз уенчыкларын үзе юсын, җыеп тутырып куйсын, ватылса, әтисе белән бергәләп төзәтсен. Кылган гамәле өчен кечкенәдән үзе җавап бирергә өйрәнсен! Һәр сабыйның, бигрәк тә ир баланың гаиләдә үз вазыйфасы булсын. Мәчегә сөт саламы ул, гөлләргә су сибәме, идән себерәме, чүп түгеп керәме, анысы мөһим түгел, тик ул аны җаваплылык хисе тоеп, үзе белеп эшләсен.

– Бер кызыклы хәлне исемә төшердегез әле, – дип сүзгә кушылды хәзерге көндә Казанда яшәүче мөхтәрәм педагог Гөлнур апа. – Карауҗада (Яшел Үзән районы) укыткан чагымда, күршедә мәктәп директоры Рәшит Ибраһимович гаиләсе яшәде. Аның ике улы бар иде. Кышка керүгә, әлеге үсмерләр һәр ял саен диярлек иртән-иртүк гаражга чыгалар да әтиләренең машинасын сүтеп җыялар. Мин бу хәлгә аптырап, беркөнне:

– Машинагыз бик беткәнмени, Рәшит ага? Нигә ул малайларыгызны кышкы суыкта тилмертәсез инде? Совхозның автослесарен чакыртсагыз әйбәтрәк булмасмы? – дип, сүз каттым. Зирәк педагог абзыкай:

– Алар – булачак ир-егетләр бит. Дөнья көтәсе кешеләр. Авырлыктан куркып үсмәсеннәр. Башларын эшләтергә өйрәнсеннәр. Куллары хәзердән үк эшкә күнексен. Ир-атка техниканы биш бармагы кебек белү тиеш. Машинам бигүк чыгымчыламаса да, һәрчак берәр гаебен табам. «Машинаны карарга вакытым юк. Бу мөһим эшне булдыклы улларым башкарып чыкса гына инде», – дип, үсмерләрнең салпы ягына салам кыстырам. Үзләренә шулчаклы зур ышаныч күрсәткәнгә сөенеп, аларның күзләре очкынлана. Иртәдән кичкә казынсалар казыналар, җитешсезлекнең сәбәбен эзләп табып, юкка чыгарырга маташалар. Иң гаҗәбе: булдыралар бит! Эшләгәннәре минем өчен булса, өйрәнгәннәре үзләре өчен. Максатым – улларымны мөстәкыйль карар кабул итәргә өйрәтү, башкарган эшләре өчен җаваплылык хисе тәрбияләү, – дип шаккаттырды.

Көнчыгышта халык арасында киң таралган бер притча (гыйбрәтле хикәя) бар: «Кәрван оазис янына килеп туктагач, суны беренчеләрдән булып дөяләр эчә, чөнки аларның куллары юк. Икенче булып – ир-атлар, чөнки аларның түземлелеге аз. Хатын-кызлар – иң соңыннан, чөнки аларга сабырлык хас».
Балалар тәрбияләүдә, өйдәге ир-атны көйләүдә күркәм сабырлык җитсә икән ул! Күпме бәла-каза килеп чыкмый, ничаклы язмышлар яраланмый калыр, ул-кызларыбыз, оныкларыбыз дөрес тәрбия күреп, чын кешеләр булып формалашыр иде, дип әйтәсем килә.

– Кая-карама хатынша, – дип борынын җыерды Зәйтүнә туташ.

– Бүгенге яшь егетләргә нишләп хатын-кыз сыйфатлары хас булмасын?! – дип элеп алды Рәмзия ханым. – Алар ни күреп үсә соң? Эшеннән бераз гына кәефләнеп кайткан әти кеше (әгәр дә ул булса әле!), диванга сузылып ятып, дөньясыннан бихәбәр йокы симертә йә футбол карый. Имеш, ул арыган! Ә тормышның очын-очка ничек ялгарга белмәгәнгә бөтен дөньясына ачулы хатыны арымаганмы? Көнозын ирләр белән беррәттән тир түгеп эшләп кайтышлый бакчадан, мәктәптән балаларын кереп алып, юл уңаеннан кибетләргә сугылып, сумка тутырып азык-төлек төяп кайтып кергәч тә тын алырга чама юк бит аңа! Йортындагы икенче сменада бөтен эшкә дә өлгерергә омтылып, әйләнәдәге тиен кебек бөтерелүче гаҗиз анадан балага тиешле игътибар көтәсеңме? Эш арасыннан бүленеп, олы малаеннан: «Дәресеңне хәзерләдеңме?» – дип сораудан, алъяпкыч итәге белән кечесенең борынын сөртеп узудан тора аның «тәрбиясе». Бакча белән мәктәптә дә ир балаларга тагын шул хатын-кыз арасында әвәрә килергә туры килә. Берсе дә эзсез узмый инде ул! Бүгенге ир-атлар бала тәрбияләүнең ни икәнен дә белми, анда катнашуның үз вазыйфасы икәнлеген «онытты» бугай. Бик сирәк ата гына: «Улкайларым, әйдәгез, бергәләп әниегезгә чишенергә булышыйк, чәй ясап бирик. Иң тәмле торт кисәген дә әүвәле аңа сузыйк. Чөнки ул – хатын-кыз (балалар кабул итүендә – кыз кеше). Ә аннан соң мәчебезне ашатыйк. Ул үзе алып ашый алмый бит, күзебезгә карап, тилмереп тора. Ә аннан соң үзебез утырып ашарбыз, чөнки без көчле һәм чыдамлы халык – ир-атлар!» – дип әйтәдер. Һәрхәлдә, мин шулай гоманлыйм.

Шәхсән үзем дә ике ул үстергән, өч оныкның дәү әнисе булган, 25 ел дәвамында мәгариф системасында тир түккән тәҗрибәле педагог буларак, бу хакта озак уйланып йөрдем. Психологлар чын ир-егетне өч (!) яшьтән тәрбияли башларга куша. Әниләр, әбекәйләр, белгечләр фикеренә колак салыгыз! Сез йә «мин – ир кеше, үзем булдырырга тиеш!» дип фикер йөртүче, мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәргә, кылган гамәлләре өчен җавап бирергә, көчсезләрне якларга, сакларга, кайгыртучанлык күрсәтергә сәләтле, ихтыяр көченә ия чын ир-ат тәрбияләргә керешәсез, йә балагызның иреген тулаем чикләп, аны үзегезнең командаларга буйсынган колга әверелдерсәгез, киләчәктә һәр узгынчы үзенә аяк сөртеп китәрлек җебек «идән чүпрәге» үстерәчәксез. Хәер, усал анасы тарафыннан даими изелгән малайларның кайберсеннән хатын-кызны күралмаучы, кансыз бәндәләр килеп чыккалавы сер түгел. Изге Коръәндә ана хакы күпкә өстен куелса да, бала хакы дигән төшенчә дә бар. Балаларыбызны кимсетмичә, артык иркәләмичә, олы кешеләргә тиң күреп, алар белән санлашып, киңәшләшеп яшәсәк, газизләребез киләчәктә бәхеткә тиенер, сезнең дә җаныгыз тыныч булыр.

Хәмидә ГАРИПОВА,
Казан шәһәре

Комментарии