Чердында болгар-татар тарихы

Чердында болгар-татар тарихы

Пермь краеның иң төньяк кырыенда бик борынгы бер шәһәр бар, ул турыдан-туры болгар-татар тарихы белән бәйле. Урыс елъязмаларында Пермь Великая дип, татар чыганакларда Чырдын, Чырдин, Чәрдән, Чардин, Чердын, Чардын дип аталган бу шәһәр заманында болгар бабаларыбыз кулында булган. Соңрак ул Алтын Урда, Казан ханлыгы составында була, Себер ханлыгы да аның өчен сугышлар алып барган. Тарихтан билгеле булганча, XV-XVI гасырларда урыслар белән татарлар арасында Чардын өчен унбер сугыш була. Моның сәбәбе – Чердынның стратегик яктан бик әһәмиятле, сәүдә ягыннан бик отышлы урынга урнашуында. Башта ул Чулман буенда булган, төрле сәбәпләр аркасында аның биш тапкыр үзенең урынын алыштыруы билгеле. Хәзерге Чердын Колва елгасы буенда урнашкан, Колва – ерак түгел Вишерага, Вишера Чулман-Камага коя.
Галим Марсель Әхмәтҗанованың язуынча, күченеп йөргән Чердынның берсен Казан ханы Ибраһим салдырган булуы да мөмкин, бу 1467-1479нчы елларга туры килә. Җирле тарихчы Әмир Фатыйхов, халыкта сакланган риваятьләргә нигезләп, XV гасырга кадәр Гайнә иленең мәркәзе Чердында булган булырга мөмкин, дип яза. Аны Чердын ханлыгы дип тә атыйлар, җирле халык андагы падишаһ янына ярлык алу өчен йөргән, диләр. Галимнәрнең язуынча, борынгы заманнарда Чердын Урал татарларының дәүләти һәм милли башкаласы булган.
Тарихчы Г.Н. Чагин урысларның бары тик 1472нче елларда гына Чердынны яулап алуларын яза. Әмма аннан соң да татарлар Чердынны кире кайтару өчен озак сугышалар әле, шәһәр кулдан-кулга күчеп йөри. Алтын Урданың таркалуы, Казан һәм Себер ханыкларының юк ителүе Пермь төбәгендә яшәүче татарлар файдасына булмый, алар Чердынны да югалталар. Кара урманнарда, урыс чолганышында, дәүләтсез һәм гаскәрсез калган татарларны алга таба бары тик урыслашу һәм чукындыру язмышы көтә... Һәм бу шулай булып чыга да – Чердында бүген татарлар да, мәчет тә юк, әмма татар тарихы, аның бөек һәм фаҗигале тарихы бар...
Һәм менә без – мин, язучы һәм тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова, Пермь крае мөфтие урынбасары, Березники шәһәренең имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәхмәтуллин һәм аның яшьләр эшләре буенча ярдәмчесе Илдар Бәдретдинов шул тарихи Чердын шәһәренә килдек. Минем дә, Рөстәм хәзрәтнең дә биредә инде икенче тапкыр булуыбыз, кайдан нәрсә эзләргә кирәген беләбез. Мин әле 2009нчы елда ук «Чәрдән ханлыгы» («Чердынское ханство») дип аталган зур тарихи очерк та язган идем, ул татарча һәм урысча дөнья күрде, интернетта таралды, сүзе күп булды. Бу мәкаләмне татарлар сөенеп, урыслар ярсып каршы алды, ишетмәгән сүзем калмады...
Чердынның төбәк тарихы музее хезмәткәре (хранитель) Валентина Маракова да мине «Мәкаләгезне укыдым», дип каршы алды. «Мин Чердынга татар күзлегеннән чыгып, татар тарихчысы буларак бәя бирдем, минем моңа хакым бар», – дидем. Ул да җавап итеп: «Әйе, һәркемнең үз фикере бар», – диде, бу темага башка әйләнеп кайтмадык. Мин аңа бирегә килүебезнең төп максатын аңлаттым – музейда болгар-татар тарихы белән бәйле ядкәрләрне ныклабрак өйрәнергә, архивларында, запасникларында сакланган әйберләрне дә барларга теләвебезне әйттем. Һәм без эшебезне татар яугиренең сугыш киемнәреннән башладык. Узган килүемдә мин аны озаклап өйрәнеп, җентекләп язып чыккан идем. Теге вакытта Чердынга җыенуымны белгәч, галим Марсель Әхмәтҗанов миңа: «Чердын музеенда Ибраһим ханның сугыш киемнәре саклана, карап кайт әле», – дигән иде. Әйе, күрдем мин аны – саллы, озын тимер көбә, Коръән аятьләре язылган очлым (шлем), бисмиллалы, кояшлы тимер калкан, агач саплы тимер кылыч, түтәсенә Коръән аятьләре язылган сугыш айбалтасы, сыңар терсәкчә... Ул чакта бу сугыш киемнәренең астына «Снаряжение воина. Железо. XV-XVII вв. Поступила из собрания В.Н. Алина в 1918 г.» дип язылган иде. Мин шул чакта ук музей хезмәткәрләренә бу сугыш киемнәренең татарныкы икәнен әйткән идем, моңа дәлил итеп, аларда язылган Коръән аятьләрен китердем. Алар да ризалашып: «Бу әйберләр Сөембикә Ханбикә заманыннан калган булырга тиеш», – дигәннәр иде. Мин бу сугыш киемнәре хакында бик җентекләп, горурланып, шул ук вакытта татарныкы икәнне күрсәтмәүләренә әрнеп язган идем...
Һәм менә – и, могҗиза! Сугыш киемнәре янына, очлым белән тимер көбә, калкан һәм терсәкчә астына «Из снаряжения татарского воина. Из частной коллекции купца 1-й гильдии В.Н. Алина. X-XV вв. г. Чердынь. Металл» дип язып куйганнар! «Татарского воина» дигәннәр бит! Вакытын да бик борынгыдан – унынчы гасырдан башлаганнар! Мин моңа бик нык сөендем. Тик нигәдер тимер көбә белән калканны аерым-аерым куйганнар, теге юлы бергә иде һәм дәһшәтлерәк күренә иде. Сугыш киемнәре җыелмасыннан тимер кылыч белән түтәсенә Коръән аятьләре язылган айбалтаны күрмәгәч тә, борчылуымны белдердем. Бу әйберләрнең вакытлыча гына юкка чыгуын ремонт, реставрация эшләре белән аңлаттылар. Шулай гына була күрсен, инде таптык дигәндә, тарихи ядкәрләребез юкка чыга күрмәсен!
Алай да мин сорамыйча түзә алмадым, бу сугыш киемнәренең татарныкы икәнен нәрсәдән чыгып яздыгыз, дидем. «Бу сугыш киеме 1918нче елны Алин тарафыннан музейга тапшырылган, шул чактагы документлар буенча яздык», – диде. Мин үз чиратымда Валентина ханымнан бу документларның күчермәсен бирүләрен сорадым, ул вәгъдә итте. Әле аның Алин дигәннәре дә чукындырылган татар түгелме икән, дип уйладым. Һәм бу сугыш киеме дә гадәти яугирнеке түгел, затлы нәсел кешесенеке, хәтта ханнарныкы булырга да охшаган. Юкка гына аны Марсель абый Ибраһим, ханның сугыш киемнәре, дип әйтмәде бит инде! Ул бик яхшы сакланган, Алиннарның нәсел мирасы булырга да мөмкин әле...
 

Ул арада Рөстәм хәзрәт тә зур эш эшләп өлгерде – музейда сакланган бу кадерле ядкәрне мөселманнарның ноябрь аенда Пермьдә узачак фәнни конференциясенә китертү чарасын күрә башлады. Моның өчен ул Чердын шәһәре җитәкчесеннән башлап, Пермь крае хакимиятенә кадәр элемтәгә керде, вәгъдәләрен алды. Әгәр бу сугыш киемнәрен Пермьгә күргәзмәгә китертә алсак, ул татарның бөеклегенә тарихи дәлил булыр иде!
Милли тарихыбыз белән бәйле борынгы ядкәрләрне барлауны дәвам иттек. Чердын музейларында ремонт-реставрацияләр сәбәпле, алар да шактый кимегән булып чыкты. Теге килүемдә гарәпчә язылган бер капчык көмеш тәңкә күргән идем, хәзер алар берничә генә калган. Болгар хатын-кызларының бизәнү әйберләре бар, әмма санаулы гына калган булып чыкты. Шунысы куанычлы: алар янына да «Украшения костюма. Волжская Булгария. X-XIII века» дип язылган. Ә менә VII-X гасырда эшләнгән көмеш тәлинкәләрнең барысын да җиңел генә фарсыларга биреп куйганнар! Югыйсә алар барысы да шушы тирәдәге авыллардан табылган бит! Шушы ук Чердын районыннан гына да 250 болгар ядкәре табылганнан искә төшерергә кирәк...
Гарәп язулы борынгы китаплар, кулъязмалар белән дә кызыксындым, аларның да татарныкы булуын әйттем. Андыйны күргәннәре булмаган икән. Әйткәнемчә, Чердында татарлар юк. Музейга әйбер тапшыручы да юк. Алай да, бу ремонт-реставрацияләр беткәч, татарга кагылышлы әйберләрне тагын эзләп карарга вәгъдә иттеләр. Рөстәм хәзрәт исә патша заманында монда сөргенгә сөрелгән, Чердын төрмәләрендә утырган татарларының исемлеге белән кызыксынды, төрле чыганаклардан аларның күчермәләрен алды.
Әйткәнемчә, хәзер Чердында татарлар булмаса да, аларның монда зиратлары булган, теге килгәндә бу хакта музейда әйткәннәр иде. Рөстәм хәзрәт монда килеп, ул зиратны эзләп тә караган булган, әмма таба алмаган. Менә без тагын шул зиратны эзләп киттек. Безне озата барган ханым чиркәүгә хәтле китереп куйды да, кире кайтып китте. Чиркәү 1817нче елны борынгы зират өстенә салынган булган, үзләре шулай дип язып куйганнар. Моны күргәч, йөрәкләр жу итеп китте, татар зираты өстенә салдылармы икәнни, дип борчылдым. Чытырман кебек урман-агачлар арасыннан кабер ташларын эзли башладык. Юлыбызга гөрселдәп ауган колач җитмәслек агачлар сузылып ятты, аларның ботаклары гына тырпаеп тора, кәүсәләрен мүк баскан. Каберләр өстендә йөргәнне чамалыйбыз, әмма ташлары күренми. Башта үсеп утырган агачларга кадакланган такта кисәкләрен күрдек, аннан соң мүкләнеп беткән ниндидер агач корылмалар пәйда булды, иң соңыннан айлы чардуганнар, татар исемнәре язылган кабер ташлары да очрый башлады. Әйе, бу – без эзләгән татар зираты иде... Әмма алай борынгы түгел, ташлардан күренгәнчә, иң күбе соңгы 60-70 елда җирләнгән татарлар. Чердын татарлары. Ниһаять, без аларны таптык, алар барысы да җир астына күчеп беткәннәр иде... Күз яшьләре аша догаларыбызны кылдык... Бәхиллек сорадык... Рухларына тынычлык теләдек.
Әлбәттә, без тапкан урын татар зиратының бер өлеше генә булырга мөмкин. Әмма ул бар, Чердында соңгы гасырларда да татарлар яшәгәнгә шәһәдәт биреп тора. Яфраклар коелгач, зиратның калган өлешләрен дә карап бетерергә кирәк булачак, бәлки, борынгы кабер ташлары да очрар.
Шунысына да игътибар иттек: татар зираты буеннан-буена валлар һәм ерганаклар белән уратып алынган. Бу исә Чердын шәһәренең саклану корылмалары да булырга мөмкин. Зират янындагы чиркәү дә төрле уйлар тудырды. Рөстәм хәзрәтнең әйтүенчә, ул мәчеттән үзгәртеп салынганга охшаган. Гомумән, Чердындагы барлык чиркәүләр дә мәчетләргә охшаган һәм кыйблага карап тора...
Чердын һәм Пермь крае буенча сәфәребез дәвам итә.
Безне монда әле ачылмаган, әмма һичшиксез ачылачак татар тарихы көтә!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
2023 ел, 12 сентябрь.
Чердын, Пермь крае 

Комментарии