«Бакыйлыкка күчкәнче күңелемдәгене авылдашларыма җиткерәсе иде»

Казанда яшәүче 84 яшьлек Салих абый Мусинның сагыш кунган йөзе мине фатир төбендә үк каршы алды. «Уз, әйдә» дигән ике сүзеннән генә дә өлкән яшьтәге әлеге бабайның җилкәсендә күтәрә алмаслык йөк барлыгын сизәргә мөмкин иде…

Салих абый соңгы арада редакция телефонына иң еш шалтыратучылар рәтеннән. Шалтырата да, тын гына: «өемне бирмиләр», дип кабатлый. 84 яшьлек картның йорты кемгә кирәк булган икән дигән сорауга ачыклык кертү өчен, без аның үзе белән күрешеп сөйләштек.

Салих абый тумышы белән Тәтеш районы Олы Тормы авылыннан. Балачагын ачык хәтерләмәсә дә, әти-әнисе янында, төп нигездә уздырган көннәре күңеленә уелып калган аның. Хәер, бу турыда хәзер сагынып искә алырга гына кала.

– Мин Олы Тормы авылында туып-үстем. Шунда белем алдым, өйләнеп, гаилә кордым, балаларымны үстердем. Тик тормыш адәм баласын бер җирдә озак тотмый, эш буенча Казахстанга китәргә туры килде. Шахтада эшләдем. Шунда төпләнеп тә калдык, – дип тормыш йомгагын сүтә башлады Салих абый. – Әйбәт кенә Казахстанда яшәп ятканда, заманалар үзгәрде. Казанга кайтып, фатир алырга уйладык. Читтә ятып булмас, балаларга да кирәк булыр дип, Казанга кайттык.

Салих абый хатыны һәм уллары белән Казанга кайтып, өч фатир сатып ала. Бер фатирда яшәсәләр, калган икесен улларына дип буш тоталар. Тик озак та үтми, гаилә башлыгының Олы Тормыда яшәүче абыйсыннан хәбәр килә: «Авылдагы төп нигез ишелеп ята, аны торгызырга кирәк. Синең ике фатирың барыбер буш тора, сат син аны». Салих абый ике дә уйлап тормыйча, ике фатирын да сатып, авылга кайта.

– Абый сүзен тыңлап авылга кайттым. Фатир саткан акчага төп йортны торгызам, имеш, – дип авыр сулады Салих абый. – Теләгәнем тормышка ашмады, акчам гына әрәм булды…

Авылга кайтышка, Салих абый кирпеч сатып алу турында белешә башлый. «Авылда яшәү турында хатыным Фагыйлә белән күптәннән хыялланган идек», – ди әңгәмәдәшем. Шулчак Салих абыйга күрше Олы Шәмәк авылыннан колхоз рәисе Таһир Абдуллин ярдәмгә килә.

– «Акчаңны миңа бир, мин кирпеч алып кайтам сиңа», – диде. Сүзенә ышандым шуның. Үз кулларым белән бар булган акчаны шуңа чыгарып салдым бит. «Бер атнадан кайтачак», диде – монысына да ышандым, ләкин бер атна көттем, ике… Ай көттем, ел, өч ел – ләкин кирпеч кайтмады. Дөресрәге, кайтты ул, ләкин рәискә. Минем кирпеч акчасына үзенә йорт салды.

Хәзер бу турыда тыныч кына искә төшерә алмый Салих абый. «Балаларым өлешенә йорт салып куйды бит алар. Балаларыма дигән акча бит ул, аларга дигән фатир», – ди ул үкенеп:

– Шул вакыйгадан соң тормышның яме бетте. Җаным һаман сыкрый. Хатыным да көн саен «балаларның азыгын тартып алдың», дип теңкәмә тиде. Үз хатамны таныдым, ләкин үзгәртү минем кулымнан килмәде. Абыем да Таһирның нинди кеше икәнен әйтмәде. Олы Тормыга килгән бер чуваш кына: «Пропали твои деньги», – дип кисәтү ясаган иде. Кайда инде ул аны тыңлау!

Хәзер Салих абыйны бер генә сорау борчый: кеше акчасына салынган йортта тынычлык бармы икән? Иртән торгач та, төнлә йокларга яткач та шул турыда уйланып йөри карт. Бу уйлары аны психиатрия больницасына да алып килгән.

– Ике тапкыр психбольницада ятып чыктым. Анысы үкенечле түгел: хатыным шул кайгыдан гүргә дә керде. Миңа да озак калмады инде. Түкми-чәчми 20-30 ел буе җыеп барган һәр тиенем кемнеңдер кесәсенә керде.

Ни кызганыч, үз дөреслеген ул әлегәчә дәлилли алмаган. Өстәвенә, Салих абыйның төп йорт нигезен дә авыл хуҗалыгы милке дип теркәгәннәр.

– Авылда миннән көләләр генә хәзер. Йортын карамый, беркемгә кирәкми икән дип. Карый алмыйм бит, үземнеке икәнен раслый алмыйм – белешмә бирмиләр. Барысын да чуалдырып бетерделәр. Ничә юрист ялладым, берсенең дә бу эшкә алынасы килми. Хәер, үзем дә ничә ел буе идарә органнары юлын таптыйм. Малайларым да күпме йөрде – барысы да нәтиҗәсез. Бер юрист таптык табуын, бөтен документлар да Тәтештә, шуның кулында хәзер. Аннан шалтырату көтәм, – дип сөйләп китте Салих абый.

Картның бармаган җире, тотынмаган эше калмаган. Район һәм Казанның идарә органнарына илтә торган юлларны яттан белә ул. «Ул йортның кирәге калмады инде. Ул минем тормышымның астын-өскә әйләндерде дә куйды, – ди Салих абый төп нигезе сурәтләнгән фотога карап. – Бу фотоны 2012нче елда ясаган идем, хәзер шуңа карап юанырга гына кала».

Без бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Олы Тормы авылы җирле үзидарә башлыгы Салихов Нияз Госман улы белән элемтәгә чыктык. Ул Салих абый турында да, бу проблема турында да белә икән.

– Минем авыл башлыгы булып эшкә урнашуыма әле берничә ел гына, ләкин бу мәсьәлә турында беләм. Салих абый бу йорт артыннан күп йөрде, билгеле. Ләкин проблема шунда ки, авылның элеккеге генераль планында Салих абыйның йорты колхоз җире булып санала, – дип белдерде башлык.

– Салих абыйга йортны берничек тә күчереп булмыймыни?

– Була. Йортны бабайга күчерер өчен яңа план төзергә кирәк, ләкин бу күп акча сорый торган эш, безнең аның кадәр акчабыз юк. Алар суд юлын да күп таптады инде, ләкин ярдәм итә торган әйбер түгел бу.

Салих абый: «Минем акчага йорт салды» дип раслаган колхоз рәисе Таһир Абдуллин белән дә элемтәгә чыктык. Авыл җирлеге башлыгы аны телефонын гел алмый дисә дә, аның белән сөйләшү бәхете елмайды.

– Кит инде, минме? Мин аның акчасын алмадым, – диде әңгәмәдәшем сүзнең нәрсә турында барганын аңлап. – Салих абыйны 30 еллап күргәнем дә юк инде. Элек халыкның мал-мөлкәте белән колхоз идарә итә иде бит. Шул вакытта ук Салих абыйларның колхозга ниндидер бурычы калган булган, шуңа күрә аның йортын колхоз үз милке итеп теркәгән. Ә акчага килгәндә, мин аның акчасын алмадым.

– Кирпеч алып кайткансыз бит?

– Кирпеч алып кайттым. Без аның белән туган тиешле кешеләр. Якын туганнар булмасак та, кодалар аркылы туганнар. Гөнаһысына кермим, миңа Салих абыйның бер начарлыгы да тимәде. Аның атасы да бик яхшы кеше иде, гаиләләре белән дин юлындагы кешеләр алар, начар димим. Ярдәмләшеп яшәдек. Авыл җирендә болай да ярдәм итәбез инде бер-беребезгә. Шулай бервакыт миннән ярдәм сорап килде бу, кирпеч алып кайтыйк дип. Мин блок алып кайта алам дидем, алып кайтып бирдем. Ул блок һаман да аның бакчасында, чүп үләне арасында ята. Аны беркемгә бирмәде дә ул. Авылыбызда мәчет салабыз дип, ул блокны сорап та караганнар иде. Барыбер кирәксезгә ята бит, савабы булыр дип тә карадылар, аңа да каршы килде. Белмим, ләкин аның акчасына йорт та салмадым, кирпечен дә урламадым. Аның алдында иманым чиста.

Салих абый исә үз сүзендә кала бирә. «Мин 3 ел кирпеч кайтканын көттем. Кайтты ул, ләкин аны үзенең капка төбенә урнаштырды, миңа ярты-порты блоклар алып килеп бирде. Судлашкан да булыр идем, абыем ирек бирмәде», – ди карт. Салих абыйның кулында кирпеч өчен түләнгән квитанция кәгазеннән кала бернинди документы да юк. Шуңа күрә дөреслеген дә раслый алмый ул. Хәер, аңа хәзер йорт кирәк тә түгел инде.

Барлык идарә органнарын таптап йөреп тә, юрист белән эшләп тә, нәтиҗәгә ирешә алмаган әлегә картка ничек ярдәм итә алабыз соң, дигән сорау баштан узды. Фикеремне аңлагандай, Салих бабай, миңа карап: «Сеңлем, мин бик нык авырыйм. Миндә начар авырту. Бу дөньяда соңгы көннәремне яшимдер. Миңа ул йорт кирәк түгел. Шуның аркасында бөтен тормышымны җимердем, хатынымны гүргә керттем, балаларымны фатирсыз иттем. Ләкин үз башымнан үткәргәннәр турында газета укучылары белән бүлешәсем килә. Шушыны укып, алар минем кебек ялгышлар кылмасыннар иде. Иң зур теләгем – күңелемдәгене авылдашларыма җиткерү. Газетаны минем авылдашларым алдыра. Тормышымдагы шушы тетрәндергеч вакыйга турында укысыннар иде».

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии