Күрше табиб

Күрше табиб

Олыларның: «Әз малың булсын, күп куанычы булсын», – дигәннәрен күп тапкырлар ишетергә туры килде. Әнием дә безне, бакыйлыкка күчкәч, барысы өчен дә җавап бирәсе була, дип үстерде. Комсыз байлар анда күчкәч ни дип җавап бирерләр, әлегә ул хакта уйламыйлар. Бу язмамны язарга этәргеч биргән сәбәп: Тәлгать Шәвәлиевнең «Күрәзәче» язмасы («БГ», №16, 26 апрель, 2023 ел).

Шушы гомерем эчендә бик күп табиблар белән очрашырга туры килде. Табиблар чыннан да бай яшәргә тиеш дип уйлыйм. Табиб булыр өчен уку срогы да кыска түгел. Авыру кешене дәвалау да җиңелдән бирелми.

Гомеремдә берничә операция кичердем. Армиядә сукыр эчәгем ялкынсынды. Бер атна эчендә тазартып, чыгарып та җибәрделәр. Урманда эшләгәндә аякка балта эләкте. Кулымны циркулярка пычкысы суырып алды. Хирурглар, берсүзсез, матур гына, бернинди катлаулануларсыз рәтләп куйдылар. Аларга Аллаһының рәхмәте яусын.

Чираттагы операция турында аерым язасым килә. Күп вакытта бала туганда авыру булып тумый. Яши-яши, авыр эшләрдән ватылып, сәламәтлеген югалта. 1990нчы еллар. Кече йомышны башкару тик торганнан авырлаша башлады. Төнлә дә әледән әле кыстата. Табиблар «простатит» дигән диагноз куйдылар. Операция кирәк. Тотындык хирург эзләргә. Кызымның күршесендә яши икән андый белгеч, үзе Казанның 7нче хастаханәсендә эшли. Бакча эшләре башланганчы, ясатырга иде, дим. Имеш, тиз генә ясатам да, бакчамда чабып эшләп йөри башлыйм. Кызым теге табиб белән сөйләшкән. Килергә кушып, чакырып калган. Март ае иде. Бардым, кердем, утырдым. Үз зарымны сөйләп бирдем. Өстәл тартмасыннан бер журнал алып актара башлады. «Мин планлаштырылган операцияләр ясыйм. Яңа елга кадәр бер генә буш урын да юк», – ди. Киләсе елга килерсең, ди. Авыру бит 9 ай буе табибның бушаганын көтеп тормый.

Кызым тагын бер табиб белән сөйләшкән. Бардым. Каршы алды. Урындыкка утыртып, Германиядә командировкада булуын сөйләде. «Менә анда табибларның бәяләре бар, акчаны капчыклап кына алалар, – ди. – Менә монда ничә еллар эшлим, окладым 120 сум гына». Тыңлап утырам. Миңа бушка хәйран гына «лекция» укыды. Аңладым, миннән акча өмет итә. Пенсияне өчәр ай ала алмаган вакытлар.

Хезмәт хакын кемгә күпме бирүне гади халык билгеләми. Колхозда бушка эшләп үстек. Үз хуҗалыгыбызда үстергән каз-үрдәкне дә, Совет илен баетырга кирәк, дип тартып алдылар. 18 яшем тулгач, Донбасс шахталарында эшли башладым. Көнлек хезмәт хакым 4 сум да 20 тиен. 1961нче елны алыштырылган акча белән шулай. Шуннан «подоходный», «бездетный», «коммуналка» налоглары тотып калына. Кайбер көннәрне ике генә тапкыр ашыйм.

Операция ясаган өчен бирергә минем акча юк. Акча турында сөйләшенмәде. Мине операциягә әзерли башладылар. Күрше караваттагы кеше инде операциядән соң өенә чыгарга әзерләнә. Аныкы уңышлы узган. Карчыгы операция ясаган табибка урманнан җыйган җиләктән кайнаткан кайнатма бүләк итмәкче була. Мин моны врач кабинеты янына алып бардым. Күземә күренәме дип торам, каршымда хатыным Гөлнур басып тора. Кулында түгәрәкләп төргән газеталар. «Күп шаулама! Иртәгә сиңа операция, шуны белешергә килдем», – ди. Аның табибка түгәрәк кенә суммада акча алып килгәнен соңыннан гына белдем. Кабинетка кереп, 1-2 минут сөйләшеп утырган булып, акчаны калдырып чыккан. Ул вакытларда телефоннар юк вакыт. Күршеләрдә телефон бар иде. Табиб күршеләрнең телефонын табып, «иртәгә шуның кадәр акча алып килмәсәгез, операция булмый», дигән. Менә акча авыруы нишләтә – төн йокыларын ала. Совет чорында табибларга кем нәрсә бүләк итә ала, шуны алып килде: кем ит-май-бал, кем коньяк...

Ярый, операция булды. Мин инде үземне таза-сау ир кеше дип уйлап йөрим. Тик ашыкканмын. Вакыты-вакыты белән тагын бәвел чыкмый башлады. Кисәкле-кисәкле кан да килә. Тагын киттем табиб янына. Юдырырга кирәк, ди бу 20-30 көн узгач. Аны операциядән соң икенче көнне үк күп мәртәбәләр юдырырга кирәк булган. Күп тә узмады, бер туганыбызга да шундый ук операция ясадылар. Аны икенче көнне үк көненә әллә ничә тапкыр юдырганнар. Көчләп-көчләп акча бирәм дисә дә, алмаганнар. Аның операциясе бик уңышлы булды, бернинди зыянын сизмәде. Бар функцияләре дә тиешенчә эшләп тора.

Ярар, акча бүген бар, иртәгә юк. Шулай да эшеңне җиренә җиткереп үтәргә кирәк бит инде. Мин әле ул вакытта урта яшьтәге көче ташып торган ир-ат идем. Ә теге күрше табиб бик баеды. Зур итеп йортлар салды. Аны 3 метрлы бетон койма белән әйләндереп алды. Яхшы машиналарда йөрде. Тик менә уйламаганда хатыны бакыйлыкка күчте. Бик зур йорты янында башын иеп басып торган кешене, бу бит теге миңа операция ясаган хирург, дип танып алдым. Ярар инде, шунысы өчен дә рәхмәт.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии