Тегү машинасы

Тегү машинасы

Сугыштан соң юклык заманнары. Тегү машинасы ул елларда хәзерге Мерседес машинасына тиң иде. Ул авылда сирәк кешеләрдә булды. Алар әниләре яки апаларыннан өйрәнеп, күлмәк, кофта, юбка ише киемнәр әмәллиләр иде. Урамыбызда әүбән Фәрхенисасы дигән түтиләрдә бар иде ул машина. Без кызы Флера белән дулар. Аларга барып кергәндә күзем гел шул машинада була иде. Бер елны Сабан туе җиткәндә әнкәй бераз акча юнәтеп, 3 метр чамасы гади ситсы сатып алды. Ә менә тектерергә акча юк. Илексаз районыннан 3 чакрым гына ераклыкта әнкәйнең бер таныш түтие бар. Болар хәлле генә тормышлы, ирле гаилә. Түти еш кына базар көнне (якшәмбе) Сарман базарына төшә. Базар ул елларда күрешү, сорашу, үзенә күрә бер ял кебек иде. Әнкәй базардан шул түтине ияртеп кайта. Аның чүпрәк сумкасында өеннән үк тыгып килгән бер түтәрәм (чирек) ипие була. Бер самавыр чәйне (чәй кипкән чөгендердән) шул ипекәй белән өчәүләп эчеп бетерәбез. Әнкәй ватып миңа да бер шакмак шикәр бирә. Шикәр зәңгәрсуланып тора, йодрык зурлыгында. Иңе 60 сантиметр чамасы теге 3 метр ситсыны түтигә күрсәттек. «Җәй көне эш бик күп бит. Әле бәрәңге дә эшләнмәгән, менә көз яки кыш булса, тегеп бирер идем», – ди түти. Бәрәңге бакчалары 25 сутый икән. Без элеккеге көнне генә үзебезнекен эшләп бетергән идек. Бәрәңгесен эшләп бирергә ризалашып, ситсыны алып киттем түтигә ияреп. Ләкин ул көнне икебез дә төп эшләребезгә тотына алмадык. Ишегалды тулы тавык-чебеш, каз-үрдәк, абзарда бозау, сабан туена суярга дип симертелә торган сарык тәкәсе. Иң элек мин су ташырга керештем. 5-6 көянтә суны бик тирән инештән, саз елгасыннан алып мендем. Өйләре инеш буенда гына. Түти йорт эшләрен, мал-туарын карады. Икенче көнне иртүк чәйләп алгач, мин бәрәңге бакчасына чыгып киттем, түтием машина артына утырып калды. Ул инде мин торганда сыерын савып, көтүен куып, ишегалды эшләрен бетергән иде. Бәрәңге эшләү инде соңга калган. Бәрәңгесеннән бигрәк, чүбе күп үскән. Төшке ашка чакырырга чыккан Газизә түтием эшемнән бик канәгать калды: «Шул арада бик күп эшләгәнсең, чиста эшләгәнсең», – диде. «Менә мин әле әллә-ни майтара алмадым. Тракторы ватылып, басудан малай кайтты, аңа ашарга әзерлисе булды. Җитмәсә, күрше хатыны керде, аңа чәй эчертеп йөрдем». Төшке аштан соң бераз ял итеп ал, көн кызуында эшләмә дисә дә, без авыл баласы, ничек итеп көпә-көндез ял итеп ятасың инде. Яңа әрем йолкып алып, идәннәрне себереп чыгардым, тагын 2-3 көянтә су китердем. Күршедә элек килгәндә танышкан кыз бар иде, аның янына кереп чыктым. Аннары түти белән икебез дә төп эшләребезгә керештек. Бәрәңге эше 3-4 көнгә сузылды. Инде күлмәк тә тегелеп бетте. Соң, әллә ни түгел инде: ике озын җиң (материал җиткәндә күлмәк, кофталарны һәрчак озын җиңле итеп тектердек), гәүдә өлеше туп-туры. Гәүдәнең калыккан, чыккан өлешләре дә юк бит әле ул чакта. Әллә ни сырлы-мырлы булмаса да, яңа әйбер яңа инде. Сабан туйлары үтүгә аны көн дә кия башлыйбыз.

Сабан туе дигәннән, ул елларда сабан туйлары авылларда да июнь ахыры, июль аенда үткәрелә иде. Район үзәкләрендә бер атна соңрак. Көрәш, йөгерү, баганага менү буенча авылда беренчелекне алган яшьләр районда да уенга кертелә. Аларны гадәттә авыл советы җитәкчеләре махсус машина яки атта алып бара. Шул Сабантуйга дип расходланып алган, тектергән күлмәк көзгә чаклы уңып, сыртлары агарып тузып, хәтта ямау салырлык хәлгә җитә. Бигрәк чыдамсыз, пырт иткәнгә дә ертыла иде ул Иваново шәһәрендә чыгарыла торган ситсылар. Үзебез үсеп, эшләп акча тапканда дөньяга крепдешин, крепжоржет, бостон, трикотаж, тагын әллә нинди тукымалар чыкты. Кибеткә әзер киемнәр дә кайта башлады. Тик бу киемнәр башта спекулянтлар кулында качып-посып кына сатыла иде. Үзем яшьтән үк Мәскәү, Ленинград, Рига шәһәрләренә сәяхәтләргә барган җирдән алдым андый кием-салымны. Бу киемнәр тузмый да, пычрак та йокмый, ләкин тәнгә генә ятышсыз иделәр. Җәен тирләтә, кышын җылысы юк. Шуңа халык кабат гади күлмәк-кофталарга күчеп бара. Һәркем күңеленә ятканын, үзе яратканын кисен, сайлау мөмкинлеге күп хәзер. Дөньялар гына имин булсын.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии