Катнаш никах татар башына җитәме?

Сахалин өлкәсенең башлыгы булып шактый еллар Игорь Фәхретдинов эшләде. Бу кеше үзенең нәсел тамырын яхшы белгән, йөрәге аша катнаш кан агуын яшермәгән. Үләренә берничә ел калганда ул Татарстанга килә һәм туры Балтач районына юл тота. Губернаторның әтисе дә, бабасы да шушы район кешеләре булганнар икән. 1930нчы елларда ачлыктан һәм хәерчелектән интеккән 35-40 яшьләрендәге Фәхретдин атлы кеше хатынын, балаларын ияртә дә, Себер якларына юл тота. Омск шәһәре тирәсендә туктала ул. Эшкә урнаша, балалар үсеп җитә. Олы улы Валентина исемле рус кызына өйләнә. Кая барасың, кыз эзләп кире Балтачка кайтып булмый. Бер киткәч, сине анда көтеп тә тормыйлар. Менә шушы катнаш никахтан туган балага Игорь дип исем кушалар. Баланың әтисе дә рус мәктәбендә укыгач, аралашырга мохит тә булмагач, татар телен оныта да башлаган була. Шул рәвешле Балтач кешесе Фәхретдиннең гаиләсе әкренләп урыслашып китә. Әмма Игорьның йөрәгендә татар каны кайный. Гомеренең согы көннәрендә булса да, ата-бабасының нигезенә кайтып, үзенчә дога кыла. Язмышның авыр һәм катлаулы булуына катнаш никахның ни гаебе бар соң?

Моннан күп еллар элек миңа Арча районы Ташкичү мәктәбендә фикер алышып утырырга туры килде. Арабызда авыл фельдшеры – Наҗия исемле хатын да бар. Балалары биредә укый, буй җитеп киләләр икән. Сөйләшә торгач, Наҗиянең чын исеме Надежда булуы ачыкланды. Авылга килгәч тә, әлеге яшь кызны авыл халкы бик ярата. Аны «үзебезнең Наҗия» дип йөртә башлыйлар. Халык яраткач, кыз үзе дә ияләшеп китә, татарча сөйләшә башлый. Чибәр һәм ягымлы кызга егетләрнең күзе төшмиме соң? Булдыклы комбайнчы егет рус кызына өйләнеп тә куя. Тора-бара балалары туа, аларга татар исемнәре кушалар. Наҗия үзе дә татар кызына әйләнә. Катнаш никахта татар гаиләсе барлыкка килә.

Мин үзем Арча районының Хотня дигән авылында яшәдем. Бетүгә дучар ителгән рус авылы иде ул. Авылда катнаш никахлар да бар иде. Татар күп вакыт уңга – Себер ягына караган инде ул. Менә шушы Себергә, тагын шул ук Омск каласына Арча районы Шекә авылыннан Зәйтүнә исемле кыз килеп чыга. Омскида Шекәдән ерак булмаган Хотня авылыннан килгән урыслар да яши икән. Фамилияләре Романов. Аларның Николай исемле туганнары армиядә хезмәт итеп кайтып, эшкә урнаша. Беркөнне Николай Зәйтүнә белән очраша. Еракта үз туган ягың кешесе якын була бит ул. Николай белән Зәйтүнә дә өйләнешеп куялар. Кызның Шекәдә әнисе яши, егетнеке – Хотняда. Тоталар да кайтып төшәләр болар туган якка. Николай Хотня авылында комбайнчы булып эшли, Зәйтүнәгә дә эш табыла. Ике кызлары туа. Аларга Люба белән Света дип исем кушалар. Бу балалар икесе дә миндә укыды, бик акыллы, тәртипле кызлар иде. Яхшы укыдылар, татарча да, русча да «су урынына эчәләр» иде. Көннәрдән бер көнне бу балаларның өйләренә кереп чыгарга булдым. Зәйтүнә апа ашарга әзерли, кызлар аңа мәш килеп булышып йөри иде. Өйдә үзара татарча сөйләшәләр. Озакламый Николай абый кайтып керде. Өйдәгеләр урысча сөйләшүгә күчте. Мин Николай абыйның «ты меня не уважаешь» дип йөргәнен хәтерләмим. Җәй җитсә, ул балаларын Шекәдәге әбиләре янына илтеп куя иде. Аларның тату һәм тыныч яшәүләренә катнаш никахлары берничек тә комачау итмәде.

Ә менә классташым Леонид Новоселов үзенең күрше кызына өйләнгән иде. Балаларын да бергә үстерә алмадылар, гаиләләре «шарт» итеп таркалды.

Бервакыт Волгоград ягыннан командировкадан кайтып килгәндә юлдашым 30-35 яшьләрдәге Мөхәммәтҗанов фамилияле кеше булды. Мин татарча эндәшкәч, татар телен белмим, диде. Аның әтисе Мамадыш районында туып үскән. Хәрби белем алгач, хезмәт итәргә Волгоград шәһәренә җибәргәннәр. Әлбәттә, мондый шартларда Мамадышка кайтып, кызлар күзләп йөреп булмый. Ул шундагы бер рус кызына өйләнә. Хәрбиләрнең тормышы билгеле инде – бер урыннан икенче урынга күчеп йөриләр. Володя исемле уллары да балачактан фәкать әби белән бабай тәрбиясендә була. Рус телле мохитта үсә. Володя үсеп, мәлгә җиткәч, әтисе дә срогын тутырып, пенсиягә чыга. Гаилә Казанга кайтып урнаша. Уллары фатир булдырып, үз тормышын кора. Кап-кара чәчле, кара сакал-мыек төрткән бу егетне бер татар кызы үз итә. Аның катнаш никахтан туганын күз алдына да китерми. Шулай итеп, тагын бер ярым катнаш гаилә барлыкка килә. Гомер уза. Волгоградтагы әби-бабай да картая, әби үлеп китә. Казандагы кызы, ягъни Володяның әнисе карт әтисен караудан баш тарта. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, үз баласын да үзе карап үстермәгән офицер хатыны каян карт әтисен карасын ди инде? Бабай оныгы Владимирга телеграмма суга: «Улым, мине алып кит, мин ялгызым гына яши алмыйм». Бабай оныгының гаиләсенә килеп, күңел тынычлыгы таба. Әле алай гына да түгел, Владимир Мөхәммәтҗановның Мамадыштагы татар әбисе дә исән икән. Ул аның янына кайткалый, ләкин гәпләшә алмыйлар. Әби – русча, онык татарча белми. Оныгы татар кызына өйләнгәч, әбинең түбәсе күккә тия. Әби белән килен очрашсалар, серләшеп туя алмыйлар, дип сөйләде Владимир. Әлеге гаиләнең кабат татарга әйләнүе хәзер Владимирның хатыныннан гына тора.

Катлаулы язмышлар турында тагын бер мисал китерим әле. Украинада олигарх Ринат Әхмәтов яшәде. Әтисе Донбасс шахталарында эшләп, шунда төпләнеп калгандыр ахры. Ринат та шунда туып, шунда белем алып, үз язмышын без белгәнчә хәл иткән. Аның нинди гаилә коруы мәгълүм түгел, ләкин балаларының исемнәре саф татарча. Менә шушы олигарх Донбасс кешеләре өчен ышанып бетә алмаслык гамәл кыла. 2014нче елгы вакыйгалардан соң Донбасстагы өлкән яшьтәге кешеләр авыр хәлдә кала. Украина аларга пенсия вәгъдә итсә дә, аны алуы бик катлаулы була, күп очракта мөмкин дә булмый. Менә шундый катлаулы чорда татар олигархы аларга ярдәм кулы суза – һәркөнне өлкәннәр өчен азык-төлек китертә. Бу вакытлы гына түгел, еллар буена дәвам итә.

Тагын бер үтә дә гыйбрәтле мисал. 1944нче елда Одесса шәһәрендә чигенеп баручы немец солдаты украин кызын көчли. Ни хәл итәсең, кыз бала моннан авырлы булып кала. Сугыш бетәр алдыннан бу хурлыкка түзә алмыйча, ул үз-үзенә кул салырга ниятли. «Мин фашист баласын тудырырга тиеш түгел», – ди. Моның агачлар арасында элмәк ясап маташуын хатын-кызлар күреп кала. «Нишләп фашист баласы булсын, ул синең балаң», – дип, кызның үзен дә, аның туачак баласын да саклап калалар. Шулай итеп дөньяга кыз бала туа. Сөйкемле, сау-сәламәт була ул. Үсеп җиткәч, егетләр артыннан калмыйлар. Ул үзеннән олырак кешегә кияүгә чыгып, ике кыз үстерә. Ул кызларның берсе – Елена Черняева, Казанда яши.

Икесе бер милләттән булып та, гаиләләрнең челпәрәмә килгәнен күреп торабыз. Аның төп сәбәбе – эчкечелек, җенси тотнаксызлык, эшләми генә рәхәт яшәргә теләү. Боларны дини идеология генә җиңә ала дигән сүз – юк сүз. Күптән түгел генә Дәрвишләр бистәсендә яшь бер татар хатыны белән сөйләшеп тордык. Ике яше дә тулмаган бәләкәй генә улы дөнья белән кызыксына: «Мама, мама!» – дип әнисенә эндәшә. «Ник улыңны татарча өйрәтмисең?» – дим. «Меня это устраивает», – ди.

Бик күптәннән Тукай бүләге иясе булган бик тә танылган язучының фатирына барып, әңгәмә корырга туры килгән иде. Менә шул фатирда әлеге язучының оныклары бер сүз дә татарча сөйләшмиләр иде.

Безгә катнаш никахлар ул кадәр үк куркыныч түгел, ә менә саф татар гаиләсендә ана теленнән ваз кичү, сайлап куелган татар депутатларының бертавыштан татар теленә каршы кул күтәрүе – коточкыч факт.

Әнис ЗАРИПОВ,

Казан шәһәре

Комментарии