Сабак

Бер гыйбрәтле хәл истән чыкмый. Уфа педагогика институтын тәмамлап, Башкортстанның Караидел районында эшләп йөргән чагым иде. Болмазы авылы урман һәм таулар кочагында, зур елга буенда урнашкан. Мин – яшь укытучы. Шундый ук тагын ике укытучы егет белән аерым йортта торабыз. Мич утын белән ягыла, билгеле, ашарга әзерләү дә үзебезнең өстә. Мәктәп директоры бик кырыс хатын иде. Кырыслыгы аркасында ялгыз идеме, ялгыз булганга кырысмы, анысын инде белмим. Биш-алты яшьләрдәге кызы бар. Бөтен нәрсә аныңча гына булырга тиеш иде. Укучыларга кул күтәрүдән дә тартынып тормый иде.

Бервакыт шул директор бер әбине мәктәпкә чакырткан. Оныгы турында сөйләшер өчен икән. Тәнәфес вакыты иде бу. Якты чырайлы, мөлаем йөзле әби укытучылар бүлмәсенә килеп керде. Укытучы хатыннар аның белән ягымлы гына, аны бик зурлап, хөрмәт итеп сөйләшә башладылар. Сәламәтлеге, район үзәгенә йөреп эшләүче килене турында сораштылар.

Шулчак ишектән, өермәдәй дулап, директор килеп керде. Исәнләшү юк, ни юк, әбине күрү белән:

– Ә сез беләсезме, ул бит тәмәке тарта, – диде.

– Беләм, кесәсеннән тәмәке чүбе чыкты, – диде әби, шундук боегып калган күзләрен аска төбәп.

– Шуннан? Бу турыда сөйләштегезме аның белән?

– Юк, – диде әби.

– Ничек инде юк! – дип шаккатты директор.

– Минем белгәнне ул белергә тиеш түгел.

– Аңламыйм, анысы нигә тагын?

– Алай ул оятын югалтачак, яшерми-нитми тарта башлаячак, тыңлашудан туктаячак, – дип аңлатып бирде әби. – Бик уңган, булдыклы малай ул, өйдәге бөтен ирләр эшен ул эшли.

Әңгәмә шул урынга җиткәндә генә, класс җитәкчесе әлеге малайны ияртеп килеп керде. Директор шунда ук аңа ташланды:

– Син нигә әбиеңне хурлыйсың? Синең өчен кем укыр?

Малай ничек башын иеп кергән булса, шулай башын иеп басып тик торды. Нәрсә генә дип тиргәмәде аны директор, ничек кенә «төзәлермен, укый башлармын» дигән вәгъдә ишетергә тырышмады, малайдан бер генә сүз дә тартып ала алмады. Әби дә сүзсез генә оныгына карап тора. Күзләрендә шундый сагыш, оныгы өчен борчылу. Битләре алсуланып яна иде...

Кырык биш ел элек булган хәл бу, ә һаман онытылмый. Грамотасыз авыл әбие бөтен укытучылар коллективына нинди тәрбия сабагы бирде бит! Чыннан да, халык акылы һәрнәрсәдән зирәгрәк, зуррак күрәсең.

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Марс ЯҺУДИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии