«Без – 41нче ел балалары» фильмы турында: «Сугышның тынычрак ягы да бар икән»

«Без – 41нче ел балалары» фильмы турында: «Сугышның тынычрак ягы да бар икән»

«Коридорга чабата тузаны аркылы көлтә-көлтә булып кояш нурлары сузылган иде. Менә дөньяның рәхәте кайда икән! Әле кичә генә без колхоз басуларында көлтә кертә, бәрәңге ташый идек. Үгезне туарып тәртә арасыннан этеп чыгарганга әле тәүлек тә тулмаган. Тырнак төпләрендәге дегет, оекбаштагы арпа кылчыклары, бирчәйгән уч төпләре – кичәге тормышның истәлеге әнә шулар. Миләр катып калган, аларны кыймылдатмаганга өч-дүрт ай. Миләрдә ике-өч кенә тирән сыр бар. Аның берсе – сугыш, канкойгыч сугыш турында...».

Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41нче ел балалары» повестеның беренче юллары бу. Хәер, үз гомерендә бер тапкыр булса да бу әсәрне укымаган кеше сирәк булыр. Ишетмәүчеләр, гомумән, юктыр да. Бөек Ватан сугышының әче җиле һаман да күпләрнең күңелен тырмап исә. Бу чор онытылмый. Онытылырга тиеш түгел дә! Әсәргә нигезләнеп төшерелгән яңа татар фильмы – «Без – 41нче ел балалары» фильмының төп шигаре әнә шундый.

– Сугыш турында фильмнар күп. Әмма Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – 41нче ел балалары» әсәренең игътибар үзәгендәге теманы үзәккә алган фильмнар еш очрамый. 10 ел элек, «Яңа Гасыр» телеканалында эшләгәндә, «Ак чәчәкләр» сериалыннан соң, үзалдыма М.Мәһдиев әсәре буенча фильм төшерү максатын куйган идем. Ниһаять моңа ирештек, – дип башлады сүзен фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова. – Фильмда сурәтләнгән сугыш – ул, мөгаен, күләгә генәдер. Шәхсән миңа тыл тормышын нәкъ менә яшьләр күзлегеннән күрсәтү мөһим иде. Текст авторының юморын саклау да безнең бурыч булды. Шуңа күрә безнең төп максат – хәрби тарих битенең кансыз, әмма катлаулы чорын экранлаштыру. Бөек Ватан сугышы безнең илдәге һәр гаиләгә кагылган, шуңа да фильм тамашачы күңелендә сакланыр дип өметләнәм.

«Безнең балалык еллары дәһшәтле Ватан сугышына туры килде. Бу китапны язар алдыннан мин үземнең бала чагымны, үсмер елларымны тагын бер кат күңелдән кичердем. Шулай булгач, безгә бүген ничә генә яшь булмасын, кешеләр безне бүген кайсы буынга гына кертеп сөйләмәсен, мин яшьтәшләрем исеменнән бер дә шикләнмичә әйтә алам: без – кырык беренче ел балалары», – дип язган Мөхәммәт Мәһдиев үзенең әлеге әсәрендә. Фильмның язучының туган ягы – Арча районы Гөберчәк авылында төшерелүе очраклы хәл түгел. Мондагы сукмак, йорт, авыл һавасы – барысы да язучының хатирәләрен саклый. Дөрес, бу чорны фильмда сурәтләү бик җиңелләрдән булмаган. Фильмның режиссеры Әмир Галиәскәров сүзләренчә, төшерү процессының катлаулылыгы – чорны реконструкцияләүдә. Сугыш елларында Арча педагогика училищесы урнашкан бина җимерелмәгән. Ә менә шул чор йортларын табуы кыен. Агач йортлар да хәзер авылларда юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә авыл йортын – бер, авыл клубын – икенче авылдан эзләргә туры килгән. Шунысы игътибарга лаек: кино төшерү процессында кулланылган агач чемодан, китаплар һәм уку кирәк-яраклары – барысы да язучының шәхси әйберләре.

Фильмдагы вакыйгаларны чынбарлыкка якынайтуның тагын бер алымы – киноның аклы-каралы итеп төшерелүе. Бу – совет чоры фильмнарына охшатырга тырышу. Режиссер өчен «Летят журавли» һәм «Иваново детство» фильмнары үрнәк булып торган.

Ильяс ролен – Г.Кариев театры артисты Булат Гатауллин башкара

Фильмның сюжеты әсәрдәгечә: Бөек Ватан сугышы елларында педагогика училищесында укучы яшүсмерләр тормышы бәян ителә. Картинада сугыш хәрәкәтләре, фронт, хәрби операцияләр юк. Тамашачы бары тик тыл – бер татар авылын гына күрә. Юкка гына бу фильмны «сугыш турында иң тыныч фильм» дип атамыйлар. Авыр еллар булуга карамастан, анда яшәүчеләр эшләргә, күңел ачарга да тырыша, укырга һәм яратырга да өлгерә.

Фильм төшерүчеләр алдына куелган бурыч – зур булмаган бюджетка ия булып, кыска гына вакыт эчендә татарстанлыларның күңеленә үтеп керерлек фильм төшерү. Ике айга якын вакыт эчендә аны төшереп бетерүгә ирешкәннәр. Ә фильм өчен 4 миллион 700 мең сум акча бирелгән. Бу – «Татар халкының тәңгәллеген саклау» республика программасы буенча алынган субсидия.

– Чынлыкта бу бик аз. Нормаль тулы метражлы фильмны, ким дигәндә, 20 миллион сумга төшерергә кирәк. Без чыгымнарны киметү өчен барлык мөмкинлекләрне дә файдаландык, – ди продюсер.

Фильмның актерлар командасы зур түгел. Төп рольләрне Казан театр училищесы студентлары һәм аны тәмамлаучылар башкара – Булат Гатауллин, Алмаз Муллаянов, Рәис Әхмәтзакиров, Айзат Хәйруллин һәм Илсаф Нәҗипов. Укытучылар ролендә «Болгар радиосы» алып баручысы, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин, Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев, Татарстанның халык һәм атказанган артисты Искәндәр Хәйруллин да бар.

– Кызганыч, тик Ватан сугышы бер гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Нәкъ менә шуңа күрә бу тема безнең һәрберебездә чагылыш таба дип уйлыйм. Минем бабам Берлинга барып җиткән һәм күп бүләкләргә лаек булган. Бу – беренче һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены, «Варшаваны азат иткән өчен», «Берлинны алган өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре. Әсәр үзәгендәге тема минем өчен якын. Күп кенә фильм һәм әсәрләрдә без сугыш дәһшәтләрен күрәбез икән, монда гади, әмма мөһим әйберләр – яшьләрнең җиңүгә ышануы, сугыш чорының авыр шартларына карамастан, уку теләге һәм киләчәккә өмете – беренче планга чыга. Бу проектның максаты арасында – ике чорны якынайту, ул вакыттагы яшьтәшләребезнең ничек яшәгәнен аңлау һәм күз алдына китерү дә бар, – диде Ильяс ролен уйнаучы Булат Гатауллин. Булатның фильмда төп автор ролен башкаруы да очраклы хәл түгел. Баксаң, аны Мөхәммәт Мәһдиевнең яшь чагына охшатучылар күп икән.

Шундый катлаулы чорда да иза чигеп һәм чыныгып үскән яшьләрнең киләчәккә ышанычы мактауга лаек. Нинди авырлык аша узсалар да, аларның күзләрендә, һәр адымнарында, сүзләрендә бары ике бурыч яткан – түзәргә һәм яшәргә! Бүгенге яшьләр белән ул чор яшүсмерләре арасыннан чагыштыру үткәрсәк, ул чордагыларны якты киләчәккә ышаныч яшәткән һәм алар шуңа ирешкән дә. Ә бүген... Бәлки, ышанырга гына кирәктер?..

Киносценарий язуда М.Мәһдиевнең энесенең хатыны – Әлфирә Мәһдиева да катнашкан. Шуңа күрә фильм сюжеты әсәрдәгегә якын. Татар киносын төшерү әллә ни озак вакытка сузылмаган. Кышкы сәхнәләр – ике, җәйгеләре 15 көндә төшерелгән. Шулай да истә калырлык мизгелләр шактый булган. Әйтик, фильмда төшерү өчен махсус хәрби рецепт буенча ипи пешерелгән. Актерлар аның үзенчәлекле исен билгеләп үтә. Шулай ук 40нчы еллардагы йорт та табылган. Анда гомер буе авыл китапханәсендә эшләгән хатын-кыз яшәгән, ул җиде ел элек вафат булган, әмма йорты бик яхшы хәлдә сакланган. Сандыгындагы кием-салымны да улы рөхсәте белән фильм геройлары образын булдыру өчен файдаланганнар.

Иске кием киеп кенә үзеңне шушы чор кешесе итеп тоя алмыйсың. Һәр актер үз ролен башкаруга җаваплы караган. Берәүләр бу чор кешесенең характерын аңлау, хис-кичерешләре белән танышу өчен күп китаплар укыса, икенчеләре сугыш турында фильмнар карый. Ә менә фильмда фронттан кайткан ир-ат ролен башкарган Зөлфәт Зиннуров әзерлек процессын болай дип тасвирлый:

– Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – 41нче ел балалары» әсәре буенча төшерелүче фильмда катнашырга насыйп булды. Чакыручыларга, оештыручыларга, барлык артистларга зур рәхмәт! Күп булса, 10-15 минутлык эпизодта катнашканмындыр. Менә шуны төшерер өчен бер көн үтеп китте. Андагы аппаратура, андагы ут, андагы нечкәлекләр... Бик дулкынландым. Махсус берничә көн кырынмадым, чәчне һәм тырнакны кисмәдем. Ул монологымны ятлаулар... Театр, кино артистларына Алла ярдәм бирсен!

«Без – 41нче ел балалары» фильмы хәзерге вакытта Татарстан районнары һәм Казан шәһәре кинотеатрларында прокатта. Балаларга күрсәтү өчен, фильмны оештыручылар республиканың төрле район мәктәпләренә очрашуларга да йөри. Ә Казан халкы әлеге фильмны 5нче майдан 11нче майга кадәр «Мир» кинотеатрында карый ала. Тиздән ул телеэкраннарга да чыгар дип ышандыралар.

Мөхәммәт Мәһдиевнең әлеге повесте – телевизион фильм төшерергә лаек булган бердәнбер әсәр түгел. Әйтик, хәзер Әмирхан Еники әсәрләре буенча татар фильмы төшерелә башлаячак. Хәер, һәр татар язучысының иҗатында да экранга менәрлек әсәрне табарга мөмкин. Теләк, сорау һәм хөкүмәттән ярдәм булса, әлбәттә.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии