Фәридә ШӘКҮРОВА: «Яшь калырга сөлекләр һәм яхшы уйлар булыша»

Фәридә ШӘКҮРОВА: «Яшь калырга сөлекләр һәм яхшы уйлар булыша»

Бу хәбәргә әле һаман да ышанып бетә алмыйбыз: 12нче март көнне редакциябезнең дусты, танылган табибә, күп еллардан бирле гирудотерапия өлкәсендә эшләүче Фәридә ШӘКҮРОВА мәңгегә күзләрен йомган.

Үлемне кабул итү беркайчан да җиңел түгел. Авырып ятмаган, йөгереп йөргән, әле күптән түгел генә телефоннан хәбәрләшкән кешенең китеп барганына ышану бигрәк тә кыен. Фәридә апаның вафат булуын ишеткәч тә, редакция белән шок халәтендә калдык. Әле кайчан гына сөлек белән дәвалау турында чираттагы язмасын җибәргән, февраль урталарында шул язма буенча озак кына телефоннан сөйләшкән идек. Фәридә апа татар теленең бөтен нечкәлекләрен белеп, әйбәт итеп яза. Шулай да: «Хаталар калган булса, үзең төзәт, матурла, сиңа ышанам», – дигән иде. Һәрвакыттагыча хәлләрне сорашты, бөтен коллективка сәламнәр җиткерде, газета хәбәрләре белән кызыксынды. Әле кичә генә иде кебек югыйсә. Ә бүген инде ул юк…

Кайгылы хәбәрне Фәридә апаның олы кызы Айсылу җиткерде:

– Әни авырып ятмады. Барысы да кисәк булды, шуңа күрә үзебез дә һаман ышанып бетә алмыйбыз. Февральнең 24ендә әнигә микроинфаркт булды. 7нче больницага салдык. Хәле яхшыруга таба бара иде кебек. Реанимациядән гади палатага күчерергә әзерләнделәр. Ләкин 12нче март көнне әни инфаркт кичерде һәм безнең арадан китеп барды.

Ул шушыларны әйткәч, нәрсә әйтергә белми, тынып калдым. Айсылу үзе сүз башлады: «Әни гел белем алды. Пандемия башлангач, дәваланырга килүчеләр кимеде (Фәридә Шәкүрова лицензия алып, өенең бер бүлмәсен бөтен шарты туры килгән дәвалау кабинеты ясап, авыруларны шунда кабул итә иде. – ред.). Ләкин әни кул кушырып утырмады. Әле кайчан гына Мәскәүгә барып, кабат белемен күтәреп кайтты. Әти белән «загранпаспорт»ларын яңарттылар, чикләрнең ачылганын көттеләр. Планнары зурдан иде, әни яшим дип яшәде…»

Фәридә апаның эше сөлек салдым да бетте түгел. Табибәдә сөлек салдырып караган кеше буларак язам бу сүзләрне. Башта кешене тыңлый, рухи һәм физик хәле белән кызыксына иде ул. Тыңлар кеше барында ачылып китәсең бит. Фәридә Шәкүрова күпләр өчен психолог та булгандыр дип уйлыйм. Һәр кешенең борчу-мәшәкатен, моң-зарын йөрәге аша уздыра, дәвалау курсы тәмамланганнан соң да элемтәне өзми иде ул. Әллә ничә ел элек дәвалаган кешеләре турында истәлекләр сөйләгәне хәтердә. Йөрәге зур иде, һәм ул йөрәк көннәрдән бер көнне түзмәгән, күрәсең…

Фәридә Шәкүровага 69 яшь иде. Ләкин аны күрсәң, бер дә аның хәтле биреп булмый. Берсендә шулай дигәч, Фәридә апа: «Миңа яшь калырга сөлекләр һәм яхшы уйлар булыша. Начарны уйлап яшәсәң, тизрәк картаясың», – дигән иде.

Сөлек белән дәвалануның файдасы хакында бик озаклап сөйли ала иде ул. 2017нче елда газетабызга биргән интервьюсында гирудотерапиягә ничек килүе хакында болай дип сөйләде:

– Мин үзем югары белемле табибә. Практикамда шундый очраклар булды: кешеләргә химик составлы дарулар язып бирәм – файдасы булмый, киресенчә, хәле начараеп, чир хроникка әйләнә. Дару кайсы җир авырта – шул авыртуны басып, чирне киресенчә тирәнгә кертә яисә авырту башка урынга күчә. Без, табиблар, моны беләбез, тик дару язмый да булдыра алмыйбыз. Менә шушыларны белә торып, авыруларның күзенә күтәрелеп карау оят иде миңа. Ничек инде мин аларны дәвалый алмыйм, дип, чарасызлыктан тотынган эш булды ул гирудотерапия.

Аңа кадәр әле мин энә белән дәвалау терапиясенә укыдым. 1993нче ел иде бу. Шул юнәлештә эшләдем, тик барыбер нидер җитеп бетми иде. Эзләнә торгач, гомеопатия буенча да белем алдым. Тик барыбер дәвалау мин теләгән нәтиҗәне бирми иде. Шуннан 1998нче елда Мәскәүгә барып, сөлек салу буенча укыдым. Без, табиблар, нинди дә булса дәвалау алымын куллана башлаганчы үзебездә сынап карыйбыз бит. Сөлек салу буенча укытучы белгеч тә: «Әйдәгез, кемгә салып карыйк?» – дип сорады. Төрле төбәкләрдән килгән табиблар җыелышкан идек, беребез дә сөлек салу белән таныш түгел. Курсташларым бер почмакка өелештеләр дә басып торалар. «Миңа салыгыз әле», – дидем, кызыксынуым бик көчле иде шул. Сөлек салгач бөтен күзәнәгем шатланды, ул вакыттагы рәхәтлекне аңлатып бетерә алмыйм. Шунда укып кайткач, эшли башладым. Ул вакытта Татарстанда сөлек салу турында ишеткәннәре дә юк иде әле…

Фәридә апаның ире Азат абыйның, кызлары Айсылу белән Асиянең, барча якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын!

Сүз азагында. Фәридә апа шушы фотографиясен бик ярата иде. Бервакыт интервьюга фото сорагач, шушыны тәкъдим итеп: «Монда мин дә чибәр, сөлекләрем дә бар», – дигәне хәтердә.

Редакция коллективы исеменнән, Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии