Көлкегә калдым

Бервакыт, Арча башында торам шулай «попутка» туктатып, үзем Кенәргә кайтырга җыенам. Бер «Ока» машинасы килеп туктады, Шушмабаш авылына кайтучы икән. Миңа ул авылга кайтасы булмагач, ишекне шапылдатып ябуым булды, машина кузгалып та китте. Карасам, машина ишегенең тоткасы минем кулда калган! Әй чабам теге машина артыннан, үзем кул изим. Ә «Ока» тизлеген арттыра гына бара бит. Йөртүче дә әллә ни уйлагандыр инде.

Хуҗалыкта кирәге чыгар әле дидем дә, теге ишек тоткасын сумкама салып куйдым. Кирәге дә чыкты! Күрше малае «Әй, миңа нәкъ шундый кирәк иде бит!», диде дә, үзенә алып чыгып китте.

Икенче бер кызык вакыйганы дус кызым сөйләгән иде.

Абыйсы өйләнергә җыена икән моның. Иптәш кызым, әнисе белән Казан базарына барырга җыенып йөриләр. Ул вакытта, «Юпи», «Зока» кебек суга болгатып эчә торган порошоклар бик популяр иде. Дустымның абыйсы әнисенә: «Әни, ул «Зока»ны күп итеп алыгыз, ясап куярбыз да, графиннар белән табынга чыгарырбыз, арзангарак та төшә ул», ди. Китәләр болар Казанга.

– Базарда бераз йөргәч, әнинең исенә абый әйткән йомыш искә төшкән. Мин алдарак барам. Әни бераз арттарак атлый.

– Кызым, кызым! Абыең әйткән теге суга карап йөр, күренмәс микән ул суга», – димәсенме?! Бөтен кеше безгә борылып-борылып карый башлады. Мин әнигә «Зока» ул дип аңлатып та карыйм, юк аңламый гына бит!

– Оялма кызым, безнең авыл халкы икәнен киемнәрдән үк болай да таныйлар инде», – ди. Таныйлар инде, тезеңә кадәр йон оек киеп куйгансың да, дим әнигә.

Ул, җаныем, иртән сарайда киеп йөри торган кәлүшләрен дә салырга оныткан булып чыкты, дип сөйләп көлдергән иде иптәш кызым.

Лилия ХАДИЕВА,

Арча районы, Яңа Кенәр авылы.

Комментарии