Тарихи хәтер

1552нче елның 2нче октябрендә Казан ханлыгы явыз Иван IV һәм аның 180 меңлек баскынчылары тарафыннан яулап алына һәм җимерелә. Казан, янәшә-тирәдәге җирләр канга батырыла, бик күп халкы кырып-суеп бетерелә, чабаталы хәерче йолкышлар ханлыкның бөтен байлыгын талап, исән калган хатын-кызларны, арба күчәреннән тәбәнәгрәк малайларны дистә меңнәрчә мал-туардан торган зур көтүләр, бихисап байлыклар төялгән хисапсыз олаулар белән бергә коллыкка куып алып китә. Гасырлар дәвамында татар халкы кыргыйларча көчләп чукындырыла, мәчетләре яндырыла, җимерелә, мәсхәрә ителә, каршы килгәннәрне ерткычларча асалар, суялар, тереләй утта яндыралар.

Шундый ук язмышка Кырым, Хаҗи Тархан, Нугай, Себер ханлыклары да дучар ителә. Нәтиҗәдә җир өсте һәм җир асты байлыкларының 90 процент чамасы татар җиреннән торган, явызлыкка корылган империя 4-5 гасыр дәвамында татар байлыгын талап, аны изеп, хокукларын тартып алып, динен, телен милләтен мыскыллап, типтереп яши. Бу хакта хәтта урыс елъязмаларында болай дип искә алына (автор тәрҗемәсе):

Канга туймас ерткычлар йөри иснәнеп,

Йортларда, мәчетләрдә канга кинәнеп.

Картмы, яшьме, табылса берәү генә дә,

Шунда ук хәнҗәр кадыйлар күкрәгенә.

Бөтен җирдә өелгән мәет таулары,

Елга, чокыр, кое, урман канаулары.

Күл, елга, коелар кызыл – аккан каннан:

Исәннәр җиде көн су эчә алмый аннан.

Көн дә таңнан төнгәчә барган бу суеш –

Дөньяда тиңе булмаган вәхши сугыш…

Канлы үлек белән капланган йорт-нигез,

Өелгән гәүдәләр койма белән тигез.

Урыслар Казанны талап, чумды байлыкка:

Җитте ул хатын, бала, туачак оныкка.

Ашап-эчеп, уйнап-көлеп, ачтылар күңел,

Эшләп тапкан мал түгел бит, һич тә жәл түгел.

1990нчы елдан башлап, 15нче октябрь шул канлы фаҗигане искә алу, ягъни Хәтер көне буларак билгеләп үтелә. Ләкин кайбер өстен фиркачылар һәм манкорт татар-депутатларның каршы килүләре сәбәпле, ул әлегә кадәр рәсми рәвештә үткәрелми. Милләтче-шовинистлар татар халкы өчен Гитлерга караганда да күп тапкырлар явызрак, җирәнгечрәк булган шул канэчкеч-фашист явыз Иванны аклап, яклап, мактап, алдап гаепсез итеп күрсәтергә омтыла; һәйкәлләр куеп, хач-тәрегә табынган кебек, багынып, шуңа табына.

Телгәләнә бәгырь, әрни йөрәк,

Якынлашкан саен Хәтер көне.

Искә төшә татар тарихының

Кара канга баткан хәтәр көне –

Тарихтагы Варфоломей төне*.

Җимерелгән Казан, тынган азан,

Татар кан-яшь, аһ-зар, ут эчендә…

Бүген әрни йөрәк баскыннарның

Гөлбакчадай ханлыкны җимереп,

Халкын кырып, талаган өчен дә.

Тормышы һәм җаны китек булды:

Таптадылар аен, динен, телен.

Әмма батырларча көрәште ул

Азат итәр өчен туган илен,

Сындырырга дошманының билен.

Аһ орулар, үкенүләр бетмәс,

Хәтерләтер аны Хәтер көне!

Күтәрелсә ае, дине, теле,

Яктыргандай булыр кара көне –

Баскыннарның Варфоломей төне…

Богау салып, зинданнарга япты,

Илдән сөрде, көчләп чукындырды,

Мәчет-мәдрәсәләрне яндырды,

Гасырлар буена күп талады,

Тик иманны тартып ала алмады.

Тәре таккан куштан мөртәтләрне

Пугач яулары белән өркеттек!

Аебызны, мәгърур Ак Барсны

Төп канунга кабаттан Беркеттек!

Без бу көннәрне бик озак көттек!

* Варфоломей төне – 1572нче елның 24нче августына – «изге Варфоломей» бәйрәменә каршы төндә Парижда католикларның гугенотларны (XVI гасырда абсолютизмга һәм Франциядә хөкем сөргән католик чиркәвенә карата дини-сәяси оппозиция вәкилләре) массачыл төстә кыру-суюы. Шул төндә 30 меңләп кеше суеп үтерелә. Күчерелмә мәгънәдә: Варфоломей төне – кешеләрне ерткычларча, массачыл төстә кыру, сую. Явыз Иван явы 1552нче елда Варфоломей төнен татар халкына карата куллана.

Хәнәфи БӘДИГЫЙ,

Казан шәһәре

Комментарии