Пушкинны сагынып

Пушкинны сагынып

Унике яшемдә нык кына салкын тидереп, шифаханәдә ятып чыктым. Терелеп чыккач, Казанга ренгентка җибәрделәр. Караңгыдан торып, әни белән «» станциясенә кадәр җәяүләп бардык. Ул көнне поездга өлгермәдек, кереп кунып чыктык. Икебезнең дә аякларда чабата. «8нче колония» дип йөртелгән бистәдәге баракларга барып җиткәнче чабатабыз «чәчәк атты». Абый каяндыр юкә (тубырча) юнәтеп чабаталарны ямап бирде.

Иртәгесен туган тиешле абыйга ияреп «Большая Красная» урамында урнашкан диспансерга киттек. Ул вакытта 9нчы трамвай хәзерге цирк бинасына кадәр генә йөри иде. Трамвайдан төшкәч, җәяүләп киттек. Абый миңа, иртәгә үзең генә барасың, юлны карап бар. Исеңдә тот, менә таш койма, әнә, кызыл кирпеч йорт, тимер капка, әнә, озын торба, агач йорт, тимер рәшәткәләр, дип күрсәтеп бара-бара, барып та җиттек. Шифаханәдә Надя исемле шәфкать туташы белән таныштырып, эшенә китеп барды. Берәр нәрсәне аңламасам, аннан барып сорадым. Кайсында өйрәтеп җибәрде, озатып куйды. Бер баруымда, йөри торгач, Ирек мәйданына барып чыкканмын. Казанда беренче тапкыр, барысы да сәер, кешеләр дә гел каядыр ашыга, мине күрмиләр дә. Шулай тирә-якны күзәтә торгач, А.С. һәйкәлен күреп алдым. Шулкадәр куандым. хәтле Казанда танышыңны очрат та, куанма тагын.

Пушкинның каршына басып урыс телендә «Зимняя дорога» дигән шигырен укып бирдем. 1961 елны Казанга килеп урнаштым. Безнең фабрика тәрәзәсеннән күренеп тора. Пушкин һәйкәле күренми. Бер кешедән дә сорамыйм, сеңлем белән аның һәйкәлен эзли башладым.

Авылдан хат биреп җибәрделәр. Аны Зоя Космодемьянская урамына илтә бардым. Менә шунда инде Пушкин һәйкәлен күреп: «Менә син кайда икәнсең?» – дип елап җибәрдем. Елавымның сәбәбе: Пушкин һәйкәле каршына басып, кендектән телогрейка кигән, кара шакмаклы юка шәлдән, чабаталы 12 яшьлек кыз баланың шигырь укып торганын күрдем.

.

–ЧыпчыкКазан.

 

Комментарии