Эх, авылым бизәкләре!

Җәтмә белән балык сөзгән яланаяк малай чакларымны хәтерлим. Хәләви, Нәфис таллыгы иңкүлегендә каен җиләге, мәтрүшкәләр, хуш исле үләннәр үсә. Янәшәдә генә Хисмәтулла бабай таллыгы. 25 ел «Порт-Артур»да хезмәт иткән, 100 яшькә кадәр яшәп дөнья куйган авылыбыз мулласы булган ул. Рәттән генә көмеш сулы – «Быргы чишмәсе». Бу чишмә буенда ялга кайткан патша солдатлары быргы уйнатып күңел ачканнар. Исеме дә шуннан калган.

Бүгенге болгавыр заманда бу урыннардан үткәндә, йөрәк сыкрап елыйсы килә. Ул инеш, чишмә буйларына ниләр генә ташламаганнар. Югыйсә, хуҗалыкта чүпне юк итәргә була бит. Мин үзем яндырам, я күмәм.

«Комлык»та да шул ук күренеш. Янәшә-тирәдә нинди төзелеш бара, комны шуннан алалар. Ансат ич, акча да түләп торасы юк. Аннан Фәсхетдин бабай казыган чишмә. Ул халык телендә «Фәсхи» чишмәсе, дип йөртелә. Җирле үзидарә чишмәне карап тота. Җыйнак кына өй ясалып, өстенә манара, ай куелган. Әмма безнең иркә тормышның кадерен белмәгән яшьләребез чишмә буен «мәхәббәттә аралашу» урынына әйләндергәннәр. Стенадагы язулар, янәшәдәге чүп-чар – шуның шаһиты. Ниһаять, Сабантуй урынына да килеп җиттек. Күкрәп үскән үлән өстендә бәйрәмнән калган чүп-чар. Кире кайтышлый «Нахаловка» исемле (түрәләрнең рөхсәтсез салган йортлары) авыл башы турысындагы посадкадан кайттым. Агачлыкка керүгә, борыныма үләксә исе килеп бәрелде. Андагы төрле чүп-чарның исәбе юк.

Йортлар салынганчы, үләннәр калыккач, май башында, бу урынга еш килдек. Үлән өстенә ашъяулык җәеп, сыйлы табыннар корып ял итәргә ярата идек. Йорт төзүчеләр үз ишек алларын чистартып, чүпне чыгарып өеп куйганнар. Әлеге урамнардан кара күзлек киеп машинада чабучылар бу чүпләрне күрмиләр дә. Балачакны хәтерләткән күп урыннардан үттем. Кая карама, шушы хәл. Чишмәле, коелы «Газиз» картның таллыгы да киселеп бетеп, кычыткан, тигәнәк баскан.

Без бит, киресенчә, чүпрәк-чапрак, сөяк калдыкларын, тимер-томырны җыеп, «Әчәмәй Гайнетдин»гә тапшырып, агач тарак, сагызлар, кармак кебек әйберләр ала идек. Элек авылыбызның тимер юл кыры урамында берәү агач көле чыгарып түккән булган. Шуның өчен, бу урамга «шапшак урам» ярлыгы тагылган. Бүгенге көндә «Киров урамы» исемен йөртсә дә, халык телендә ямьсез исем калган әле. Менә нинди инсафлы булганнар элек. Чисталык чүп җыйган урында түгел, чүпләмәгән урында була, дигәннәр. Әйдәгез, кая барсак та, үз чүпләребезне үзебез җыеп алып китик әле. Бездән соң балаларыбыз, оныкларыбыз барыбер шунда ук ял итәргә чыгачаклар, ләбаса!

.

Комментарии