- 08.09.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №35 (4 сентябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Бөек Ватан сугышы ветераннары турында аз язылмады. Ул елларда халкыбыз күргән михнәтләр, каһарманнарыбызның яу кырында, тылда күрсәткән фидакарь батырлыгы турында сөйләп тә, аңлатып та бетерү мөмкин түгелдер…
Дәһшәтле елларның тере шаһитлары, канкойгыч сугыш дәҗҗалы йоткан көрәштәшләрен сагынып-сыктап, үзләре дә берәм-берәм фани дөнья белән хушлашып баралар.
Олыяз авылында унөч ел инде сугыш һәм хезмәт ветераны Миңнемулла Мотыйгуллин исемендәге бүләккә җиңел атлетика ярышлары үткәрелә. «Гап-гади мөхтәрәм авыл аксакалы белән җиңел атлетика арасында нинди уртаклык бар соң?» – диярсез. Ошбу авылның урта мәктәбе директоры, атаклы эзтабар-фанат Гомәр Хаҗиев аның турында район Сабантуйларын алып барганда да телгә ала. Сугыштан соңгы елларда Саба, Шәмәрдән Сабантуйларына кадәр барып, ерак араларга йөгергән икән Миңнемулла абзабыз!
Әйе, ул чакларда йөгерү бик популяр булып, йөгерештә җиңгәннәрне көрәш батырлары кебек зурлаганнар: кәчтүм-чалбар, йон тукымалы плащ, модалы туфли – ул вакытта үзләре «Эрбит» мотоциклы бәясенә торырлык!
Гомәр әфәнде Миңнемулла аганың биш чакрымга йөгерүдә Татарстан рекордчысы булуын да тамашачыларга җиткергәч, аның үзен күрәсе килде. Олыязда җиңел атлетика ярышлары буласын ишетеп, шунда юнәлдек. Биредә мәктәп балалары җиңел атлетиканың унбер төре буенча ярыштылар.
85нче яшен ваклап барган ветеранны хөрмәтләп, физкультура укытучысы Илсур Нәҗмиев аны автомашина белән алып китәргә ниятләгәч:
– Нишләп машинага утырып йөрим мин? – дип мәктәпкә җәяү килә. Көне буе ярышларны күзәтеп, ахырдан «Урал» хуҗалыгы, Кукмара балалар-яшүсмерләр спорт клубы әзерләгән бүләк, медальләр, дипломнарны тапшыргач та өенә җәяүләп атлый ул.
1927нче елда туган Миңнемулла, Олыяз башлангыч мәктәбеннән соң, Зур Сәрдек җидееллык мәктәбенә укырга бара. Аякта күтәртмәле чабата, ике авыл арасын атлап түгел, йөгереп уза ул. Тормыш авырлыгына карамастан, ярышлар булып тора, бер йөгерү ярышында Мотыйгуллин беренче урынны ала.
1943нче ел азагында 16 яшьлек Миңнемулла, яшьтәшләре белән, көн саен диярлек, Кукмарага «сугыш» уеннарына йөри башлый.
– Ике кием чабата ала идек, тиз туза бит алар, – ди ул, уфтанып. – Кар-буранга карамадым, кайтып йөрдем, өйдә әни үзе генә кала иде бит, әле кайткач рәхәтләнеп ашарлык бәрәңге дә юк, колхоз эше дә безнең ише яшь җилкенчәк, хатын-кызга өелеп калды.
17 яшьтә аны армиягә алалар. Ул Карпат буендагы чик буе гаскәрләренә эләгә. Отрядта 20ләп сугышчы. Отряд командиры – спорт сөюче лейтенант Лактионов белән тиз дуслашалар.
Андагы урманлы тауларның матурлыгын хәзер дә оныта алмый ветеран:
– Берчак урманны җентекләп карап тикшереп йөрибез. Бендеровчылар юкмы? Ә аларның оясы биредә. Кинәт Лактионов кычкырып җибәрде: «Руки вверх!». Бендеровчы (соңыннан билгеле була: Степан Бендераның тән сакчыларыннан була ул) автоматын безгә төбәгән, әмма осечка булып, коралын ташлап кача башлады.
Миңнемулла аның артыннан ыргыла. Аркада – солдат амунициясе тутырылган биштәр, кулда – корал. «Мулла, атасы түгел, исән килеш аласы!» – дип арттан командир аваз сала. Заставада иң яхшы йөгерүче Миңнемулла, куып җитеп, арттан якасына ябыша тегенең. Тик бандит аптырап калмый, текә тау астына сикерә. Икесе бергә килеп төшәләр. Миңнемулла аяк сөяген имгәтә, әмма бендеровчыны җибәрми. Ул арада ярдәм килеп җитә. «Зур кошны» эләктергәнсез, дәүләт бүләгенә тәкъдим итәбез!», – дисәләр дә, нигәдер аңа бу бүләк бирелми.
Әлбәттә, Миңнемулла орден өчен сугышмый, баш кына исән булсын!..
…Заставада аның «смерш» (хәрби контрразведка) агенты булуы ачыклана. Командиры: «Дөрес эшләгәнсең, Мулла!» – дип, мактап торса да, НКВД кешесе:
– Атарга кирәк сине, юньсез татар! – дип җикеренә башлый. – Күрсәтермен мин сезгә орден-медаль, минем агентны үтерә яздыгыз!
1952нче елда демобилизацияләнеп кайтканда, Казанда ТАССР спорт комитеты рәисе Мангушев янына кереп, ярышлар була калса, чакырырга кушып, Олыязга юнәлә.
Бервакыт, печән чабып, кич өенә кайтса – телеграмма! 5 мең метрга йөгерү буенча республика ярышы үткәрелә икән. Таңнан торып, Каенсар станциясенә җәяүләп менә дә, Казанга килү белән, стадионга китә.
– Медицина белешмәң бармы?
– ?!
Бутлеров урамындагы дәваханәгә йөгерә Миңнемулла. Тыны бетеп килеп керә. Минутына 48 тапкыр тибә торган йөрәк 120дә тыпырчына. 3 минут үткәч, белешмә алып, яңадан стадионга җилдерә. Анда инде йөгерешчеләр стартка баскан. Номер да алмыйча, стартка баса егет.
Стадионда диктор тавышы: «Йөгерүчеләрнең алгы сафында – Татарстан чемпионы Шәрипов».
– Мин аны ориентир итеп алдым да якынайдым. Егәрем бар шикелле. Кая, узып карыйм әле! Була бит! Башта сулавы ишетелми башлады, аннан аяк тавышы тынды. Ул чакта махсус эшләнгән юлдан түгел, чирәме кырдырылган балчык юлдан чабабыз. Борылышта күз кырые белән генә карыйм – ун метрлап артка калган чемпион Шәрипов, алдагы әйләнештә – 20 метр, финишка килгәндә ара инде ярты стадион әйләнешенә җиткән иде, – дип искә ала ветеран.
Кукмарадан белемнәрен күтәрергә килгән укытучылар төркеме дә ярыш карарга стадионга кергән була. Соңыннан Мәмәшир укытучысы сөйли Миңнемуллага. Бер җаваплы эштә эшләүче чая хатын стадион дикторының: «Шәриповтан алга чыгучы номерсыз йөгерешче – Кукмара районының Олыяз авылыннан колхозчы Миңнемулла Мотыйгуллин», – диюенә, теге чая хатын иптәшләренә: «Әгәр шул колхозчы беренче килсә, нумердан барыгызны куып чыгарып, аны кочаклап ятам!..» – дигән. Миңнемулла яхшы ук элдерә башлагач, кычкыра икән: «Чапма, Миңнемулла, хур итәсең бит!»
Аннан соң да, 1500, 5000, 10000 метр араларга йөгерүдә Татарстан ярышларында беренчелекне ала килә. Имгәнгән аяк белән бит, кеше ышанмаслык хәл!
1953нче елда М.Мотыйгуллин 5000 метрга йөгерүдә 1938нче елдан бирле үзгәрмәгән рекордны (15 минут 30 секунд) яңарта. Аны 1958нче елга кадәр беркем дә уза алмый. Русия беренчелекләренә дә бара ул. Ереванда узган Бөтенсоюз авыл яшьләре спартакиадасында өченче урынны ала. Социалистик илләр арасында булачак бер ярышка бару өчен Мәскәүгә җыенгач, аңа тренер билгелиләр. Белоруссия чемпионы Таҗетдинов аны 200 метр арага йөгерүдә күнегүләр вакытында туктаусыз ун тапкырлап йөгертә. Шунда артык көч куя – йөрәге авырта башлап, зур спорт белән хушлашырга туры килә. Аның ашказанында әчелек бөтенләй бетеп, сигез ай дәваханәләрдә аунагач, үз акчасына Ессентукига барып дәвалана.
Колхозда ике ел эшләгәч, республика чемпионы буларак, кыюланып, Югары Советка барып паспорт алырга булышуларын сорый ул.
– Паспортың булса, син китеп барырсың бит?
– Ник, мин бит кая барсам да, ил өчен эшләячәкмен.
– Колхозда кем эшләр? Бар әйдә, баш авырттырып йөрмә!
Донбасс шахтасына чыгып китеп, паспортлы булу бәхетенә ирешә ул.
Хәзерге яшьләр ул чорда авыл кешесенең паспорт алуы Америкага чыгарга рөхсәт алу белән бер булганлыгын аңлый алырмы икән? Паспортлы булу белән, ул Украина, Молдавия беренчелекләрендә катнашып, призлы урыннарга, «Шахтер даны» медаленә лаек була.
– Инде фатир да алган идек. Чыдар хәл юк, туган як сагындыра башлады. Югыйсә, анда һава торышы да җылырак, юк, хет елап ят – кайтасы килде! – ди ул көлемсерәп.
Хәзер дә, сугыш ветераны буларак, фатир артыннан йөрми ул: «Хан сараедай бар, мал-туарым – нәрсәгә ул миңа?» – ди.
Украинада кавышкан Саниясе белән дүрт бала үстерәләр. Парторг, профсоюз комитеты рәисе, электромеханик, техника куркынычсызлыгы инженеры вазыйфаларын башкара ул. Лаеклы ялга чыккач та, «Урал» күмәк хуҗалыгының ашлык эшкәртү комплексы бригадасын оештырып, шунда ук эшли әле.
Хәзер дә өендә тик ятмый Миңнемулла ага. «Табигатькә булышыйм әле!» – дип, каралты-кура арасында калган карларны көрәп йөри. «Биш-алты баш сарык малы да асрамагач, ничу авылда яшәргә?!» – ди.
Бөтен уфтанганы: «Район газетасына, мәктәп директоры Гомәр белән язып, мөрәҗәгать белән чыктым. Җиңел атлетика – спортның королевасы бит. Ничек шуны аңламый хәзерге түрәләр? Аңа бит хоккей, футболга киткән акчаның бер проценты да җитә! Читкә этәреп бетерделәр бит шуны. Минем исемдәге призга ярышны Гомәр директор булганда үткәрәләр әле. Миннән кала, Татарстан җиңел атлетикасының йолдызларыннан булган Поч.Кучук егете Николай Гаврилов та бар бит әле! Хикмәт приз исемендәмени?! Рәтлерәк көрәшче, башы булса, йөгерү белән шөгыльләнми калмый – чыдамлыкны арттыра, сулышны көйли бит ул йөгерү. Сугышка кадәр дә, аннан соң да ГТО, БГТО нормалары үтәү бик җитди куелган иде бит!..»
Тынгы белмәс ветеран тиздән Олыяз мәктәбендә үтәчәк ярышларны түземсезлек белән көтә. Шыпырт кына әйтеп тә куйды: «Соңгы елларда командалар саны арта бит, күз генә тимәсен, килегез әле шунда, мин сезгә Гагаринны күргәнемне сөйләрмен!»
Амин, очрашып торырга язсын! Районнан илне сакларга киткән унсигез меңләп сугышчының хәзерге көндә исәне – кадер-хөрмәттә яшәүчеләрнең берсе бит ул!
А.САБИТОВ.
Комментарии