Базарларга барган идем, арзан бәяләр эзләп...

Базарларга барган идем, арзан бәяләр эзләп...

Соңгы арада таң туган саен кишер бәясе артты да, суган бәясе төште кебек яңалыкларны ишетергә туры килә. Авыл җирендә һәм үз бакчасы белән яшәүчеләр өчен бу сүзләр зур мәгънәгә ия булмаса да, шәһәр халкы инде май ахырында ук чаң суга башлады. Хәтерегездә булса, июнь аенда кишернең бер килограммы өчен 160 сум акча түләргә туры килә иде. Инде августка аяк атладык, вәзгыять үзгәргәнме? Казанның җиләк-җимеш базарларында ни хәл? Яшелчә бәяләре халыкның кесәсен тишәме? Бу сорауларга җавап табу өчен, башкаланың берничә базарына күзәтү ясадык.

КОЛХОЗ БАЗАРЫНДА НИЛӘР БАР?

Әле иртәнге як кына булуга карамастан, халык Казанның «Колхоз базары»на агыла. Базар да гөрли, сатучылар да акча эшләргә әзер. Әнә бит, җиләк-җимешләрне ничек матур итеп тезеп куйганнар. Монда эшләүчеләр яхшы белә: сатучыны җәлеп итәр өчен, яшелчә һәм җиләк-җимешне матур итеп тезә белү дә кирәк. Бозыла башлаган җимешләрне савытның астына салып, өстенә пешкәннәрен салу да зур тырышлык сорый бит. Халык игътибарына җиләкләрнең төрлесе тәкъдим ителә. Июль ахыры булуга карамастан, сәүдә киштәсендә кызыл һәм ак карлыган да, кура җиләге дә бар. Өстәвенә, аларны «әле генә куактан җыеп алдык» дип мактый-мактый саталар. Шушы тәмле җимешне алмыйсыңмы инде? Кечкенә стаканы 45 сум, ә зуррагын 100 сумга биреп җибәрәләр. Быел аны ашап карамаганнар өчен поездның соңгы вагонына сикерүгә тиң инде бу.

Халыкның күзе иң беренче төшкән нәрсә – бәрәңгедер. Күп кенә авыл җирлекләрендә әле бәрәңге уңышына сөенерлек түгел. Ә биредә баш кадәр зурлыктагы бәрәңгеләр күренә. «Чуваш бәрәңгесе» дигәненең бер килограммы өчен 45 сумыңны чыгарып салырга туры килә.

– Әйдә, үлчәп бирәм сеңлем. 10 килограмм кирәкме? – ди миңа Балтач районыннан килгән сатучы. – Бәясенә игътибар итмә, минеке арзанрак әле, читтәрәк 60 сумга да саталар. Быел уңыш яхшы түгел, диләр.

– Шул бәягә алалармы соң аны?

– Алалар. Әйтәм ич, әнә, теге абыеңнан да алалар. Ул күпкә арттырып сата әле, – ди бу читтә бәрәңге сатучы бер абзыйга төртеп күрсәтеп.

Чыннан да, базарның төрле ноктасында бәрәңгегә бәя төрлечә. «Чуваш бәрәңгесе»н 45 сумга да, 40 һәм 35 сумга да сатучылар бар, ә менә ваграк сары бәрәңгенең килосын 70-80 сумга саталар.

– Бу нинди сорт соң, шундый кыйммәтле? – дим сатучыга.

– Яңа сорт, яңа «урожай», – ди бу миңа. Кыскасы, нинди сорт икәнен үзе дә белмәде. «Сары бәрәңге дип атала», – дип кенә чикләнде.

– Күп алалармы?

– Алучылар бар, әмма күп түгел. Әлегә бәрәңге сезоны җитмәгән. Күбрәк җиләк-җимеш җыялар. Август ахырында бәрәңге кирәк булыр.

Алай да халык базарга агыла тора. Күбрәк суган, яшеллек сатып алырга киләләр. Ара-тирә кишер һәм сарымсак алучылар да табыла. Кишернең бәясе июнь белән чагыштырганда күпкә кимегән. Хәзер аны 50-60 сумга алырга мөмкин.

– Май аенда кишерне 35 сумга сатып алган идем. Берничә атна элек базардан соңгы бер килограмм кишерне 130 сумга сатып алдым. Кибеттә, гомумән, кишер күренмәде, – дип уртаклашты Казанда яшәүче Мәүлия ханым. – Айга бер булса да базарга чыгып керәм. Авылдан килгән натураль продукт дип көтеп алам.

Базарда Арча, Балтач, Кукмара кебек якын-тирә районнардан килгән сатучылар шактый, тик ерактан килүчеләр дә табыла. Гөлия апа Шакирова – шундыйларның берсе. Чувашия республикасының Кармыш авылыннан ук килгән ул.

– Акча кирәк булгач, киләсең икән. Менә чияне кабып кара әле. Баллы ул. Быел чия күп булды. Акча кирәк булмаса, сатмас та идем. Әтием утыртып калдырган агачлар инде алар. Ел да уңыш бирәләр.

– Сату акча китерәме соң?

– Төрле көнне төрлечә. Җомга көнне чиянең килограммын 150 сумга саткан идем. Бер-ике кеше алды. Ә бүген менә килосын 100гә төшерәм, бәлки, алучы табылыр. Быел чия кирәк кеше аздыр да, чөнки уңышы яхшы.

Базарның үз сәясәте дә бар. Сатучы килеп, үз бәясен куя алмый. Өстәвенә, монда килеп сату иткәне өчен акча да түләргә тиеш. Әйтик, түбәсе булган сәүдә ноктасының бер көне 250-350 сумга, ә машина белән кереп сату итүнең бер көне 300 сумга төшә икән.

Тик базар читендә бу кагыйдәгә буйсынмаучылар да табыла. Болар күбрәк берәр килограмм помидор белән берничә ботак укроп сатып утыручы өлкән яшьтәге апа-абыйлар. Алар арасында әле кызарып та өлгермәгән помидорны 80 сумга сатучы да, биш укроп сабагын 50 сумга сатучы да бар. Аның каравы, сатучы кыйбатсынса, бәясен тиз төшерәләр. Әнә, ике килограмм алманы да 30 сумга биреп җибәрде берәү.

ЧИТТӘН КАЙТКАНГА БӘЯ АРТА

Казанның Мәскәү базарына да юл тоттык. Биредә дә халык күп, тик озаклап чиратта басып торасы юк. Ә бәяләр Колхоз базарыныкыннан әллә ни аерылмаса да, бераз арзанрак. Әйтик, бәрәңгенең уртача бәясе – 35 сум, помидорныкы – 80, груша – 100. Колхоз базарында бу бәяләр 10-15 сумга кыйммәтрәк иде. Асылда ул җәмәгать транспортында йөрү бәясе белән каплана. Димәк, әгәр сез Колхоз базары янында яшисез икән, Мәскәү базарына очсызрак яшелчәләр алырга барам дип, акча гына чыгарачаксыз.

Монда да якын-тирә районнардан килгәннәр. Биредә Арча бәрәңгесен – 35, ә Зәйнекен 40 сумга сатып алырга була. Биш сум аерма юл чыгымнарына булса кирәк, зәйле, сатулашуга карамастан, бәяне төшерергә ашыкмады.

Аның каравы, помидор һәм кыярга бәяне төшереп була. Гомумән, монда җыелган һәр ике сатучының берсе помидор һәм кыяр сата. Сатучылар моны помидор һәм кыярның мул уңышына бәйләп аңлата.

– Помидор бәясе уртача 70, ә кыярныкы – 60 сум. Бу күрсәткеч базарда иң түбәнедер әле, – дип мактый үзбәк сатучысы.

– Әйдә 50гә бир әле. Пенсионерга ярдәм булыр, – ди сатып алучы апа.

– Ярдәм безгә дә кирәк ул. Быел сатып алучылар күп түгел әле.

Узган айда сәүдә үзәкләрендә, базарда кишер табылмаса, хәзер ул тулып ята. Җаның ниндине тели, шундые бар. Мәскәү базарында яңа кишернең бәясе – 55-60 сум. Иске уңышка да риза булсаң, 45 сумга анысын да алырга мөмкин.

– Кишер Волгоградтан кайтарылды. Базарда күбрәк чит төбәктән кергән яшелчә һәм җиләк-җимешләр инде. Татарстан районнарыннан үз уңышларын күтәреп киләләр, тик аларның тартмасындагы чөгендер дә, кишер дә ваграк. Ә читтән кертелгәне тәмлерәк тә, эрерәк тә, – дип аңлатты үзбәк сатучысы.

Росстат мәгълүматларына карасак, Русия базарында кишернең якынча сигездән бер өлеше читтән кертелгән. Илгә бу тамыразыкның 44 проценты Израильдән, 23 проценты Кытайдан һәм 18е Белоруссиядән, шулай ук Мисыр һәм Кыргызстаннан керә. 2020нче елның беренче яртыеллыгында Русия базарына 102 мең тонна чит ил кишере кергән, быел бу сан күбрәк.

Казанның Агросәнәгать паркына да сугылдык. Монда шәһәр халкы фермерлардан арадашчыларсыз турыдан-туры сыйфатлы һәм экологик чиста продуктлар сатып алырга тиеш булса да, паркка килүчеләр саны бик аз. Юкса, яшелчә, җиләк-җимеш тә түтәлдән тиз арада монда килеп кунаклый инде, тик сатып алучылар бармак белән санарлык. Паркта бәяләр дә «тешли». Мәсәлән, Арча бәрәңгесенең бер килограммын 50 сумга, ә Чувашиянекен 55кә саталар. Колхоз базарында кыярны 50-55 сумга сатып алып булса, монда 60-70 сум түләргә туры килер. Бакча җиләгенең дә килограммын 450 сумга җиткергән сатучылар бар. Иң мөһиме – бәяне төшерәм димә, бары тик теркәлгән бәягә генә саталар. Шуңа да күпләрнең «базардан алырбыз әле» дип чыгып китүләре очраклы хәл түгел.

Аның каравы, базарда тозланган продуктларга чират күп. Тозланган кыярның килограммын – 90, сарымсакны – 400 сумга, ә тозланган помидорның 3 литрлы банкасын 350 сумга сатып алырга мөмкин.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров турыдан-туры эфир вакытында республикада яшелчә бәяләре артуын аңлатып, фаразлар биргән иде. Аның сүзләренчә, бәя төбәк складларында яшелчәләр бетү сәбәпле арткан. Гадәттә, бу чорда продукция көньяк төбәкләрдән кертелә, әмма быел читтән китерелгән.

Министр көз көне яшелчә һәм бәрәңгенең бәясе арзанаячак, дигән фикердә. Аның әйтүенчә, бүген барлык төр продукция дә киштәләрдә бар, һәм бәяләр үсүгә алшартлар юк. Шулай ук республикада традицион көзге ярминкәләр дә планлаштырыла. Казанда 16 нокта оештырылачак, аларда бәяләр тотрыклы булачак, дип ышандырды. Димәк, көзне көтәргә кала.

БӘЯЛӘР

Җиләк-җимеш

Груша – 100 сум

Кара карлыган – 200-220 сум

Күк җиләк (голубика) – 500 сум

Крыжовник – 200 сум

Чия – 100-220 сум

Җиләк – 250-350 сум

Алма – 30-70 сум

Слива – 70-90 сум

Яшелчәләр

Яңа бәрәңге – 40-80 сум

Суган – 35 сум

Сарымсак – 30-40 сум

Чөгендер – 45 сум

Кишер – 60 сум

Татлы борыч – 45-55 сум

Ачы борыч – 210 сум

Помидор – 60-120 сум

Кыяр – 55-65 сум

Ташкабак – 40 сум

Кәбестә – 50 сум

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии