Кечкенә авылның зур бәйрәме

Кечкенә авылның зур бәйрәме

Бәйрәмнәрнең бәйрәме булды Әгерҗе районы Мәдьяр авылында. Чәкчәкле туй, сыйныфташлар очрашуы, Җиңү бәйрәмендә була торган «Үлемсез полк», җиде буын туганнар мәҗлесе, күңелле Сабантуй, Чишмә көнендә була торган күңеллелекләрдән торган «Авыл бәйрәме» иде бу.

Кыш көне «үлеп», яз җитә башлагач кына җанлана торган Мәдьярнең «Авыл бәйрәме»нә кайтучылар 200гә якын иде. Казан, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга, Әгерҗе шәһәрләреннән һәм Удмуртиянең төрле калаларыннан, Красный Бор, Исәнбай, Иж-Бубый, Кичкетаң, Салагыш, Уразай, Ямурза кебек авыллардан сөенеп кайтты алар туган авылларына.

… 1922нче елның язында бу урынга җиде гаилә күчеп килеп, берәм-берәм йорт сала башлый. Авыл әкренләп зурая. Биредә яшәүчеләр «Яңа көч» колхозы төзи. Аның яшелчә бакчасы, тавык, куян, сарык фермалары була. Колхозларны эреләндерү башлангач, 1953нче елда – Максим Горький, 1969нчы елда Пушкин исемендәге колхозларның бер бригадасына әверелә Мәдьяр. Биредә урман хуҗалыгының да зур фермасы булган. Кибет, янгын сарае, корт бакчасы, амбар тирәләре гөрләп торган. Күл ясап балык үрчеткәннәр. 40 ат, дуңгыз һәм сарык фермасы булган. Кыш буе урман кисеп, тирә-якны утын белән тәэмин иткәннәр. Бәрәңге аеруча уңган биредә. Авыл халкы хезмәт сөючәнлеге, тыйнаклыгы, татулыгы белән аерылып торган. Шушы тарих сәхифәләрен тагын бер кат барлады мәдьярлеләр.

Бөек Ватан сугышы башланганда 180 кеше яшәгән Мәдьярдән 21 ир-егет ил азатлыгын якларга киткән. Аларның 12се сугыштан кайта алмаган. Калганнары, Җиңү яулап авылга кайткач, сугыш яраларыннан төрле елларда вафат булган. Аларны зур хөрмәт белән искә ала авыл халкы. Барысының да фотолары сәхнә алдына тезеп куелган иде. Салагыштан Данис хәзрәт аларга багышлап Коръән аятьләре укыгач, әтиләренең, бабаларының, туганнарының шушы фотолары белән «Мәдьярнең үлемсез полкы»н гасырлардан гасырларга калачак тарих өчен фотога төшердек.

Авыл оешуга 95 ел тулган көнне зурлап үткәрүне Салагыштагы музей директоры Хәлимә Хөснетдинова, туган авылының патриоты Әлфия Тулбаева, Салагыш авыл җирлеге башлыгы, халыкның рухи үсешенә дә зур игътибар итүче Мансур Мөхәммәдиев, Мәдьярдә туып үскән, хәзер Азевода яшәүче республикада танылган эшмәкәр Рамил Исмәгыйлов башлап җибәргән. Мөхәммәдиевлар һәм Рамил Исмәгыйлов үзләренең пилорамасында бәйрәм өчен сәхнә, өстәлләр, эскәмияләр ясаганнар, чишмә буен бизәп куйганнар.

Кунакларны һәм авылдашларны кайнар аш белән сыйлау өчен Салагыштан Фатыйх Хөснетдинов ашамлыклар, ә Мөхәммәдиевлар сарык суеп алып килгән. Яшь эшмәкәр, киң күңелле Гөлнар Мөхәммәдиева кунакларны сыйларга бәлешләр пешергән, конфет һәм печеньеларның да иң тәмлеләрен сайлаган. Надя һәм Рамил Исмәгыйловлар авылдашларын сыйларга зур чәкчәк белән килгәннәр, истәлек язуы белән бүләккә каләмнәр ясатканнар. Тулбаевлар, Җамалиевлар күп бүләкләр белән кайтканнар. Кыскасы, бәйрәмне оештырудан беркем дә читтә калмаган. Хәтта Гөлүзә Әхмәтшина тарафыннан туган якны искә төшереп торучы чәкчәк һәм башка әйберләрне сату урыны да оештырылган иде.

Мәдьярдә берьюлы 200гә якын кеше җыелуны бирегә кунакка кайтучылар: «Мондый хәл «Авыл бәйрәме»ндә генә була», – дип сөйләде. Төрле җаваплы урыннарда эшләүчеләр дә ата-баба рухын зурлап кайтты авылга. Иң элек зиратка юл тоттылар…

Изображение удалено.– Мәдьяр – туган авылым. Бу авыл – минем өчен оҗмах йорты. Ачлык елларда да интекмәдек, авыл саклады. Мәдьяр дигәндә күзләремә яшь тула. Түбән Камада яшәсәм дә, ел саен кайтам бирегә. Улым Рөстәм Җамалиев, Мәскәүдә яшәсә дә, ата-бабасының туган авылын онытмый. Зираттагы тимер баганалар улым Рөстәм Җамалиевның изге гамәле, авылдашларга ярдәме. Узган ел дога кылу урынын да ясаттырды. Бу юлы ул кайта алмады, кызым Лениза белән кайттык. Бик тырыш һәм игелекле эшмәкәр Рамил Исмәгыйлевның да туган авылын яшәтү өчен кылган изге гамәлләрен күреп-ишетеп торабыз, аңа да Аллаһының рәхмәтләре яусын, – диде Гөлҗәүһәр Җамалиева. Бу бәйрәмдә Җамалиевлар, Тулбаевлар, Исмәгыйлевлар, Әхмәдиевлар бергә-бергә җыелып фотога төштеләр.

Туган авылы Мәдьяр, каты язмыш сынауларында сыгылмаган, тырыш хезмәте һәм игелекле иганәче булуы белән Татарстанда танылу алган Рамил Исмәгыйлевка имәндәй ныклык бирсә, туган авылының яшәешенә, менә шушындый бәйрәмнәр оештырып, авылдашларның очрашуына, яшь буынның ата-баба туфрагына тузан төшермәвенә һәрчак зур игътибар бирә Рамил. Аның турында һәм туган авыл, гармун моңнары, туган төбәк турында шигырьләр, җырлар авылдашлар, кайткан кунаклар, Красный Бор, Уразай, Ямурза, Салагыш авылларының мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан күп яңгырады бу бәйрәмдә. Җамалиевларның гаилә дусты, Түбән Камадан кунакка кайткан җырчы-композитор Илһам Хисмәтуллин җырларына кушылып вальс та әйләнделәр, заманча биюләрне дә күмәкләп рәхәтләнеп башкардылар. Җыр-биюләр Сабантуйдагы уеннар һәм ярышлар белән бик күңелле итеп аралаштырылып барды. Ә бәйрәмне спорт һәм сәнгатьне гомерлек юлдашы иткән асыл егет Самат Хикмәтуллин үзенең әнисе – сәхнә остасы Чулпан белән бик матур алып барды.

– Минем әнием Мәдьяр кызы. Үзем шушы авылга килен булып төшүчеләрнең иң соңгысы. Улым Илнар, кызым Гөлнар биредә туды. Бу авыл халкының бердәмлегенә, уңганлыгына шаккаттым. Бер гаилә кебек яшәдек. Бүген дә шул ачык күренде. Мине тормышымда шушы авыл күп нәрсәләргә өйрәтте. Мондый очрашуларга бик шатланып киләбез. Бүген без төп йортка кайтучылар 45 кеше булдык, – диде Резеда Галләмова.

«Тамырларыгызны барлап яшәвегез сокланырлык. Әби-бабаларны, туган җирне олылау – кирәкле һәм бик саваплы гамәл. Авылларда мондый чара үткәрү тәҗрибәсен башкаларга да таратырга кирәк», – дип мактады мәдьярлеләрнең күркәм бәйрәмен Владимир Кибатов. Үзе гармунда уйнап, татарча, марича җырлап, биеп тә күңелләребезне күтәрде мәдьярлеләрнең сәламәтлеге сагында торучы баш табиб.

– Мәдьярлеләр булдыра инде алар. Авыл бетеп бара, ә аны зурлау артканнан-арта гына. Искиткеч матур бәйрәм. Туган туфракны зурлаулары өчен һәйкәл куярлык, – дип, «Мәдьяр каеннары» җырын бүләк итте композитор Гафият Нигъмәтуллин.

– Җиде чишмәле, дүрт ягыннан да урман уратып алган бу матур авылны күргәнем юк иде. Бердәмлекләренә таң калдым. Биш елдан 100 еллык бәйрәмнәренә дә киләчәкмен, – диде Шаршады мәктәбе директоры Айсылу Әхмәтшина.

Уңган пешекче Гөлия Латыйпова учакта пешергән аш һәм пылау белән сыйланып, хатирәләр яңарта-яңарта тәмләп чәй эчеп, бу бәйрәмнән ел буена җитәрлек дәрт-дәрман алды мәдьярлеләр.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА,

Әгерҗе районы

Комментарии