Гомер кыл өстендә ул

Гомер кыл өстендә ул

«Чак кына үлми калдым» конкурсына килгән язмаларны кызыксынып укып бардым. Инде конкурска йомгак ясарга да өлгердегез. Шулай да, соң булса да, әлеге темага кагылышлы язмамны сезгә җибәрергә булдым. Минем тормышымда да гомер кыл өстендә булган мизгелләр булгалады, аларны ничек онытасың ди.

Гомумән, тегенди-мондый һәлакәткә дучар була язу мизгелләрен һәр кеше дә үз тормышында кичерә торгандыр инде ул. Менә без авыл балалары, мәсәлән, трактор арбаларына, машина әрҗәсенә төялгән печән, утын йөкләре өстендә дә күп йөрдек. Нинди генә чокыр-чакырлардан, таулардан, авыш юллардан йөрми иде йөк төялгән техника. Чамаламыйрак калсаң, кулың йөкне бәйләгән арканнан ычкынып, җир өстенә барып төшүеңне көт тә тор. Йөкләрнең ауган чаклары да булды, Ходайга шөкер, җиргә гел уңай барып төштек.

Техника сирәк заманда үстек бит, ГАЗ-51 машинасының тимер арбасына да төялеп йөрергә туры килә иде. Кузовның үзеннән-үзе күтәрелеп киткән вакытлары да булды. Ярый әле ул чакта машиналарның тизлеге әллә ни түгел иде. Аннан соң тиз генә кабина түбәсен кагарга, яисә сызгырырга да өлгерә идек. Юлларда бернинди дә ГАИ тормаган заманалар иде ич, машина йөртүчеләр курыкмыйча аракы капкалыйлар иде, андый машиналар кузовында да йөргәләдек инде. Күрше авылдагы мәктәптән кайтышлый машинага төялеп, шоферының салган икәнен чамалап алгач, дистәләгән малай-кызлар юл читенә сикереп, коелып калган чакларыбыз да булгалады.

Агыйделдә су коенганда батып үлә язганда 11 генә яшьтә идем әле. Эчкәрәк кергәнмендер инде, борылып ярга таба йөзгәндә хәлем бетте, йөзәлми башладым. Инде су астына киттем дигәндә генә, Ходайның рәхмәте, аякларым су төбендәге калкурак урынга туры килде. Су авызга җитәм-җитәм дип торса да, ял итәргә, хәл җыярга җай чыкты. Исән-имин ярга чыгып аудым. Миңа сабак булды инде, шуннан бирле су коенганда ярдан ерак киткәнем юк.

7нче сыйныфта укыганда җизнинең комбайнында ярдәмче булып йөрдем. Бик нык авыш җирдә теземнәр суктыра идек, җизни читтә калган бер көлтә сугылмаган саламга ымлады. Комбайнның күперчеге мәйданчыгына утырып бара идем, аны суктыргычка алып салыйм дип баскыч буйлап җиргә төшүем булды, комбайн тизлектән ычкынып яр астына томырылып төшеп тә китте. Ауды комбайн, җизнинең муенын зонд тимере кысты. Ярый әле башка комбайнчылар тиз генә ломнар белән йөгерешеп төшеп, зондны каерып җизнине комбайн астыннан тартып чыгардылар. Төшмәгән булсам, мин комбайн астында каласы идем.

Армиядә хезмәт иткәндә өйрәнүләр вакытында локаторга чит самолетларны аера торган фишкаларны алмаштырырга йөгерттеләр. Команданы үтәп, локатор кабинасы баскычыннан төшкәндә, ниндидер бер тойгы бер-ике секундка тоткарлап, җиргә аяк басмый тордым. Нәкъ шул мизгелдә автомат рәвештә күктәге самолет координатларын биргәннәр икән, ничә дистә тонна авырлыгындагы локатор хәрәкәткә килде. Кабина баскычыннан җиргә төшкән булсам, ул мине я бәреп үтерә, я үзен әйләндергән бетон плитәләргә кысып изә иде.

Профессиналь-техник училищеда комсомол оешмасы секретаре булып эшләгәндә, беркөнне ашыгыч рәвештә ВЛКСМның район комитетына чакырттылар. Училищеның ишегеннән чыгып та җитәлмәгәнмен, әле генә документлар белән эшләп утырган өстәлем өстенә олы бер өем түшәм ташлары җимерелеп төшкән.

Шәһәрдә бервакыт бик нык уйланып барып, үземнең трамвай юлына якын гына торганымны да онытканмын. Автобус тәгәрмәчләре астыннан чәчелеп килгән көзге пычрак киемгә чәчрәмәсен дип артка сикереп, һавада очып киткәч кенә трамвай юлына сикергәнлегем башыма барып җитте. Монда да Ходай саклагандыр инде, бернинди дә зыян килмәде, трамвай бер як читкә генә чөеп атты.

Эшем буенча бер оешманың биләмәсен тикшереп йөргәндә дә бәхетсезлек очрагына тап була яздым. Яуган кар өстеннән барган җирдән ниндидер сигнал булган кебек кинәт туктап калдым. Нишләптер бер аякны алга сузып, карны ермачлап карарга булдым. Шул мизгелдә аяк янындагы кар убылып, аска төшеп китте. Төбеннән әллә ничәләп юан арматуралар чыгып торган, бетон боҗралардан эшләнгән ташландык коммуникация коесы янында басып торам икән бит. Тагын бер адым атласам, коега төшеп китәсе, арматураларга кадаласы булганмын.

Сезнең конкурсны йомгаклау турындагы язмагызны укыгач, менә шулар искә төшеп китте әле.

Җәүдәт ХАРИСОВ.

Табиблар үлемнән йолып калды

Әле мин мәктәпкә укырга кермәгән чакта без әни белән икәү Озынбу елгасының теге ягында, тау башында торган җил тегермәненә ярты пот чамасы ашлык тарттырырга бардык. Ашлыкны бодай дип билгеләсәләр дә, яртысы чалбар балтырына ябыша торган тигәнәк булып чыкты. Бодайны кырлыктан аралап тормадык. «Оны күбрәк чыгар», – диде әни.

Ашлыкны күргәч тегермәнче:

– Тегермән ташына сыланып калмаса ярый инде, – дип уфтана-уфтана гына тегермәнне эшләтергә ризалашты.

Авылда кешеләрнең тегермәнгә китерерлек ашлыгы юк иде. Су тегермәннәрен дә авылда сирәк эшләттеләр, тегермәнче Вакирнең колхоз тартып алган җил тегермәне дә, караучысыз торганга тузды. Гөрселдәп ишелеп тә төште.

Җил тегермәне урыны буш тормады. Колхоз анда ашлык киптерә торган киптермән салдырды. Аны кемнәр төзегәнен хәтерләмим. Әбиемнең туганы Гозәер апаның улы Җиз мыек булгандыр, мөгаен. Чөнки авылыбыздагы тегермәннәрне, күперләрне бөтенесен ул төзеде. Аның чын исеме Әкрам, мыегы җиз төсле җирән булгач, исемен үзе янында гына әйттеләр. Ул салган корылмаларны карарга төбәкләрдән кешеләр килде. Җиз мыекның инженерлык талантына исләре китә иде аларның.

Киптермән дә җил тегермәне төсле биек итеп салынган. Аның шундый булуы миңа кыенга килде. Ә бәлки нигезе шаукымлы булгандыр, ни дисәң дә талап алган җил тегермәне урыны бит.

Ул җәйне мин җиденче сыйныфка күчкән идем инде. Үткән җәйләрдәге кебек ат җигеп кырда эшлим. Печән, көлтә, салам ташырга кушалар. Урып-җыю башлангач, бригадир мине киптермәндә эшләргә билгеләгәч, әни аның белән әрләшеп тә алды. Үзе дә амбарлар янында эшли, анда ничек авыр икәнен белгәнгә, мине ашлык киптерү эшенә җибәрергә җаны-тәне белән каршы иде. Тик ул елларда җитәкчеләрнең сүзләре бер иде.

Менә шулай мин амбарлар янындагы ындыр табагыннан киптермәнгә йөк ташучы булып эшли башладым. Баштагы көннәрдә ярыйсы гына эш иде. Җитмәсә иптәшкә тагын бер малай да бар. Әдип исемле, миннән ике-өч яшькә олырак. Аның энесе Гаваз белән бер сыйныфта укыйм. Әдипнең туганнары күп, унбер ир туган, бер генә кыз.

Әдип бик мәзәкчән. Аның сөйләгәннәрен тыңлап торсаң, көлүдән эчең катып бетә. Юкка гына аңа Чита дигән кушамат такмаганнар.

Көннәр үтә торгач, Әдип эшенә сирәк йөри башлады. Шуңа күрә бөтен эш үземә генә калды. Амбарлар белән киптермән арасы беркадәр якынрак булса, миңа күңелсез булмас иде әле. Ашлыкны амбарга җиде-сигез чакрымдагы Дүрмән кырыннан да, Челтәрле аланыннан да ташыганым бар. Андый арада йөге белән йөргәндә көн сизелми дә, тиз үтә. Ә мондагы ара ике йөз метр чамасы гына. Мактанчык исемле атым, кечкенә булуга карамастан бик тырыш. Зур тартмалы чакта арбага ашлыкны амбарлар янында эшләүче хатыннар да төяшә. Ә киптермән янында йөкне бушату минем өскә генә төшә. Баштарак капчыкка ашлыкны ике подаука салып, киптермәннең югары катына бушата идем. Соңрак берне генә сала башладым. Сәгатьләр буе эшләгәндә җилкә генә түгел, аяклар да сызлый. Ярый әле киптермәндә эшләүче апа калайга куеп мичтә кыздырылган бодай биргәли, ач түгел мин.

Бу эшне ай буена башкару тәмам туйдырды. Аякларны көчкә сөйрәп йөри башладым. Үткән җәйләрдәге шикелле печәнчеләр ташу гына түгел инде бу. Печән чабучы егетләрне, кызларны иртүк торып җиккән атыңа утыртып болыннарга илтү, атыңны туарып, җир җиләге ашап йөрү рәхәт… Ә кичен арбага чалгыларны күмәрлек итеп печән тутырасың да. Печәнчеләрне җырлатып, авылга алып кайтасың.

Мәктәптә укулар башлану мине бу авыр эштән коткарды. Буйга зур булып үссәм дә, кибеп, суырылып калдым мин ул җәйне. Мәктәптә азапланып укыдым мин. Күңел укуда түгел иде. Дәресләрне тизрәк бетереп өйгә кайтып китәсе килә. Ятып торсам хәлем җиңеләйгән төсле була, Язгы каникулга туктагач, мин бөтенләй урыннан тора алмыйча яттым. Эчем әрни. Үземне кая куярга белмим.

Бер атна шулай җәфалангач, өшкерүче Маһи әби дә терелтмәгәч, әти мине район хастаханәсенә илтергә булды. Хастаханәдә баш табиб Герасимов мине тикшерде һәм операция ясарга кирәк булачагын әйтте. Хәлсезләнгәнгә күрә кичектереп торырга кирәк диде. Минем өчен яшәү белән үлем арасындагы көннәр башланды. Тамагымнан азык үтми, кашык белән чәй эчәм. Тәнгә зур энә кадап, глюкоза тоташтырдылар. Әллә дарулар булышты, әллә глюкозаның ярдәме тиде. Мин торып утыра башладым. Шәфкать туташы яныма йөгереп килеп мине сөялдереп утыртты. Шунда ашаган шулпа тәме күңелемдә калды. Махсус билгеләнгән ризыкларны ашап, күнегүләр ясый торгач акрын гына аякка бастым.

Үземне яңадан туган кебек хис иттем. Терелеп беткәч, мине дәвалаучы табиб: «Авыруың чигенде. Тик вакытлыча гына. Сине ике айга авылга җибәрәбез, аннан операциягә киләсең», – диде.

Ике ай бик тиз үтеп китте. Тиздән мәктәпкә барасы, аңа хәтле операция ясатасым бар. Аны Галия Галимова дигән хирург ясады. Анда пычак ише әйберләрдән башка тагын ни булганын хәтерләмим дә инде. Наркоз биреп тормады ул миңа, аяк-кулларымны каты кысып бәйләде дә эшкә кереште. Барысын да тоеп, авыртуга түзә алмыйча кычкырып ятам.

Галия апа шундый чибәр иде. Ягымлы тавышы белән үгетли. Түзәргә куша.

– Сиңа ясый торган операция башка кешеләрнеке кебек түгел бит, – ди.

Озак ясады ул операцияне. Аппендицитың шартлаган диделәр. Әле аннан соң да эчем озак әрнеп йөрде. Аппендициттан чыккан шакшы нәрсәләр эчәкләргә ябышып калган булса кирәк. Ә бәлки калдырмагандыр да аны Галия апа. Акырта-акырта ул операцияне бик яхшы ясады. Алланың рәхмәтләре яусын үзенә.

Авылыбыз киптермәненә йөзләгән пот ашлык күтәргәндә миңа тагылган авырудан мин менә шулай котылдым. Авырудан гына түгел, үлемнән йолып калды мине табиблар…

Рәис МӨКАТДИСОВ.

Утын астында кала яздым

1980нче еллар уртасы иде. Безне, биш кешене, үзебезнең авылдан 7 чакрым ераклыктагы урманга агач кисәргә җибәрделәр. План буенча, юкә агачының кайрысын җыеп, урман каравылчысына илтеп бирергә. Ул кайрыны елгага батырып торалар, ә аннары мунчала ясыйлар. Бу бик авыр эш. Урманга иртән үк барып, кич кенә кайта идек. Кайтканда, чиратлашып үзебезгә утын да алып кайтабыз. Бөтен кешенең дә әлбәттә урманнан утын ташырга мөмкинлеге булмады. Сугыштан соңгы елларда юл өстендә чокырлар казып, җәй көне шунда үләннәр тутырып калдыралар да, кышын ул чокырларны ачып, малларга ашаталар. Урманга барганда шул чокырга төшмәсәк иде дип тели-тели бара идек. Ә берсендә, кайтканда шул чокырга төшеп киттек. Арба ауды, ярый әле без сикереп кала алдык. Юкса агач астында каласы идек. Ходай саклагандыр инде, чак кына үлми калдык.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН.

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии