Татарстан тарихын мичкә якканнармы?

Татарстан тарихын мичкә якканнармы?

Татар балалары милли үзаңлы булып үссен өчен, беренче чиратта, алар үз милләтенең чын тарихын мәктәптә укырга тиеш. Республика мәктәпләрендә Татарстан һәм татар халкы тарихының укытылмавы турында бөтенесе белә кебек, тик мәсьәләне кузгатып хәл итәргә беркем алынмый. Вакыт узган саен яшьләр арасында манкортлык күренеше җәелгәннән-җәелә бара.

Укыту программасында татар тарихы 5нче сыйныфта – 2 сәгать, 6-11нче сыйныфларда һәр уку елында 10 сәгать укыту каралган. Чынбарлыкта хәлләр ничек? Хәтта татар саналган мәктәпләрдә дә әлеге программаны мичкә якканнар булып чыкты. Мәсәлән, узган уку елы (2021/2022) башында Чаллы «Адымнар» мәктәбенең 7нче сыйныфларында «Татарстан һәм татар халкы тарихы» дәреслеген таратканнар. Әмма укучылар аны ачып та карамаган икән, ягъни уку елы барышында әлеге фәннән белем бирелмәгән.

Шулай ук узган уку елында 6нчы, 30нчы катнаш мәктәпләрнең мин белешкән сыйныфларында татар тарихы дәреслеге бөтенләй таратылмаган. 56нчы мәктәптә исә, татар тарихын кирәккәнчә укыта алмыйбыз, 30 укучыга гына җитәрлек дәреслек бар, дип белдерделәр. Димәк, республикада «Татарстан һәм татар халкы тарихы» дәреслеге белән уку йортларын тәэмин итү тиешенчә оештырылмаган. Җитмәсә, бернинди контроль юк – телисең икән укыт, теләмәсәң – укытма.

Чаллы шәһәрендә татар тарихыннан, чагыштырмача дип әйтик, яхшы гына белем бирә торган аерым укытучылар бар, анысы. Әйтик, М. Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә. Монда барлык укучылар дәреслек белән тәэмин ителгән. Милли тарих укытыла. Ләкин, дөресен әйтик, әлеге гимназиядә дә җитешсезлекләр бар. Мисал өчен, узган уку елында 7 «В» сыйныфында татар тарихы фәненнән белем бирү 10 сәгатькә тулмады. Моның шулай булганын укучыларның электрон көндәлеге раслый.

Республика мәктәпләрендә Татарстан һәм татар халкы тарихы фәнен кысып бетереп, бөтенләй белем бирмәү сәясәте инде күптәннән бара, минемчә. Кем татар баласын милли хәтереннән аера? Кабул ителгән мәгариф программасын үтәүне кем тыя? Мәктәп җитәкчеләре, тарих укытучылары үзләреме? «Татарстан», «татар» сүзе кергән фәнне укытудан куркып калганнармы әллә? Нишләп әле безнең мәктәпләр манкортлар тәрбияләп чыгарырга тиеш!

Мәгариф тармагында, ниһаять, табылырмы әлеге сакал баскан мәсьәләне гамәлдә хәл итәрдәй җаваплы кеше?!

Тәлгать ӘХМӘДИШИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии